Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Үзеңнең изге икәнеңне белеп буламы?

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә берәр колын сөйсә, Җәбраил галәйһиссәламгә: «Мин фәлән кешене сөямен, син дә аны сөй», – дип әйтер.

Җәбраил галәйһиссәлам күк әһелләренә: «Дөреслектә, сезнең Раббыгыз фәлән кешене сөя, сез дә аны сөегез», – дип әйтер. Ул колны күк әһелләре дә сөярләр. Аның өчен җирдә дә өстенлек куелыр. Аллаһы Тәгалә бер колына ачуланса да, моңа охшашлы булыр». Шәкыйкъ бине Ибраһимнән риваять ителә. Бер кеше аннан болай дип сораган: «Дөреслектә, кешеләр мине изге дип әйтәләр. Мин үземнең изге яисә изге түгел икәнлегемне ничек белә алам?»

Шәкыйкъ бине Ибраһим аңа болай дип әйткән: «Салихлар (изгеләр) янында сереңне ач, әгәр ул эшеңә разый булсалар, син изгеләрдән булырсың, әмма разый булмасалар, үзеңне изге димә. Икенчесе – дөньяны күңелеңә сал. Әгәр аны күңелең кире какса, үзеңне салих дип бел. Өченчесе – нәфесеңә үлемне сал, ягъни исеңә төшер. Әгәр нәфесең үлемне тели икән, үзеңне салихлардан дип бел, әмма нәфесең каршы килсә, үзеңне изге дип белмә. Бу өч нәрсә синдә җыелса, гамәлеңә рия кермәсен өчен, Аллаһыга ялвар. Әгәр рия керә икән, гамәлләрең бозылыр».

ГАМӘЛЛӘРГӘ РИЯ КЕРҮ

Әбү Бәкер Әл-Вәсәтый болай дип әйткән: «Итагатьне саклау – итагатьне кылудан авыррактыр, чөнки итагать пыяла кебек: тиз ватыла һәм кабат төзәтеп булмый. Гамәл рия өчен кылынган булса да, шулай булыр – рия гамәлләрне юкка чыгарыр. Әгәр берәү ниндидер эш эшләргә теләсә, ләкин риядан курыкса, ул рияны күңеленнән чыгарып, аннан арынуда тырышлык күрсәтергә тиеш. Ләкин моны эшли алмый икән, ягъни гамәлендә рия бар икән, ул эшне калдыру мәслихәттер. Аллаһыдан аның урынына гамәлендәге рия өчен ярлыкау сорар. Шаять, Аллаһы икенче гамәлен ихласлыкка ярашлы рәвештә кылуны насыйп итәр».

Мисал өчен әйтерләр: дөреслектә, дөнья рия кылучылар үлгәннән бирле харап булды, чөнки рия кылучылар кешеләр өчен файдалы булган  – мосафирханәләр, күперләр һәм мәчетләр төзү кебек изге гамәлләрне рия белән эшли торган булдылар. Рия белән эшләнсә дә, мөселманнарның догасы бу гамәлне кылучыга еш файда бирер. Әүвәлгеләрдән риваять ителгәнчә, дөреслектә, мосафирханәне кылучы үз-үзенә: «Белмим, бу гамәлем Аллаһы Тәгалә өчен булдымы яисә юкмы?» – дип әйтә торган булды. Йоклаганда аңа мондый хәбәр иреште: «Бу гамәлең Аллаһы Тәгалә өчен булмаса да, мөселманнар синең өчен дога кылалар, шуның өчен дә гамәлең Аллаһы Тәгалә өчендер». Үзеңнең изге икәнеңне белеп буламы?

ФАРЫЗЛАРГА РИЯ КЕРӘМЕ?

Факыйһ радыяллаһу ганһе: «Фарызларны кешеләргә сөйлә», – дип әйткән. Кайберәүләр: «Фарызларга рия кермәс, чөнки ул гамәлләр барча халыкка фарыздыр. Аңа фарыз булган нәрсәне үтәсә, ул фарызга рия кермәс», – дип әйттеләр. Кайберәүләр: «Фарызларга да, фарызлардан башкага да рия керер», – дип әйткән.

Факыйһ радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: «Әгәр кеше фарызларны кешеләр күргәндә, йә кешеләр күрмәгәндә рия белән үтәсә, әлбәттә, фарызны үтәмәгән булыр. Мондый кеше тәмам икейөзледер. Ул Аллаһы Тәгалә әйткән кешеләр җөмләсеннән, ягъни икейөзлеләрдәндер:

«Һичшиксез, монафикълар – Утның иң түбән урынында. Син дә аларга бернинди ярдәмче таба алмассың». «Ән-Ниса / Хатыннар», 4:145

Әгәр икейөзлеләрнең Аллаһыны тануы дөрес һәм ихлас булса, рия ул кешене фарызларны үтәүдән тыя алмас иде. Әгәр кеше фарызларны халык янында күркәмрәк, тулырак итеп, ягъни тиешенчә үтәп, беркем күрмәгәндә, киресенчә, ким итеп үти икән, савабы ким булыр. Ул кеше фарызлары өчен соралыр, алар белән хисап кылыныр. Аллаһы Тәгалә белүчерәктер.

«Тәнбиһүл гафилин» китабыннан

Думр рт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев