Затлы машинада йөрү, иркен яхшы йортта яшәү, кыйммәтле киемнәр киюгә Ислам дине ничек карый?
Традиция буенча шәһәребезнең имамнары укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирүләрен дәвам итә. Бүген Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.
– Бу сорауга мин Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисе белән җавап бирермен. Сад ибн Аби Уаккас хәбәр иткәнчә, Аллаһ илчесе болай дигән: «Бәхет дүрт нәрсәдән: тәкъва хатын, иркен йорт, яхшы күрше һәм уңайлы транспорттан тора. Начар күрше, начар хатын, тар йорт һәм уңайсыз транспорт – бәхетсезлек». Монда «бәхет» – тормыштагы уңайлылык һәм тынычлык, ә «бәхетсезлек» – кыенлыклар һәм борчылуны аңлата. Уңайлы транспорт – ул кешене бик җиңел генә, ялыктырмыйча гына кирәкле урынга илтеп җиткерә. Мондый транспорт, шулай ук, Аллаһка рәхмәт белдерү өчен вакыт җиткерергә мөмкинлек бирә, бу очракта:
- хәрәкәт итүнең җиңеллеге өчен.
Ләкин шуны да әйтергә кирәк, хәдистә искә алынган дүрт нәрсә безнең дөньяда төп һәм асыл максат булырга тиеш түгел, чөнки бүген кешеләр шуңа гына омтылып яши кебек.
Кыйммәтле киемнәргә килгәндә, 3 пунктка игътибар итәргә кирәк:
- бу кием кешеләр арасында безне, бармак белән төртерлек яисә безнең якка борылырлык итеп күрсәтмәсен;
- ул артык кыйммәтле, күп акча сарыф итәрлек (исраф) булырга тиеш түгел;
- без алдагы ике шартны үтәп, зәкят түлибез икән, бу очракта, әгәр киемегез тирә-юньдә фетнә («болгавырлык», «килешмәүчәнлек», «икегә бүленү») китереп чыгармаса, шелтәләнми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев