Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Яңа автовокзал – иң уңай шартлар

Яңа автовокзал (Столичная урамы, 34нче йорт) ачылу тантанасында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Э.Данилов, ЯҮМР башлыгы С.Батин катнашты. Ул берничә ай эчендә сафка басты. Җәй көне биредә ТР Президенты Р.Миңнеханов булып, ул шәһәр җитәкчелегенең бу идеясен яклап чыкты. Хәзер яшел үзәнлеләр яңа автовокзалдан Казанга нибары 35 сумга бара...

Яңа автовокзал (Столичная урамы, 34нче йорт) ачылу тантанасында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Э.Данилов, ЯҮМР башлыгы С.Батин катнашты.

Ул берничә ай эчендә сафка басты. Җәй көне биредә ТР Президенты Р.Миңнеханов булып, ул шәһәр җитәкчелегенең бу идеясен яклап чыкты. Хәзер яшел үзәнлеләр яңа автовокзалдан Казанга нибары 35 сумга бара алачак. Дөрес, автовокзал төзелеше инвесторы «Гринбус» ширкәте җитәкчесе Д.Грузков моны бары тик акция дип кенә атады. Алга таба ничек булыр.
Президент Р.Миңнеханов тантана белән котлап, автопредприятиегә өч яңа Ивеко автобусы бүләк итеп җибәргән. Киләчәктә шәһәр халкының күпчелек өлеше Мирныйда яшәвен күз алдына китерсәк, биредә транспорт агымы бик көчле булачак. Шуңа күрә яңа автовокзал янында 23 миллион ярым сумга исәпләнгән транспорт развязкасы төзеләчәк. Шуның белән бергә яңа автовокзал янында урнашкан урамнарга капиталь ремонт ясалачак.
Э.Данилов яңа бинаның барлык таләпләргә туры килүен билгеләп, аның шәһәр визиткасы булырлыгы бар, диде. «Гринбус» ширкәте җитәкчесе Д.Грузков исә автовокзал бинасында күңел ачу учреҗдениеләрен ачуга өстенлек биреләчәген белдерде.
Яңа автовокзал ачылуга автотранспорт предприятиесе ветераннарыннан да ныграк шатланучылар булмагандыр. Хезмәттәшләре, Яшел Үзән пассажирлары өчен уңай шартлар тудырылу нинди күңелле. «И-и, эшләдек инде заманында! Автобуслар салкын, автовокзал бер агач барак иде. Әмма шулай булса да, рәхәтләнеп эшләгән вакытларыбызны сагынабыз. Җитәкчелек тә без, ветераннарның, кадерен белә, бер бәйрәмнән дә калдырмыйлар, рәхмәт, - ди Апас районының Кошман авылыннан килеп биредә утыз ел кондуктор булып эшләгән Рәшидә Әшрәпова. - Пенсиягә чыкканыма да 21 ел үтте. Ә шулай да йөрәк түзми: яңа автовокзалны күрергә килдем әле. Хәерле сәгатьтә!»

Гүзәл Минһаҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев