Яшел Үзән районы бюджетына рекламадан 4 млн сум кергән
Бу сумма ЕНВД, дәүләт пошлинасыннан һәм реклама щитларын кую өчен җирне арендага бирүдән кергән. Торгка куеп, 7,5 кв м зурлыгында 4 җир участогы сатылган. Анда реклама конструкцияләрен урнаштырылачак. Бер җир участогының старт бәясе 180 мең сум булган, ә алар 2248,4 мең сумга сатылган. Алга таба реклама куелган җир участокларының аренда...
Бу сумма ЕНВД, дәүләт пошлинасыннан һәм реклама щитларын кую өчен җирне арендага бирүдән кергән. Торгка куеп, 7,5 кв м зурлыгында 4 җир участогы сатылган. Анда реклама конструкцияләрен урнаштырылачак. Бер җир участогының старт бәясе 180 мең сум булган, ә алар 2248,4 мең сумга сатылган. Алга таба реклама куелган җир участокларының аренда срогы чыккач, шулай ук сатуга куелачак.
Район территориясендә шулай ук үзбелдекләре белән куелган реклама конструкцияләре ачыкланып тора. 2013 елда шундый 17 объект ачыкланган. Бүгенге көндә барлык реклама конструкцияләренең закон нигезендә куелганлыгы тикшерелә.
фото с сайта spletnik.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев