Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Түләргәме, әллә түләмәскәме?

- Күп фатирлы йортны тоту һәм агымдагы ремонт капиталь ремонттан нәрсәсе белән аерыла? Капиталь ремонт планлаштырылган һәм шулай ук капиталь ремонт алып барылган күп фатирлы йортта яшәүчеләр агымдагы ремонт өчен түләргә тиешме? Прокурорның өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов аңлатуынча, йортны тоту, агымдагы ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү РФ Госстройның 170нче карары...

- Күп фатирлы йортны тоту һәм агымдагы ремонт капиталь ремонттан нәрсәсе белән аерыла? Капиталь ремонт планлаштырылган һәм шулай ук капиталь ремонт алып барылган күп фатирлы йортта яшәүчеләр агымдагы ремонт өчен түләргә тиешме?
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов аңлатуынча, йортны тоту, агымдагы ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү РФ Госстройның 170нче карары белән расланган торак фондны техник файдалану кагыйдәләре һәм нормаларында бирелгән.
Агымдагы ремонт һәм йортны тоту - бу бинадагы төзексезлекләрне төзәтү максатыннан оештыру-техник чаралар комплексы ул. Гади итеп әйткәндә, торак йортта тишек-тошыкны ямау.
Техник хезмәт күрсәтү - бинаны һәм коммуникацияләрнең торышын контрольдә тоту, актлар төзү, соңгы нәтиҗәләрне йорт паспортына һәм махсус кенәгәләргә теркәү.
Капиталь ремонт - бинадагы бөтен тузган элементларны, җиһазларны һәм коммуникацияләрне комплекслы төзәтү (яңасына алмаштыру).
Кагыйдәнең 2.3.8нче пунктларына ярашлы рәвештә капиталь ремонт ясаласы биналарда якындагы 5 елда агымдагы ремонт йортны язгы-җәйге һәм кышкы файдалануга әзерләү, инженерлык җиһазларын көйләү белән чикләнә.
Шулай итеп, капремонт планлаштырылган яисә ремонт алып барылучы йортта агымдагы ремонтка түләүләр капремонт булмаган яисә планлаштырылмаган йортлар белән чагыштырганда күпкә кимрәк булырга тиеш.
Шулай ук РФ Торак кодексының 44нче маддәсенә ярашлы рәвештә, агымдагы ремонт ясау турындагы карар торак йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында кабул ителергә тиеш. Ягъни, әгәр җыелыш булмаган килеш счет-квитанциядә яшәүчеләргә агымдагы ремонт өчен түләү куелса, бу законлы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев