Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

ШТРАФ КИСӘТҮСЕЗ САЛЫНА

Язгы кояш кар өемнәрен эретеп юкка чыгара бара. Җир ачыла, шуның белән бергә, капка төпләрендә яисә койма буйларында агач, кирпеч яки башка кирәк-ярак өемнәре дә күренә башлый. Менә шуның ише өемнәр урам якта булса, аның хуҗасына, кисәтеп тә тормыйча, 2 мең сумнан алып 3 мең 500 сумга кадәрле штраф салулары...

Язгы кояш кар өемнәрен эретеп юкка чыгара бара. Җир ачыла, шуның белән бергә, капка төпләрендә яисә койма буйларында агач, кирпеч яки башка кирәк-ярак өемнәре дә күренә башлый. Менә шуның ише өемнәр урам якта булса, аның хуҗасына, кисәтеп тә тормыйча, 2 мең сумнан алып 3 мең 500 сумга кадәрле штраф салулары бар.

Авылларда урамнар киң һәм иркен булгач, койма буйларында өелгән утын йә башка әйберләрдән торган өемнәргә әллә ни игътибар итмиләр иде әле. Уйламаганда-көтмәгәндә дигәндәй, менә шул өемнәр өчен кешедән саллы гына штраф түләтә башладылар. Мондый яңалыкның каян килеп чыгуын белү өчен без Яшел Үзән муниципаль районы администрация комиссиясенә мөрәҗәгать иттек. Безнең белән шул комиссиянең баш белгече Светлана Фәрит кызы Булгарова сөйләште.
- Светлана ханым, беренче итеп шуны беләсе килә: чыннан да, кешене кисәтеп тә тормыйча, штраф салырга мөмкиннәрме?
- Канун буенча бернинди дә кисәтү каралмаган. Ә штрафларның күләме ТР административ кодексына 2012 елның 13 гыйнварында кабул ителгән 1-ЗРТ санлы үзгәреш нәтиҗәсендә кертелде. Аның 3.6 маддәсендә каралганча, шәхси хуҗалыклар гына түгел, оешмалар да җаваплы биредә. Әгәр шуңа охшаш тәртип бозу булса, җаваплы затларга 15 меңнән алып 30 меңгә кадәрле, ә юридик затларга 200 меңнән алып 500 мең сумга кадәрле штраф түләргә туры киләчәк.
- Мондый таләпчәнлек халыктан акча җыю максатыннан түгел, ә бәлки авыл һәм шәһәр урамнарын чиста тоту өчен кертелә дип әйтик. Безнең районда бу эшнең ничек алып барылуын сөйләсәгез иде...
- Әйе, бу каты чара шәһәр һәм авылларны тәртипле-чиста тоту максатыннан үткәрелә. Урамга әйберләр өю генә түгел, чүп-чар һәм кер юган суларны да түгәргә ярамый әле... Тәртип бозу турында башлап участковый полицийский акт төзи, аннары аны биредә административ комиссия карый. Утырышта ихатасы янына кирпеч, утын яисә печән өеп куйган гаепле кеше үзе дә катнаша. Штрафның төгәл суммасы шул утырышта билгеләнә. Әгәр кеше карышып урамны бушатмаса, яисә кагыйдәләрне бозуын кабатласа, шушы канун нигезендә, аңа штраф күләме тагын да арттырылачак.
- Менә Сез кирпеч тә куярга ярамый дидегез... Әйтик, кеше яңа йорт төзергә керешкән булса, ул үзенең ихатасына гына сыеша алмас, мөгаен. Урамга да әйберләрен куеп торырга мәҗбүр булуы бар. Яки авылларда өлкән яшьтәгеләр байтак яши, койма буенда өемнәре булса, аларны ташырга үзләренең хәлләреннән килмәс инде. Ул чагында нишләргә?
- Һәр очракта да кешенең рөхсәт кәгазе булырга тиеш. Аны җирлек башлыгына барып алырга кирәк. Кеше кемнең дә булса килеп, кисәтүен көтеп утырмасын иде. Әйткәнемчә, рөхсәт кәгазен үзе барып алмаса, аны берәү дә китереп бирми. Штраф аласы килмәсә, беренче адымны ихата хуҗасы ясарга тиеш булып чыга.
- Инде килеп калабыздагы үзенчәлекләрне дә әйтсәгез иде...
- Шәһәрдәге кысанлык бу таләпләрне аеруча катгыйландыра. Әйтик, шәхси йортлар урнашкан урамнар тар, шуңа күрә анда, хәтта, ихата эченнән карны да урамга чыгарып өяргә ярамый - аның янгын сүндерү яисә ашыгыч ярдәм машиналарына кыенлык тудыруы ихтимал. Шәһәр эчендә исә иң зур бәла - машиналарның теләсә кайда куелуы. Аларны машина хуҗалары үзләре дә яхшы белә. Әгәр машиналар подъездга керүне кыенлаштырса, яки чүп тартмаларын алырга комачауласа яки шул ук ашыгыч ярдәм машиналарына үтәргә юл калмаган булса - телефоннан 02 саны буенча шалтырату җитә. Һәм аларның хуҗаларына да шундый ук штраф биреләчәк.
- Яз белән бәйле рәвештә, районыбызда тәртип кертү һәм чистарыну буенча ике айлык игълан ителде. Димәк, сезнең хезмәт өчен дә тыгыз вакыт җитте?
- Әйе, хәзер эчке эшләр бүлеге район буенча рейдлар үткәрә башлаячак. Кыен хәлдә калмас өчен, йорт хуҗаларына үз тирәләрен тәртипкә кертү буенча бүгеннән хәстәрен күрергә кирәк. Өлкән яшьтәге пенсионерларга, рейд белән килгәннәрне күреп, югалып калмас өчен, кирәк булса, алдан ук җирлек башлыгыннан рөхсәт кәгазен юнәлтеп куярга киңәш итәр идем.
- Сорауларыбызга ачыклык кертеп, киңәш биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев