Россиягә карата кертелгән санкцияләр аркасында Германиянең MTU mercatormedia компаниясе Яшел Үзәннең суднолар төзү заводына кораб двигательләре сатуны туктатты, дип хәбәр итә «Үзәк хәрби-диңгез флоты» порталы.
Немец фирмасы двигательләре 21631 проектлы кече ракеталы корабларга куела. Шушы сериядәге өч кораб - «Углич», «Великий Устюг» һәм «Град Свияжск» - Каспий флотилиясенә кертелде һәм уңышлы хезмәт итә. Тагын биш кораб әлегә заводта төзелә. Барысы 12 кораб төзелергә тиеш. Предприятие вәкилләре «санкцияле» дизельләргә алмаш табылды һәм моның аркасында предприятиедә кораблар җитештерү туктатылмый, дип белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев