Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Күрсәткечләре әйбәт, проблемалары да җитәрлек

2011 елда Россиянең 54 төбәге катнашкан Бөтенроссия конкурсында Яшел Үзәннең «Торак комплексы» идарәче компаниясе, призлы урын алып, II дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Бу күп катлы йортларга тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелүне һәм төп күрсәткечләренең уртача Россиянекеннән югарырак булуын дәлилли. - Мондый дәрәҗәгә ирешү, әлбәттә, җиңел бирелми, - дип сөйли бу хакта...

2011 елда Россиянең 54 төбәге катнашкан Бөтенроссия конкурсында Яшел Үзәннең «Торак комплексы» идарәче компаниясе, призлы урын алып, II дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Бу күп катлы йортларга тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелүне һәм төп күрсәткечләренең уртача Россиянекеннән югарырак булуын дәлилли.

- Мондый дәрәҗәгә ирешү, әлбәттә, җиңел бирелми, - дип сөйли бу хакта Яшел Үзән муниципаль районы предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре белән булган дүшәмбе киңәшмәсендә компания җитәкчесе Марат Хәйруллов. - Күп катлы йортлар белән идарә итүне камил дип әйтеп булмый. Яшел Үзәндә идарәче оешмалар өчен торак-коммуналь тарифлар структурасы кыенлык тудыра. Әйтик, Казанга караганда бездә 1 квадрат метрга хезмәт күрсәткән өчен яшәүчеләр сизелерлек азрак түли. Тузган торак фондына хезмәт күрсәткәндә түбәләр төп проблема ноктасына әверелә. Бу хәлдән дәүләт һәм муниципаль программалар кысасында түбәләргә капиталь ремонт ясап кына котылып булыр дип уйлыйм.
Безнең торак комплексы эшчәнлеге турында мәгълүмат белән www.gilcomzd.ru сайты аша танышырга, моннан тыш безнең компания эшчәнлеге турында хисапны ТР Торак фонды мониторингында күрергә, ЭТИС электрон мәйданчыгында һәм 5.0 системасында табарга була.
Әлеге идарәче компания 583 күп катлы йорт белән идарә итеп, ул барлык йортларның 83 процентын тәшкил итә. Торак фондының гомуми мәйданы - 1392,7 мең квадрат метр. Төп конкурентлары - 2 идарәче компания һәм 59 ТСЖ.
Шуны да әйтергә кирәк, әлеге торак комплексы 249 йортка агымдагы ремонт ясаган. 29 мең квадрат метр түбә ремонтланып, башкарылган эшләр 7 миллион сумнан артып киткән. Әмма кышкы чорда түбәләрне кар-боздан чистарту аларның тагын тузуына китерә. Кар эрегән чорда халыктан килгән дәгъвалар да күбесенчә шуңа бәйле була. Бу - торак фондының тузуын, кызганычка, әлегә капиталь ремонт темпының аңа ияреп өлгерә алмавын күрсәтә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев