Зәхмәт кагылу нәрсәсе белән куркыныч? Хәзрәт җавап бирә
Зәхмәт, зәхмәт кагылу, зәхмәтле урын… Көндәлек тормышта бу сүзләрне, еш ук булмаса да, шактый ишетергә туры килә. Зәхмәтне бозым белән бутаучылар да очрый. Алар бер-берсеннән ничек аерыла?
Бу сорауларга Казандагы «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җавап бирә.
– Нинди урыннар зәхмәтле була?
– Бу очракта иң элек Аллаһның ачуы төшкән, ләгънәтле урыннар турында әйтергә кирәк. Мәсәлән, Согуд Гарәбстанында Салих галәйһиссәламнең халкы һәлак ителгән урын ләгънәтле санала. Андый җирләр турында пәйгамбәребезнең хәдисләреннән белергә мөмкин. Шул ук вакытта зәхмәтле урыннар да бар. Хәдисләрдән аңлашылганча, бу – иң беренче чиратта, базарлар, сәүдә үзәкләре. Алар шайтан әләме күтәрелгән урыннар санала. Анда алдау күп, Аллаһның исемен кулланып ант итеп сәүдә итүчеләр бар. Бәдрәф тә – зәхмәтле урын. Пәйгамбәребез яшәгән чорда алар шәһәр, авыл, йорт читендә урнашкан булган. Шуңа күрә базарга барганда, бәдрәфкә кергәндә дә «бисмилла»ны әйтергә кирәк. Кеше үз пычрагын калдыра торган мунча, чүплек кебек урыннар да зәхмәтле санала. Ник дигәндә, анда җен-шайтан яши башлый. Әгәр дә без йортыбызны чисталыкта тотмасак, ул да зәхмәтле урынга әйләнәчәк. «Бисмилла»сыз атлап керсәк, «бисмилла»сыз ашасак та, йортыбыз зәхмәтлегә әверелергә мөмкин. Андый нигездә җеннәр өчен менә дигән уңай шартлар туа. Әмма без бер үк вакытта шунысын да аңларга тиеш: нинди генә урын булмасын, ул Аллаһы Тәгаләнеке. Аннан ярдәм сорау, аңа сыену хисабына без барлык бәлаләрдән саклана алабыз.
– Зират – зәхмәтле урынмы?
– Зиратны зәхмәтле урынга кертеп булмый. Ник дигәндә, без анда мәрхүмнәребезне җирлибез. Ул – тыныч урын. Әмма шунысы бар: сихерчеләр, җинаятьчеләр зиратны үз максатларында кулланырга мөмкин. Шуңа күрә зират җыештырганда шикле әйбер тапсак, мулла белән киңәшеп, «бисмилла» әйтеп, аны тиешенчә юкка чыгарырга кирәк. Зиратка үзең генә барырга ярамый. Бер яктан, җеннән-зәхмәттән, икенче яктан шул ук җинаятьчеләрдән саклану өчен кирәк бу.
– Зәхмәтле урында егылсаң, нишләргә?
– Тау тишеге, дала, кыя кебек урыннар да зәхмәтле булырга мөмкин. Без андый урыннарда егыла да, ятып йоклый да алабыз, утырып ашарга, хәтта хаҗәт үтәргә мөмкинбез. Шул урыннарга кагылган вакытта «бисмилла»ны әйтмәсәк, зарар тияргә мөмкин. Андый чакта җен кагылды, диләр. Кисәк кенә сәламәтлек китә. Ни сәбәптән икәнен үзең дә аңламыйсың. Шуңа күрә яңа урынга «бисмилла», «әстәгъфирулла» дип аяк басарга кирәк. Әгәр шушы җирдә зарар күрсәк, иң элек табиблар белән киңәшләшегез. Шундук зәхмәт кагылган дип хәвефләнергә кирәкми. Андый чакта «Колһуаллаһ», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре белән үз-үзеңне өшкерү дә ярдәм итә. Мәчеткә барып, анда эшли торган хәзрәтләрдән дә өшкертергә мөмкин. Суга җиде мәртәбә «Аятел көрси» сүрәсен укып эчү дә файдалы. Зәхмәтле урында егылган кешегә сихергә, җен кагылуга каршы «Коръән» аятьләре дә тыңларга кирәк.
– Зәхмәт кешенең язмышын үзгәртә аламы?
– Зәхмәт кагылу шәригатебездә җен кагылу белән бер дәрәҗәдә санала. Кеше җеннәр җыелган урынга басып, ниндидер шөгыле белән аларга зыян сала. Шуңа җавап итеп, аңа җен кагыла. Нәтиҗәдә, кешенең сәламәтлеге начарлана, хәле бетә, кулы сызлый, күзе күрми башлый… Шул рәвешле зәхмәтле урында алынган зыян кешенең язмышын да үзгәртә ала. Ул безгә Аллаһның әмере белән килсә, без аның әмере белән шифалана да алабыз.
– Зәхмәт бозымнан ничек аерыла?
– Зәхмәт җеннең теләге, ачуы белән килә. Ә бозым сихер белән бер дәрәҗә. Бозымның асылында кешенең катнашы бар. Кеше махсус рәвештә, ниндидер кабахәт эшләр аша җеннәргә мөрәҗәгать итә дә кешегә бозым сала. Шуңа күрә бозымга карата үзенә бер махсус аятьләр укыла, зәхмәттән исә икенче бар догалар белән дәвалыйлар.
– Авылда мәет юган суны бакча артына – билгеле бер урынга түгеп баралар. Ул урын зәхмәтле булып саналамы?
– Мәеттән калган су яки нинди дә булса пычрак, йортыбызны юып чыгарган суларны кеше йөрмәгән җирләргә түгәргә кирәк. Авылларда еш кына шундый күренешкә тап булырга туры килә: өй юган, савыт-саба юган суларны капка төбенә, юл өстенә чыгарып түгәләр. Бу катгый тыела. Ул бит зәхмәтле урынга әйләнә. Бакча артында мәет суы түгелгән урын да зәхмәтле җир була. Андый урыннарга басарга да, ятарга да – берни эшләргә ярамый. Андый җирдән балаларны да ерак тотарга кирәк.
Ничек сакланырга?
– Зәхмәтле урыннарга кирәксә-кирәкмәсә барудан сакланыгыз. Барырга туры килгән очракта да «бисмилла» ны әйтеп, «Аятел көрси» аятен укырга кирәк.
– Мунча, чүплек, дала, тау – бу зәхмәтле урыннарның берсендә дә йокларга ярамый. Йокларга туры килгән очракта да махсус догалар укырга кирәк.
– Ташландык йорт, подвал кебек урыннардан да ерак торырга кирәк.
– Юынтык суларны теләсә кая ташларга ярамый. Ул җир шундук зәхмәтлегә әверелә.
– Тәһарәтле, госелле булсак, намаз укып, дога кылсак, бернинди зәхмәт тә янамый.
Автор: Динә Гыйлаҗиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев