Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Җир астында да юллар бар

түбәләре үрмәкүч оясын хәтерләтә башлады хәзер. Йорт түбәләре буйлап һава кабель линияләре сузыла һәм күпчелеген элемтә чыбыклары тәшкил итә. Бу - телекоммуникация чараларының эшчәнлекнең төрле тармагына торган саен көчлерәк үтеп керү нәтиҗәсе. Шул ук Интернетның, мәсәлән. Татарстанда торак пунктларны төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү һәм йорт түбәләре буйлап сузылган төрле кабельләрне киметү...

түбәләре үрмәкүч оясын хәтерләтә башлады хәзер. Йорт түбәләре буйлап һава кабель линияләре сузыла һәм күпчелеген элемтә чыбыклары тәшкил итә. Бу - телекоммуникация чараларының эшчәнлекнең төрле тармагына торган саен көчлерәк үтеп керү нәтиҗәсе. Шул ук Интернетның, мәсәлән.
Татарстанда торак пунктларны төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү һәм йорт түбәләре буйлап сузылган төрле кабельләрне киметү максатыннан, былтыр ТР Министрлар Кабинеты 50 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә кабельләрне җир астыннан сузу тәкъдимен кертте. Яшел Үзән шәһәр Советы бу карарны үтәү йөзеннән «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәсенә 2011 елның 17 октябрендә кабул ителгән 66нчы карары белән тиешле үзгәрешләр кертте.
Яшел Үзән территориясендә хәзерге вакытта 6 элемтә операторының - «Таттелеком», «ТРК «ТВТ», «ВымпелКом» ачык акционерлык җәмгыятьләренең, «Оникс», «Сервис-Бон», «АСТ-Импульс» ширкәтләренең һавадан сузылган линияләре бар. Торак йорт түбәләре буйлап сузылган кабельләрнең хуҗасын табу буенча «Торак-коммуналь хуҗалык департаменты» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре гаять зур эш башкарды.
Бу юнәлештә, килешеп һәм максатчан эшләү, үзара хезмәттәшлек итү нияте белән өчьяклы килешү төзелгән: ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Яшел Үзән башкарма комитеты һәм элемтә операторлары - «Таттелеком» һәм «ТРК «ТВТ» җәмгыятьләре, «ОНИКС», «Сервис-БОН», «Аст-Импульс» ширкәтләре. Шушы килешүгә ярашлы рәвештә, 2012 елның 31 декабренә кадәр һавадан узучы кабель чыбыкларын җир астыннан үткәрү планы эшләнгән һәм бу юнәлештә эш башланган. Бу килешүгә бары бер -«ВымпелКом» җәмгыяте кул куймаган. Эшне тизрәк башкарып чыгу өчен, җир эшләренә рөхсәт язуын 1-2 көндә алырга була. Документлар һәм проектлар карауны да озакка сузмыйлар.
«Сервис-Бон» ширкәте кабельләрне җир астыннан салу эшенә кичекмәстән керешсә дә, бүтән операторлар ашыкмый. Дөрес, «Таттелеком» җәмгыятенең җир астыннан узучы коммуникацияләре бар, әмма ул аны, «Торак-коммуналь хуҗалык департаменты» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Благовещенский киңәшмәдә әйтеп киткәнчә, конкурентларына арендага бирергә атлыгып тормый.
Дөрес, карар кабул ителгәч, аны үтәргә кирәк, шуңа күрә куелган бурычны үтәмәүчеләр, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка тартыла. 18 майга административ бозулар турында 51 мең сумга барысы 6 беркетмә төзелгән, нәтиҗәдә 3 вазыйфадагы зат һәм 3 граждан җаваплылыкка тартылган. Шулай булса да, эш әлегә бик сүлпән бара. Һавадан узучы 167 чакрым линиянең нибары 7 чакрымын җир астына күчереп салганнар.

Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев