Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

101 яшьлек Наилә Ганиева: «Хастаханәдә бер тапкыр да ятканым булмады»

Өлкән яшьтәге райондашларыбыз белән еш кына очрашып, аралашу бәхетенә ия кешеләр без – журналистлар. Аларның гыйбрәтле язмышларын тыңлап, акыллы фикерләрен, үгет-нәсыйхәтләрен туплап, ниндидер рәхәтлек хисе җыеп кайтабыз. Мамадыш-Әкил авылында гомер итүче Наилә Ганиева белән күрешкәч тә, соклануыбызның, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады.

Табигатьнең кышкы йокыдан уянып килгән мәле. Иртән явып киткән яңгырдан соң авыл һавасын сулап туймаслык. Әнә ямь-яшел чирәм дә баш төртеп килә. Зур, иркен ишегалдында әтәч белән тавыклар рәхәткә чыккан. Җыйнак кына өйгә узабыз. Февраль аенда 101 яшен тутырган Наилә әби безне ничек шатланып каршы алганын күрсәгез икән! Ике сүзнең берендә, Зиндулдан кадәр матур кызлар килгән, дип кабатлый-кабатлый, сөенүен белдерде ул. Гәрчә, безнең киләсебезне ишеткәч, иң әүвәл борчылып та алган.

– Тумышым белән шушы авылдан. Әтием – Кәрим, әнием Фаизә иде. Гаиләдә без дүрт бала, мин һәм өч ир – Рәшит, Мәхмүт, Рафикъ үстек. Берсе Үзбәкстанда яшәде, аның янына барганнарым да истә әле. Бүгенге көндә барысы да мәрхүмнәр инде. Күрше авылга җәяү йөреп, мәктәптә укыдым, күп түгел инде, ничә класс булгандыр. Авырлык белән азапланып яшәдек, сугыш чорында бигрәк тә. Кече Кайбыч якларында окопларда булдык. Кама Тамагы ягында 5-6 ай урман кистек. Аннан, гомер колхозда эшләп узды. Без башкармаган эш калмагандыр ул, чүбен дә утадык, суганын да үстердек. Мал-туар асрадык, соңгы көнгә кадәр кәҗәм дә бар иде әле. Зерә 100 яшькә җитмәгән инде мин. Бүгенге көндә кайчандыр гөрләп торган йортта үзем генә гомер кичерәм. Тик ялгызым түгел. Караучыларым бар, Аллаһка шөкер.

Энемнең оныклары килеп, хәл белешә. Туганым Рәмзия ашарга алып килә, мунча кертергә алып бара. Үзем пешермим, чәй генә куеп эчә алам. Менә шулай, гомер бер мизгелдәй узды да китте, җаным. Өч тавык, бер әтәчем бар, мин үлгәнче йөреп торсыннар инде. Телевизор карамыйм. Көнен дә, төнен дә бер башым. Килгән кешене каршы алам, озатып калам, – дип сөйли Наилә әби.

Аек акыл йөртүче, зиһене яшьләр көнләшерлек булган 101 яшьлек әңгәмәдәшемнең сәламәтлеге белән кызыксынам. Наилә әби үз гомерендә бер тапкыр да хастаханәдә яткан кеше түгел. Теш тә куйдырмаган, операцияләр дә кичермәгән, «давлениеның» нәрсә икәнен дә белми. Бер күзем авыртып тора, дигәннән гайре зарлану сүзе ишетмәдек. Мендәр астындагы даруларын әллә нигә бер эчкәләп куя икән. Табиблар өенә килеп тикшереп китә.

– Авыл баласы булсам да, дөнья күрдем, шөкер. Мәскәүгә туганнарга бардым, жаным. Апам Галимә, күреп кайт дип, Себергә дә җибәрде. Менә бүген шул чакларны искә алып, туганнарымны сагынып, көннәремне уздырам. Күпме гомерем калгандыр, бер Аллаһ белә, – дип авыр сулап куйды язмам герое.

Бер гасыр яшәп тә, сәламәтлегенә зарланмаган, уфтануны белмәгән, көр күңелле якташыбызга сокланмый мөмкин түгел. Яулыгын сузып бәйләгән әбинең нәни генә җилкәләреннән кочаклап, җылы итеп саубуллаштык. Урамга чыккач та тәрәзәдән кулларын селки-селки хушлашты. Алай гына җаны түзмәгән ахрысы, без машина белән китеп барганда капка төбенә үк чыгып баскан иде. СөбеһанАллаһ, дип, юлга кузгалдык. Наилә әбигә шулай үз акылында булып, үз аягында йөрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев