Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Авыл хуҗалыгы һәм социаль бизнес – өстенлекле юнәлеш

Кече эшмәкәрлекне яклау программасы гамәлгә ашырыла башлады Июль ае яңалыкларга бай булды. Күңеллеләре дә, уйландырганнары да бар. Ә бүген без язасы күңеллесе булыр дип ышандырасы килә, ул аеруча эшмәкәрләрне шатландырыр. Июль аеннан кече эшмәкәрлекне яклау чаралары гамәлгә ашырыла башлады. Хәзер эшчәнлек юнәлешенең нинди булуына карап, лизинг түләүләренең бер өлешен һәм...


Кече эшмәкәрлекне яклау программасы гамәлгә ашырыла башлады
Июль ае яңалыкларга бай булды. Күңеллеләре дә, уйландырганнары да бар. Ә бүген без язасы күңеллесе булыр дип ышандырасы килә, ул аеруча эшмәкәрләрне шатландырыр.


Июль аеннан кече эшмәкәрлекне яклау чаралары гамәлгә ашырыла башлады. Хәзер эшчәнлек юнәлешенең нинди булуына карап, лизинг түләүләренең бер өлешен һәм башка чыгымнарны каплауга субсидия алу мөмкинлеге бар. Бу максаттан, ягъни кече бизнесны үстерүгә юнәлтелгән грантлар һәм субсидияләр өчен 1,7 миллиард сум акча каралган, аның 60 процентын федераль үзәк, ә калганын республика бюджеты бирәчәк.
Субсидия алу өчен документлар җыю хәзер чагыштырмача гадиләштерелгән. Әлеге программа турында аңлатма бирүне сорап без «Зеленый Дол» инвестиция үзәге җитәкчесе Олег Гончаровка мөрәҗәгать иттек.
- Олег Владимирович, безнең газета укучыларга да бу программаның үзенчәлеген һәм алдагыларыннан аермалыгын сөйләсәгез иде?
- Алдагы программалар кебек үк бу юлы да өстенлек производство, авыл хуҗалыгы һәм социаль эшмәкәрлеккә бирелә. Аермасына килгәндә, хәзер биреләсе субсидиянең күләме турыдан-туры эш тәҗрибәсенә, ягъни фирманың ачылу вакытына һәм эшчеләр санына бәйле. Яңа эшли башлаган эшмәкәрләргә (1 елга кадәр) субсидия лизинг килешүенең 40 проценты күләмендә бирелә, әмма ул 1 миллион сумнан артмый. Хезмәткәрләре 50 кешедән ким булган (артмаса) бер елдан артык эшләгән субъектларга - лизинг килешүенең 30 проценты күләмендә, әмма ул 3 миллион сумнан артмый. Ә инде хезмәткәрләр саны 50дән артып киткән очракта, бу эшчәнлек өчен 10 миллион сум акча алу мөмкинлеге бар.
- Социаль программаның үзенчәлеге нәрсәдә?
- Аеруча кискен социаль проблемаларны хәл итү һәм халыкка хезмәт күрсәтү юнәлешендәге бизнесны яклау өчен 600 мең сум субсидия каралган. Бу очракта социаль якланмаган катламны, әйтик, яшь аналарны, инвалидларны һәм хәрби хезмәткәрләрне эшкә урнаштыру төп шарт булып тора.
- Программаның өченче юнәлеше - инновацияләр керткән һәм производствоны модернизацияләгән өчен субсидия. Аның күләме нәрсәгә бәйле булачак?
-Яңа эшли башлаган инновацион компанияләргә яңа продуктларны тикшерү һәм эшләү чыгымнары өчен субсидия 500 мең сум күләмендә билгеләнә. Моңа шулай ук производствода яңа хезмәтләр һәм ысуллар үзләштерү, проектлар төзү, дизайнлау, технологик инновацияләргә бәйле җиһазлар сатып алу да керә.
Гамәлдәге инновацион компанияләргә субсидия 5 миллион сумга кадәр бирелергә мөмкин. Ул җиһазлар алу, яңа технологияләр кертү, яңа хезмәтләр һәм ысуллар үзләштерү өчен тотыла ала. Төп шарты - инновацион товарларларны, эшне, хезмәтләрне гамәлгә ашыру, ягъни бизнес-проектны коммерциализацияләү өчен субсидия бирелгәннән соң вакыт 12 айдан артмаска тиеш.
Шуны ассызыкларга кирәк, социаль бизнес һәм инновацияләр өчен бирелгән акчаны җиһазлар алуга гына түгел, башка юнәлештә дә тотарга мөмкин.
Кайбер консалтинг компанияләр аерым түләү юлы белән бизнес-план төзүне тәкъдим итәргә мөмкин. Кабатлап әйтәм, хәзер субсидия алуга документлар җыю күпкә гадиләштерелде, бизнес-план кирәк түгел. Болардан тыш, быел Татарстан Республикасы инвестиция үсеше агентлыгына гаризаны сайт аша да биреп була: uslugi.tatar.ru/air.
- Тагын да төгәлрәк мәгълүматны каян алырга мөмкин?
- Тагын да төгәлрәк мәгълүмат zeldol.com, сайтындагы «Кече бизнес» бүлегендә, яисә biz.tatarstan.ru сайтында да бар. Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (843) 570-40-01 яисә 4-17-91. Субсидия алырга теләүче эшмәкәрләр документларны 3 августка кадәр тапшыра ала. Әлеге программага авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр аеруча игътибар итсен һәм аңа эләгергә тырышсын.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев