Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

УКС хезмәткәрләренә эш җитәрлек

«Яшел Үзән муниципаль районның капиталь төзелеш идарәсе» муниципаль унитар предприятиесе, кыскача гына әйткәндә, МУП «УКС ЗМР» - муниципаль районда төзү тармагын координацияләүче, күп катлы торак йортларда һәм социаль-мәдәни юнәлештәге объектларда капиталь ремонтның барышын күзәтүче предприятие. Шулай ук төзү эшләренең барышын контрольдә тота. Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә МУП...

«Яшел Үзән муниципаль районның капиталь төзелеш идарәсе» муниципаль унитар предприятиесе, кыскача гына әйткәндә, МУП «УКС ЗМР» - муниципаль районда төзү тармагын координацияләүче, күп катлы торак йортларда һәм социаль-мәдәни юнәлештәге объектларда капиталь ремонтның барышын күзәтүче предприятие. Шулай ук төзү эшләренең барышын контрольдә тота.


Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә МУП «УКС ЗМР» җитәкчесе Рамил Зиннуров үзе җитәкләгән коллективның узган елдагы эш-гамәлләре турында сөйләде. УКС 2007 елда район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә төзелгән. Анда 14 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 16,1 мең сум. Докладта бәян ителгәнчә, былтыр 110026 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган һәм ул элекке ел белән чагыштырганда 16,82 процентка күбрәк. УКС Королев урамының 13, 15нче торак йортларын файдалануга тапшыруга документлар әзерләүдә зур көч куйган, «ПЯТЕРОЧКА МАКСИ» сәүдә комплексын төзегәндә күзәтчелек иткән. Былтыр «Яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча районга 9,4 миллион сум акча бүленгән, 9 гаилә торак төзүгә 7,6 миллион сум субсидия алган. 2011 елда 215 миллион сумга 340 смета төзелгән һәм тикшерелгән.
Докладчы әйтүенә караганда, йортларга капиталь ремонт барышын күзәтү агымдагы елга да планлаштырылган. Горький исемендәге завод белән Фрунзе урамында торак йорт төзелешен контрольләү буенча килешү төзелгән дә инде. Засорин урамында 79 фатирлы торак йортка җир документлары әзерләнә. Төзеләсе объектлар байтак. Карамалы Тауда мәдәният йорты, шәһәрдә йөзү бассейны, «Маяк» спорт базасында чаңгы трассасы - шул исемлектә. Моннан тыш, «Родина» мәдәният сараенда, 4 мәктәптә комплекслы капиталь ремонт башланачак. Кыскасы, УКС хезмәткәрләренә эш җитәрлек.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев