Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Халыкның ышанычы артты

Быел Яшел Үзән муниципаль районда, «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышлык итү фонды турында» 2007 ел, 21 июль, 185нче федераль законга ярашлы рәвештә, барысы 37 торак йорт, шул исәптән шәһәрдә күп катлы 30 йорт капиталь ремонт планына кертелгән. Узган еллардан аермалы буларак, ремонт эшләре гыйнвар аенда ук башланды. Торак йортларны капиталь ремонтлауда...

Быел Яшел Үзән муниципаль районда, «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышлык итү фонды турында» 2007 ел, 21 июль, 185нче федераль законга ярашлы рәвештә, барысы 37 торак йорт, шул исәптән шәһәрдә күп катлы 30 йорт капиталь ремонт планына кертелгән. Узган еллардан аермалы буларак, ремонт эшләре гыйнвар аенда ук башланды.


Торак йортларны капиталь ремонтлауда нинди үзгәрешләр бар? Авария хәлендәге йортларга ремонт ясалачакмы? Торак йортларны ремонтлау барышы хакында «Яшел Үзән шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык департаменты» муниципаль автоном учреждениесе директоры Олег Анисимов тулырак сөйли.
- 2012 елда башкарылачак ремонт эшләре турында сөйләшүгә керешкәнче, узган елларда башкарылган эш күләме һәм аңа бүлеп бирелгән акча турында кыскача гына әйтеп китәргә кирәк, - дип башлады ул сүзен. - Күп фатирлы торак йортларны ремонтлауга 2009 елда казнадан Яшел Үзән муниципаль районга 245 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Ул елда халыкның 1 сум акчасына дәүләт, капиталь ремонтка дип тәгаенләп, 9 сум акча кертте. 2010 елда капиталь ремонтка барысы - 285 миллион сум, 2011 елда 343 миллион сум акча бүлеп бирелде. Чыннан да, безнең муниципаль район, планлаштырылган ремонт эшләрен башкарып чыгу өчен, дәүләттән шактый зур күләмдә акча алды, әмма былтыр халыктан җыелган 1 сум акчага дәүләтнеке нибары 3 сум туры килә иде. Федераль, республика һәм җирле бюджеттан кергән, халыктан җыелган акчага узган елда без 46 торак йортны ремонтладык. Торак йортка, ишегалдындагы тротуарларны да кертеп, капиталь ремонт ясалгач, фатирның һәр квадрат метрыннан 5әр сум күләмендә җыелган акчаның файдалы эшкә тотылуын күрде халык. Капиталь ремонт белән шөгыльләнүчеләргә карата ышанычы артты халыкның.
- Сез китергән саннардан күренгәнчә, комплекслы капиталь ремонтка хөкүмәт ел саен күбрәк акча биргән. Агымдагы елга торак йортларны ремонтлауга күпме акча каралган?
- Быел торак йортларны капиталь ремонтлауга Яшел Үзән муниципаль районга федераль һәм республика бюджетыннан 187 миллион сум акча бүленде. Узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә ким. Шул ук вакытта федераль бюджеттан республикага узган елдагы кадәр акча каралган, әмма ул Түбән Кама, Чаллы кебек чагыштырмача яшь шәһәрләргә дә бүлеп бирелә. Түбән Камада һәм Чаллыда 80нче елларда төзелгән йортларны ремонтлау белән шөгыльләнсәләр, Яшел Үзәндә 50-60нчы елларда сафка баскан һәм вакыт узу белән шактый таушалган йортларны ремонтларга мәҗбүрбез. Иске йортларны ремонтлауга вакытның да, акчаның да күбрәк сарыф ителүен һәркайсыбыз белә. Хәзерге вакытта районда 338 торак йортта яшәүчеләр капиталь ремонт ясауны көтә. Әгәр капиталь ремонт 2017 елда тәмамлана дип исәпкә алсак, бу эшкә безгә барысы 5 миллиард сум чамасы акча кирәк, димәк, ел саен 1 миллиард сум.
Ремонт мәсьәләсенә килгәндә, Яшел Үзәндә күп катлы 30 торак йортка, районда 7 йортка ремонт ясарга кирәк. Моннан тыш, Столичная урамының 12нче, Королев урамының 2нче, Фрунзе урамының 13нче һәм Гоголь урамының 55нче күп катлы йортларда иске лифтларны алыштыралар. Ремонт эшләре белән «Ремонтстройсервис+», «Татинвестстрой», «Нова-Строй», «Вита-Р», «Отис-Лифт» һәм «Техстройсервис» оешмалары мәшгуль. Болар - соңгы елларда торак йортларны тәртипкә китерүдә һәм төзекләндерүдә шактый зур тәҗрибә туплаган фирмалар һәм алар, халыкның ихтирамын яулап, үзенә йөкләнгән бурычны ел саен намус белән үтәде.
- Элегрәк елларда ремонт эшләренә яз көне, көннәр җылына башлауга керешә торган иде төзүчеләр. Быел ремонт эшләренә шактый иртә тотынгансыз.
- Украинская урамының 33нче һәм Союзная урамының 8нче йортларын исәпкә алмаганда, планга кертелгән барлык йортларда да ремонт эшләре башланды инде. Бу ике йортта, подвал булмау сәбәпле, су челтәре һәм канализация торбаларын алыштыру катлаулырак. Йортта яшәүчеләрне озак вакытка сусыз калдырмас өчен, торбаларны тиз арада, волокитасыз алмаштырырга кирәк. Йортларда кайнар һәм салкын су, канализация торбаларын, электр үткәргечләрен алмаштыру эше дәвам итә. Җылыту системасын алыштыруга, түбә ябу эшенә көннәр җылына, кояш кыздыра башлауга керешергә исәплибез.
- Олег Владимирович, авария хәлендәге торак йортларны сүтеп, анда яшәүчеләргә яңа фатирлар бирү турында сүз бара. Бу программа буенча безнең шәһәрдә нәрсәләр эшләнә?
- Яшел Үзән муниципаль районда тузган 360 торак йорт бар, шуның 225е - шәһәрдә. 7 йортта яшәүчеләр, тузган йортны сүтәргә рөхсәт биреп, яңа фатирга күчәргә ризалашты. Авария хәлендәге йортта яшәүчеләргә яңа фатир искесе зурлыгында гына бирелә, әйтик, алар 42 квадрат метр мәйданда яшәсә, шулкадәр зурлыктагы мәйданны бушка алырга хаклы.
- Торак-коммуналь хуҗалык тармагында күпме кеше эшли һәм аларның хезмәт хакы зурмы?
- Хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалык системасында 2 мең кеше хезмәт куя. Уртача хезмәт хакы 8700 сум. Ишегалды себерүчеләргә, подъезд җыештыручыларга ихтыяҗ зур.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250