Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Тормыш бәйрәмнән генә тормый

Шаулап-гөрләп май бәйрәмнәре дә узып китте. Җиңү бәйрәме көнендә шушы җиңүне якынлаштыруга үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарга хөрмәт күрсәтелде, яу кырында ятып калганнар истәлегенә һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре куелды. Бу хакта Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә район ветераннар советы рәисе Валентина Перфильева һәм башкарма комитеты...

Шаулап-гөрләп май бәйрәмнәре дә узып китте. Җиңү бәйрәме көнендә шушы җиңүне якынлаштыруга үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарга хөрмәт күрсәтелде, яу кырында ятып калганнар истәлегенә һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре куелды.

Бу хакта Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә район ветераннар советы рәисе Валентина Перфильева һәм башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева сөйләде һәм узып киткән бәйрәм чараларына йомгак ясалды.
Җитди һәм күз яшьле язгы бәйрәмгә алмашка татар халкының күңелле милли чарасы - Сабан туе якынлаша. Быелгы бәйрәм программасы бай булырга охшаган. Р.Афанасьева ясаган чыгышына караганда, Сабан туе мәйданы әкияти шәһәрчекне хәтерләтеп торачак. Традицион рәвештә авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләүләрдән соң, мәйданда сәнгать осталары чыгышлары, спорт уеннары һәм, әлбәттә инде, бәйрәмнең йөзек кашы - милли көрәш булачак.
Җылы җәй әле башланмаса да, чананы хәзердән әзерли, салкын кыш турында хәстәрен күрә башларга кирәк. Киңәшмәдә 2012-2013 елгы ягу чорына әзерлек турында «Җылылык челтәре» һәм «Водоканалсервис» предприятиесе җитәкчеләре чыгышлары яңгырады. Ремонт эшләре алып бару буенча график төзелгән һәм расланган. (Графигы газетада басылып чыгаячак). Бүгеннән үк инде җылылык челтәрен гидравлик сынау эшләре башланып киткән. 15 майдан алып 15 сентябрьгә кадәр 3 су заборы, 2 чистарту корылмасы, насос станцияләре территорияләрендә биналарны ремонтлау күздә тотыла. Бу киңәшмәдә шулай ук ирекле халык дружиналары эшчәнлеген оештыру турында да сөйләнде. Безнең районда ДНДлар булса да, бу эшне тагын да активлаштырырга, штабын төзергә, түләүле җитәкче ставкасын кертү турында уйларга һәм бу эшкә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә кирәк. Эчке эшләр бүлегендә квартал саен ДНД активистларын билгеләп, бүлек хисабына бүләкләр дә бирелә. Әмма бу мәсьәләне предприятиеләр, оешма җитәкчеләре һәм халык белән бергәләп хәл итү зарур. Безнең урамнардагы тынычлык һәм куркынычсызлык һәркайсыбызга кагыла. Әлеге җәмәгать эшеннән беребез дә читтә калырга тиеш түгел.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев