Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Урамда – эссе, ә күңелдә –кышкы мәшәкатьләр

Урамда эссе җәй хакимлек итсә дә, шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык өчен җаваплы җитәкчеләре һәм эшчеләре ягу сезонына әзерлек белән мәшгуль. Әлифел ТАРАЗОВА Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә дә нәкъ шушы мәсьәлә хакында уртага салып сөйләштеләр. Ягу сезонына әзерлек хакында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов отчет ясады....


Урамда эссе җәй хакимлек итсә дә, шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык өчен җаваплы җитәкчеләре һәм эшчеләре ягу сезонына әзерлек белән мәшгуль.

Әлифел ТАРАЗОВА

Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә дә нәкъ шушы мәсьәлә хакында уртага салып сөйләштеләр. Ягу сезонына әзерлек хакында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов отчет ясады. Кышкы чорга әзерлек ягу сезоны тәмамлануга, район башкарма комитеты җитәкчесенең 2012 елның 26 апрелендә «Яшел Үзән муниципаль районның торак-коммуналь хуҗалыгын 2012-2013 елның кышкы чорында эшләүгә әзерлек турында» 670нче карары дөнья күрүгә башланган да. Кышка әзерлек мәсьәләсе атна саен предприятие, оешмаларның шушы тармак өчен җаваплы җитәкчеләренең махсус киңәшмәсендә тикшерелә һәм алар эшләнгән эш, шулай ук якын арада башкарылырга тиешле гамәлләр турында хисап ясый.
Тулаем алганда, шәһәрдә һәм районда 1219 күп катлы торак йорт бар, шуларның 882се үзәктән ягып җылытыла. Моннан тыш, мәгариф, мәдәният, социаль-көнкүреш объектлары да байтак һәм аларның һәркайсын, соңыннан күңелсез хәл килеп чыкмасын һәм терсәкне тешләргә туры килмәсен өчен, ягу сезонына җитди әзерләргә кирәк. Торак йортларның 41 проценты ягу сезонына әзер һәм бу хакта кирәкле эш кәгазьләренә «әзер» дип кул куелган. 83 процентында опрессовка үткәрелгән.
Эш, докладтан күренгәнчә, ярыйсы гына әйбәт бара. 2012 елга «Тополек», Васильевода Крупская исемендәге балалар бакчасында, Зөя авыл җирлегендә мәктәп һәм ИК өчен котельныйлар төзү планлаштырылган. Апрель-июль айларында Норлат, Олы Яке, Карамалы Тауда 1,7 чакрым озынлыгында су челтәре ремонтланган, бөтенләй тузган җирләре алмаштырылган. Җылылык трассасында авария хәлендәге участокларда торбаларны алыштыру эше дәвам итә.
Муниципаль районда 45 котельный бар. Осиново, Раифа, «Комэнерго», Зөя утравы котельныйлары ягу сезонына әзер булса, «Карамалы Тау» МУПта 4 котельныйның 2се генә кышкы шартларда эшләүгә әзер.
Яшел Үзән ПТСы карамагында 20 котельный бар, шуларның 12се - шәһәрдә, 8е - Васильевода, 16 җылылык пункты үзәктән килгән җылыны бүлеп тора. Норлат торак-коммуналь хуҗалык 13 котельныйны берләштерә. Норлат зонасы авылларындагы котельныйлар эшенә нигездә «Норлат МПП ЖКХ» җавап бирә. Моннан тыш, «Осиново инженерлык челтәре», «Раифа коммуналь челтәре» ширкәтләре, «МПП Комэнерго» ширкәте, «Н.Вязовской жилкомсервис» МУП карамагында котельныйлар бар. Докладчы белдергәнчә, техник яктан караганда, котельныйлар кышкы чорда эшләүгә әзер.
Узган ягу сезонында шәһәрдә һәм районда җылылык системасында телгә алып сөйләрлек зур аварияләр, бәхеткә, булмады. Быел да кышны исән-имин чыгарбыз дигән өмет бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев