Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Кар булмаса, бозы бар

Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән булган дүшәмбе киңәшмәсенең көн тәртибенә кышкы чорда шәһәр урам-юл челтәрен кардан чистарту мәсьәләсе куелган иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин сүзләренә караганда, кышын шәһәрдә урам юлларын механизацияләнгән юл белән «Экоресурс» МУП подряд оешмасы җыештыра. Урамнарны чистарту буенча 2011 елда...

Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән булган дүшәмбе киңәшмәсенең көн тәртибенә кышкы чорда шәһәр урам-юл челтәрен кардан чистарту мәсьәләсе куелган иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин сүзләренә караганда, кышын шәһәрдә урам юлларын механизацияләнгән юл белән «Экоресурс» МУП подряд оешмасы җыештыра.


Урамнарны чистарту буенча 2011 елда - 7,5 миллионнан артык, ә 2012 елның I кварталына 11 миллионнан артык суммада муниципаль контракт төзелгән. Шәһәр территориясендә барлыгы 41 берәмлек техника эшли.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын һәм автотранспорт йөрүнең тотрыклылыгын булдыру максатыннан, «Экоресурс» оешмасы 9 берәмлек яңа техника сатып алган.
Шәһәр урамнары гадәттә чират буенча чистартыла. Әйтик, иң беренче шәһәрнең автобус маршрутлары йөргән юллар, аннан соң башка урамнар, шәхси сектор. Тротуарлар һәм тукталышлар даими чистартылып торырга тиеш. Һава шартларына карап, үзәк урамнарга һәм тротуарларга ком-тоз кушылмасы сибелә. Карны экология инспекциясе рөхсәте белән махсус урыннарга - Молодежная урамының АЗС артына, ТБО полигонына илтеп түгәләр.
Шәһәр сәүдә предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә үзләренә беркетелгән территорияләрне кар һәм боздан чистартып тору, карны да кушылган урыннарга гына түгү йөкләнгән. Сәүдә предприятиеләренә карны түктерү буенча килешүләр төзү мөмкинлеге бирелгән.
Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү бүлеге урамнарда кар җыештыру, түгүләрне, санкцияләнмәгән кар өемнәрен контрольгә алган.
Шәһәрнең 6 урамында (К.Маркс, Комсомольская, Энгельс, Королев, Комаров, Туктаров) «Тукталыш тыелган» дигән тыю билгеләре куелган.
Муниципаль район башлыгы Сергей Батин урамнарның, аерым алганда тротуарларның тиешле дәрәҗәдә җыештырылмавын билгеләп, бу юнәлештә контрольне көчәйтергә кирәклеген әйтте. Ярый әле гыйнварның икенче яртысы һәм февраль башы карсыз булды. Әмма кар яумады да эш бетте дигән сүз түгел. Каткан боз тагын да куркынычрак. Кая карама - бозлавык, таеп егылуың көн кебек ачык. Өлкән кешеләр урамга чыксалар, үрмәләп диярлек йөрергә мәҗбүрләр. Үзәк урамнар тротуарларында (мәсәлән, Гоголь урамында) кәҗә сукмаклары гына җәйрәп ята. Вакытында чистартылмаган кар өем-өем калып, хәзер шытырдап боз булып каткан. Шуңа карамастан, тротуарларда боз ваткан техниканы да, урам себерүчене дә күргән юк, әлегә.
Асылбикә Гәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X