РАЙОН КЫШКА ӘЗЕР
29 ноябрь көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән муниципаль район Советының - XXIV һәм Яшел Үзән шәһәр Советының XVIII сессиясе булды. Башта, муниципаль район Советы сессиясе узды. Депутатлар биш мәсьәлә карады. Башка эшкә күчү сәбәпле, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин эшеннән азат ителде. Ике ел да дүрт ай...
29 ноябрь көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән муниципаль район Советының - XXIV һәм Яшел Үзән шәһәр Советының XVIII сессиясе булды.
Башта, муниципаль район Советы сессиясе узды. Депутатлар биш мәсьәлә карады. Башка эшкә күчү сәбәпле, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин эшеннән азат ителде. Ике ел да дүрт ай шушы җаваплы вазыйфаны тырышып башкарган өчен ул район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Рөстәм Гарифуллин Казанда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары булып эшләячәк.
Муниципаль район башлыгы Сергей Батин район башкарма комитетына яңа җитәкче бәйге буенча сайлап куелачак, дип белдерде. Әлегә бу вазыйфаны, моңа кадәр җитәкче урынбасары булып эшләгән, Александр Грушин башкарып торачак.
Сессиядә каралган кышка әзерлек мәсьәләсе иң мөһим мәсьәлә булды. Депутатларны бу юнәлештә башкарылган эшләр белән башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов таныштырды. Районда 1184 йорт котельныйлардан җылылык ала. Әлбәттә, иң төп эш менә шул котельныйларны төзекләндерү буенча алып барылган. И. Мәхмүтов биредә Васильево, Осиново бистәләре һәм Ходяш авылындагы төзекләндерүчеләрнең осталыгын мактап телгә алды. Хәзерге вакытта бер җирлектә дә җылылык бирүдә өзеклекләр юк.
Шәһәр Советы сессиясендә депутатлар биш мәсьәлә карады. Башлап, Яшел Үзән шәһәре Советының башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин чыгыш ясады. Калабызның 2012 елның үткән 9 аенда социаль-икътисадый үсеше турында җентекләп сөйләде ул. Әйтергә кирәк, сөенерлек эшләр байтак. Шәһәрдәге зур предприятиеләрдә продукция җитештерү арткан һәм узган елдагы тугыз ай белән чагыштырганда үсеш уртача 123,1 процент тәшкил итә. Аеруча «ЭРА» акционерлык җәмгыяте һәм «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең күрсәткечләре югары. Халыкның социаль хәлен яхшырту өчен, беренче чиратта, хезмәт хакын арттырырга кирәк. Әмма ул республика күрсәткеченнән түбәнрәк әле: шәһәрдә эшләгән кешенең уртача хезмәт хакы 16201 сум тәшкил итә. «Бу мәсьәләне һәрвакыт күз уңында тотарга кирәк: хезмәткә түләүне республика күрсәткеченә җиткерү - безнең төп бурычыбыз!» - диде район башлыгы Сергей Батин. Хезмәт хакының югары булуы шәһәр бюджетын да арттырыр иде, билгеле. Әйтик, әлеге тугыз айда бюджетка кергән 145 млн. сум керемнең 53 млн.312 мең сумы хезмәт хакыннан алынган салым бит. Игорь Штин халык саны буенча шундый мәгълүматлар китерде: октябрь ахырына калабызда 1162 бала туган һәм яшәүчеләр саны 98 мең 490 кеше тәшкил иткән.
Депутатлар алдында шәһәр Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссия, экология һәм табигать байлыгыннан файдалану буенча даими комиссия рәисләре дә чыгыш ясады. Сессиядә шулай ук, «Гәр бистәсе» җирле үзидарәсенең уставын теркәү турында» карар кабул ителде.
Ильяс САЛИХҖАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев