Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Заводта яңа катер төзеләчәк

Узган атнада М.Горький исемендәге суднолар төзү заводында 21980 проекты буенча хәрби катерга нигез салдылар. Тантанага ТР сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Рашат Фәттахов, РФ оборона министрлыгының Су өсте кораблары департаменты бүлеге җитәкчесе Андрей Щербань, Яшел Үзән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимова, А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы ачык...

Узган атнада М.Горький исемендәге суднолар төзү заводында 21980 проекты буенча хәрби катерга нигез салдылар.

Тантанага ТР сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Рашат Фәттахов, РФ оборона министрлыгының Су өсте кораблары департаменты бүлеге җитәкчесе Андрей Щербань, Яшел Үзән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимова, А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ренат Мистахов, Түбән Новгород шәһәренең, «Вымпел» конструкторлык бюросы өлкән конструкторы Александр Речецкий һәм башкалар катнашты.
Әлеге диверсантларга каршы торучы катер исәп буенча дүртенчесе. Икесе инде, илебезнең иминлеген саклап, диңгезләрдә йөзә. Иртәгә шушы сериядән булган «Грачонок» дип исемләнгән тагын бер катерда хәрби-диңгез флагын күтәрү тантанасы булачак. Ул бүген, Новороссийскида бөтен сынауларны уңышлы узып, хәрби-диңгез флоты сафына басарга әзер.
Килгән кунакларның сүзләренә караганда, әлеге катер илебез флотилиясенә кирәк, чөнки бу катерлар бик көчле маневр үзлегенә ия, аларның төп максаты хәрби-диңгез флотилиясе торган җирләрдә диверсион террористлык актларын булдырмау, илебезнең иминлеген саклау. 21980 проекты белән төзелүче әлеге катер Яшел Үзән, А.М. Горький исемендәге завод данын еракларга илтер дигән тулы ышаныч бар.
И.Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X