Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Хәләллегенә ышаныч артты

Ашамлык сыйфатына ышаныч беткән заманда хәләл ризыкка ихтыяҗ кимеми. Чөнки Аллаһ Тәгалә ризалыгын сорап җитештерелгән ашамлык ул. Әмма аның тирәсендә дә бәхәсләр куергалый. Мәсәлән, Мәскәү фабрикаларының берсендә җитештерелгән казылык ашамлыкларында дуңгыз геннары табылып, кулланучылар арасында дәгъва тудырган. Сер түгел: хәләл дигәннәре чынлап та хәләлме икән дигән шик хәзер күбебездә уяна....

Ашамлык сыйфатына ышаныч беткән заманда хәләл ризыкка ихтыяҗ кимеми. Чөнки Аллаһ Тәгалә ризалыгын сорап җитештерелгән ашамлык ул. Әмма аның тирәсендә дә бәхәсләр куергалый. Мәсәлән, Мәскәү фабрикаларының берсендә җитештерелгән казылык ашамлыкларында дуңгыз геннары табылып, кулланучылар арасында дәгъва тудырган. Сер түгел: хәләл дигәннәре чынлап та хәләлме икән дигән шик хәзер күбебездә уяна. Менә шул шик-шөбһәне тарату өчен журналистларны «Ак Барс» Кошчылык комплексы» ҖЧШнең Яшел Үзән филиалына чакырдылар да инде.
Без хәләл ашамлыклар - фарш, рулет, казылык, ярымфабрикатлар ясау цехына экскурсия ясадык. Цехка аяк басканчы өскә ап-ак халат, башка башлык, аякка бахилла кию мәҗбүри. Проходнойдан узганда конвейерга басып аяк киемен юдыру, кулларны ниндидер җайланмага тыгып зарарсызландыру, шулай ук гадәти эш. Реанимация бүлегеннән һич ким түгел. Цех бик зур, якты, чиста, автомат җайланмалар шаулап эшләп тора, хезмәткәрләрнең һәммәсе баштанаяк махсус киемнәргә киенгән (яшел, зәңгәр һәм ак төстә), һәрберсе перчатка, битлекләрдән. Ризыкка, Аллаһ сакласын, бер микроб баш тыгарлык түгел. Фарш та чыгарып күрсәттеләр. Галәмәт зур иттарткычның хәләл фарш чыгарырлык булуын тикшерү өчен анализ ясалды башта. Хәләл казылык ясалып чыгуны да күреп шаккаттык. Фаршка рөхсәт ителгән кушылмалар кушыла: соя, борыч, тоз... Боларның барысын да ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты җитәкчесе Марат хәзрәт Низамов, комитет контролеры һәм монда хәләл ризык әзерләнүне күзәтү өчен комитет тарафыннан билгеләнгән, Радужный бистәсендә төзелеп килүче «Әл-Фатыйх» мәчете имам-хатыйбы Гакыйль хәзрәт Гаязов тикшереп торды. Хәләл ит, гади ит белән буталмасын өчен яшел тартмаларга тутырыла, аларга «Хәләл» тамга сугыла.
Хәләл ашамлыкларны бу фабрикада һәрвакыт иртәнге якта иң чиста җиһазларда ясарга тырышалар. Әйткәнебезчә, болай эшләү шулай ук хәләллеккә өстәмә гарантия бирә. Хәрам итнең исе дә йокмаска тиеш бу очракта.
Генераль директор урынбасары Сергей Леонтьев предприятиедә 100гә якын төрдә хәләл ашамлык җитештерелүен, үзе рус кешесе булса да, кибеттән хәләл ризыклар гына сатып алуын сөйли: «Үзем шушы өлкәдә эшләгәнгә, кистереп әйтә алам - хәләл ит ашамлыкларын җитештерү бездә бик югары дәрәҗәдә оештырыла». Монда хәләл иткә кулдан чалынасы тавыкларны да хәтта башка төрле карыйлар һәм башкача ашаталар.
Без хәләллекне тикшерү лабораториясенә юнәлдек. Анда лаборатория җитәкчесе Ирина Мишина дүрт төр үрнәккә Хема-тест ясады. Әйтик, ит кисәгенә, механик эшкәртү узганына, «Фатиха» казылыгына һәм дуңгыз ите кушылган иткә. Хема-тест дигәннәрен Мәскәү компаниясе уйлап чыгарган һәм ул уникальлеге белән аерылып торып, әлегә андыйлар бер генә илдә дә юк. Әлеге тест ярдәмендә продуктта дуңгыз бактерияләре барлыгы тикшерелә. Лакмус кәгазен хәтерләткән тестлар үтә сизгер, хәтта хәләл ит дуңгыз ите янында ятса да, дуңгыз геннарын күрсәтергә мөмкин. Ике ай элек әлеге предприятие дә итне шушы тест аша тикшерә башлаган. Бу очрашуда катнашкан Казандагы «Хема» компаниясе вәкиле Эдуард Әхмәтшин анализ нәтиҗәсен үзе күзәтеп торды. Анализлар күрсәтүенчә, дүрт үрнәкнең өчесендә берәр генә зәңгәр сызык килеп чыкты (димәк, бу үрнәкләрдә дуңгыз бактерияләре юк), дүртенчесендә - дуңгыз ите кушылганында, ике сызык пәйда булды. Анализлар көтелгән нәтиҗәне ап-ачык итеп күрсәтте. Менә шундый анализлар комплекста һәр көнне хәләл ризык ясый башлаганчы эшләнә. Моны тагын бер кат аңлатып узу зарур: Хема-тестны ясау өчен махсус белем таләп ителми. Чөнки тест кәгазенә дуңгыз итендә була торган аксымнарны ачыклый ала торган иммуноспецифик антитәнчекләр кертелгән. «Чиста хәләл» экспресс-тестта бер генә төсле сызык килеп чыгарга тиеш. Бу ашамлыкта дуңгыз аксымы юклыгын, ике сызык - хәләл булмавын ачыклый. Хәзер, әйтүләренчә, Хема-тестны сатып алучылар үзләре дә куллана ала.
«Ак Барс» комплексы хезмәткәрләренең һәр кулланучы белән якыннан эшләве, һәр проблеманы хәл итүе нәтиҗәсен күрсәтә. Дәгъвалар булса, ул шул урында ук хәл ителә. Менә шулай Казан кибетләренең берсендә, сатып алучы казылыкның хәләллегенә дәгъва белдергәч, аңа үзенең күз алдында әлеге тест ярдәмендә анализ ясап күрсәтелгән. Әйткәнебезчә, бу тест бик тә сизгер, дуңгыз генын тиз аера.
Фабрика җитештергән кайбер төр продуктка дегустация ясап карау мөмкинлеге дә булды безгә. Һәркайсының үз тәме һәм үзенчәлеге бар. Гадәттә, ит продуктлары җитештерелә торган урыннарга барып кайтучылар казылыкны бүтән авызыбызга да алмыйбыз дигәннәрен ишеткән бар. Ә без, киресенчә, бу кошчылык фабрикасының абсолют чисталыкта җитештергән сыйфатлы хәләл итенә ышанычыбыз бермә-бер артты. Күптән конвейерга салынган һәм җайланган бу эштә тайпылышлар булуы мөмкин түгел, өстәвенә, «Хәләл» комитеты да аларны гел тикшереп тора. Бу көнне комитет җитәкчесе аларга срогы озайтылган хәләл ашамлык әзерләүгә рөхсәт шәһадәтнамәсен дә үз кулы белән тапшырды. Шуны искәртеп әйтергә кирәк: хәләл ризыкларның һәркайсының төрелгән пакетында хәләл эмблемасы торырга тиеш.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев