Алар илебезне нульдән торгызучы да!
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, шул авыр сынаулы чорга кагылышлы тагын бер язма тәкъдим итәбез. Һәм, хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә, тормышчан, гыйбрәтле язмаларыгыз белән бер рәттән, Ватан сугышына һәм аннан соңгы илне күтәрү вакытына кагылышлы хатирәләргә бай хатлар көтеп калабыз.
Бу фотога күз салыгыз әле. Фашизмны җиңгән солдат сугыштан кайткан. Ул җимерелгән һәм яндырылган җиренә кайткан. Барлык малы аркасындагы капчыгына сыйган. Бар киеме – өстендә, барлык ризыгы – үзендә. Балаларының хәтта аяк киемнәре дә юк. Ә нибары унике елдан безнең ил беренчеләрдән булып космосны яулый…
Халкыбызның сугыштагы батырлыгы турындагы хатирәләр әлегә, шөкер, исән. Ләкин бүген халкыбызның беренчесе артыннан ук башкарган икенче батырлыгы турында бик аз сөйләнә. Ветераннар һәм кичәге тыл хезмәтчәннәре шундый коточкыч сугыштан соң зур илне нульдән торгызып кына калмыйча, сугышмаган күп кенә илләрне дә узып китә. Моның нинди могҗиза белән булуы мөмкин?
Сугыштан кайтканнарның күбесенең тукталыр урыны да калмаган була – ни өе, ни якыннары, ни эше – берние дә... Өстәвенә, күбесе мәктәп эскәмиясеннән соң ук фронтка алынган һәм аларның белгечлеге дә, нинди дә булса тәҗрибәсе дә булмаган. Читенме?
Монда соңрак «Әфган» дип аталган посттравматик синдромны өстәгез. Әмма Әфган сугышында катнашучылардан аермалы буларак, бу кешеләр Ватан сугышында ике түгел, ә дүрт ел сугышкан. Сугыш, йомшак итеп әйткәндә, физик сәламәтлекне дә арттырмый. Тикмәгә генә алтмышынчы-җитмешенче елларда ук шулкадәр күп ветеран картаерга да өлгермичә үлмәгән.
Шуңа да карамастан, кешеләр кулларын төшерми, ә фронттан ук илне торгызуга алынып, тагын бер титаник батырлык кыла. Җиңү яулап кайткан ветераннар заводларда дүрт ел дәвамында эшләгән яшүсмерләрне алыштыра, җимерелгән шәһәрләрне, күперләрне, юлларны, электр линияләрен, заводларны, фабрикаларны, мәктәпләрне һәм хастаханәләрне торгыза башлый. Һәм шундый афәттән исән кайтуларын озаклап бәйрәм дә итеп тормый гына, һәркем илгә иң зур файда китерә алырлык урынга барып, бернинди ялларсыз хезмәт итә.
«Место встречи изменить нельзя» фильмының башын хәтерлисезме? Шарапов, туп-туры фронттан, сугыш формасын да салмаган килеш, милициягә эшкә урнаша, үзе өчен таныш булмаган эшчәнлек өлкәсенә кушыла һәм процесста кайнап өйрәнә. Шул ук вакытта, шул ук формадан йөрүен дәвам итә — чөнки ветеранның башка бернәрсәсе дә юк. Күпләр илленче еллар башына кадәр ниндидер ярым хәрби киемдә йөри – погонсыз кительләр, йолдызчык эзе төшеп калган колаклы бүрекләр, Европаны таптаган кирзачлар…
Халык ярлы яши. Ләкин, ничектер әкренләп яңа йортлар торгызыла, заводлар һәм фабрикалар эшли башлый, балалар яңа төзелгән мәктәпләрдә укый, нормаль режимда бушлай медицина эшли башлый, кибетләрдә азык-төлек пәйда була, ачлык юкка чыга.
Инде 1947 елда ук азык-төлек карточкалары гамәлдән чыгарыла! Европа үз күзләренә үзе ышанмый. Ә моңа кадәр бер ел кала, 1946 елда, карточкалар әле гамәлдә булганда, совет җиңел атлетлары 1946 елда Ослода Ауропа чемпионатында алты алтын медаль ала. Ә Хельсинкидагы 1952 елгы Олимпиадада СССР икенче урынны яулый! Авыр яралары төзәлеп тә бетмәгән кичәге фронтовиклар, шул исәптән, фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннары, үзләренең сәламәт көндәшләрен җиңә.
Илленче еллар уртасына инде сугыш җимергән урамнар, юл кырыйларында ватылган хәрби техника, контрольсез селкенеп йөрүче «беспризорник»лар калмый. Ил фантастик срокларда торгызыла һәм моның өчен ветераннарга нинди көч куярга туры килүен — алар үзләре генә белә. Инде 1957 елда без АКШны космик ярышта узып киттек, ә 1961 елда космоска кешене җибәрдек.
Ветеранны күргәч тә, шуларны уйлагыз. Ул – фашизмны җиңеп кенә калмыйча, безнең илебезне нульдән яңадан төзүче. Яралы, ачлы-туклы, йортын һәм туганнарын югалткан егет аны сезнең белән безнең өчен төзеде. Һәм бу турыда 9 майда гына искә төшермәгез!
Наталья Солунская язмасы Гөлнара Вәлиева тәрҗемәсендә.
Фото: ТАСС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев