Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Чистарындык, хәзер чәчәкләр утыртыйк, газетага язылырга да онытмыйк

- Шимбә өмәләре - яз, гүзәл язга багышланган бәйрәм ул. Аларда катнашу актив гражданлык карашы гына түгел, ә бурыч, җаваплылык һәм патриотлык та, - дип сүзен башлады Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә чисталык ике айлыгына йомгак ясаган шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин....

- Шимбә өмәләре - яз, гүзәл язга багышланган бәйрәм ул. Аларда катнашу актив гражданлык карашы гына түгел, ә бурыч, җаваплылык һәм патриотлык та, - дип сүзен башлады Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә чисталык ике айлыгына йомгак ясаган шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Ике айлык барышында шәһәрдә 7 - чәршәмбе һәм 3 шимбә өмәсе булып, аларда 70 меңнән артык кеше катнашкан һәм 3281,1 кубометр чүп-чар җыеп түгелгән. Бу эшләрдә аеруча «Экоресурс» МУП, Серго исемендәге завод, Горький исемендәге завод, ПФМК, ПАТП актив катнашып кына калмаган, ә техника биреп тә булышкан.
Бөтенроссия агач утырту көне кысасында шәһәрдә 200ләп агач утыртылган. Ике айлык барган вакытта 16 санкцияләнмәгән чүп өеме табылып, шуларның 14е юкка чыгарылган, 2545 кубометр чүп-чар түгелгән.
Киңәшмәне алып барган район башлыгы Сергей Батин урамнарда чәчәк утырту эшләренең сүлпән алып барылуын белдерде. Көн саен 10 мең данә чәчәк үсентесе утыртылса да, әлегә эш нәтиҗәсе күренми.
Киңәшмәдә 2012 елның икенче яртысына газеталарга язылу турында чыгыш ясаган Яшел Үзән районара почтамп җитәкчесе Галина Сиверс сүзләренә караганда, төп басмаларга язылу 1 апрельдән башланып киткән. 4 июньгә планның 41 проценты үтәлгән. 75 предприятие һәм оешма 5 меңнән артык данәдә 1234,8 мең сумлык төрле газета-журналга язылган. Хезмәт хакы исәбенә хезмәткәрләренә бары «Җиһазлар йорты» ААҖ гына яздырган. Г.Сиверс җирле басмаларга игътибарны арттырырга кирәк дип саный. Шуңа күрә почта хезмәткәрләре җирле басмаларның берсе - «Яшел Үзән» газетасы белән тыгыз элемтәдә тора, тиражны арттыру максатыннан акцияләр уздырыла. Төрле сәбәпләр белән фатирына яздыра алмаучыларга «До востребования» адресына язылу мөмкинлеге бар. Тагын бер уңайлы вариант - эш урынында яздыртырга, почтага бармыйча почтальонны 4-24-39 яисә 4-03-28 телефоны аша чакыртырга була. Подписка кампаниясе ахырына якынлашып килә: үзәк басмаларга - 10, республика һәм җирле басмаларга 20 июньгә кадәр язылып калырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев