Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Урамнар тагын да яктырачак

«ЖилЭнергоСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять үз эшчәнлеген, нигездә, ике юнәлештә алып бара. Ул йортлардагы электр челтәренә техник хезмәт күрсәтүдән тыш, шәһәр урамнарының яктыртылышы өчен дә җавап бирә, ягъни шулай ук техник яктан хезмәт күрсәтә. Җәмгыять директоры Владимир Савиновның җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләвенә караганда, йорт эчләрендәге электр челтәренә техник хезмәт күрсәтү яисә...


«ЖилЭнергоСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять үз эшчәнлеген, нигездә, ике юнәлештә алып бара. Ул йортлардагы электр челтәренә техник хезмәт күрсәтүдән тыш, шәһәр урамнарының яктыртылышы өчен дә җавап бирә, ягъни шулай ук техник яктан хезмәт күрсәтә.

Җәмгыять директоры Владимир Савиновның җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләвенә караганда, йорт эчләрендәге электр челтәренә техник хезмәт күрсәтү яисә ремонтлау ике төрле алып барыла, ягъни авария-диспетчерлык хезмәте тәүлек әйләнәсендә эшли (телефоны: 5-90-13) һәм ремонт эшләре планлы рәвештә башкарыла. Хезмәт 495 йортка күрсәтелә.
Агымдагы елның 6 аенда предприятие 2 меңнән артык заявка кабул иткән, ул узган елның шул чоры белән чагыштырганда азрак булган. Ә планлы ремонт эшләре 254 йортта башкарылган.
Җәмгыять белгечләре фотоакустик элементлы яктырткычлар ( даими янып тормый, ә автомат рәвештә үзе сүнә һәм кабына) кую эшен дәвам итәләр. Программа эшли башлаганнан алып 4 меңнән артык лампа куелган инде. Бу елның икенче яртысында тагын 400гә якын яктырткыч куярга җыеналар.
«ЖилЭнергоСервис» җәмгыятенең төп предприятиесендә 2 типтагы (офислар өчен - 32, подъездлар өчен - 4 Втлы) светодиод яктырткычлар җыю участогы ачылган. Подъезд яктырткычлары 800 сум тирәсендә булса, фотоакустик элементы белән 1 мең сумга төшә.
Идарәче компания белән килешү нигезендә әлеге яктырткычлар бөтен критерийлар буенча (түләүләр буенча иң аз бурычы булган, иң төзек, гомуми йорт җиһазларына сак караган) иң яхшы дип исәпләнгән йортларга куелачак.
Ярты елда Тургенев, Маяковский, Комсомольская, Гоголь урамнарында муниципаль контракт буенча яктырткычлар ДРЛ лампаларына алмаштырылган. Күп санлы сораулар буенча Зеленая, Московская, Западная, Энергетическая, Калиновая урамнарында яктырткычлар алмаштырылган һәм өстәмә рәвештә дә куелган. Яшәүчеләрдән яктыртылышның начар булуына бәйле дәгъвалар күбәйгәч, Столичная урамындагы җир асты юлында реконструкция уздырылган.
Баганаларның, ДТП чыгып, аударылу очракларының артуын да билгеләп уза предприятие директоры. Быел Столичная урамында шундый ике очрак теркәлгән дә инде. Ә бер багана кую өчен 20 мең сум акча таләп ителә. Болардан тыш, Столичная урамында хуҗасыз калган - ике, Маяковский урамында тузган бер баганага демонтаж ясалган, берничә урамда баганаларны икенче урынга күчерергә туры килгән.
В.Савинов сүзләренә караганда, быел шәхси сектордагы урамнарны яктыртуны яхшыртуга республика бюджетыннан шактый гына акча күчереләчәге турында сүз бара. Әгәр дә бу план тормышка ашса, шәһәр урамнарында 700ләп яктырткыч куелачак, йорт яннары күзгә күренеп яктырачак, дигән сүз.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев