Ураза тота алмаганнарга фидия сәдакасы күләмен түләү дөресме?
Газета укучыларыбызны кызыксындырган сораулар белән, Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе, имам-хатыйб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Намаз укып бетергәндә, шикләнеп, яңадан укысаң, дөрес буламы?
– Шик туса, яңадан укырга була. Әмма намазны саташмыйча, игътибар белән укырга тырышырга кирәк.
– Дин буенча йорт хайваннарын өйдә асрарга ярыймы? Модага керде бит.
– Йорт эчендә эт асрарга ярамый, ә мәчене – ярый. Ислам дине буенча, этне ишегалдын саклау өчен асрыйлар. Ә инде, үзең ашап-эчкән, йоклаган һәм яшәгән урыныңда эт тоту катгый тыела. Мондый йортка фәрештәләр керә алмый, намазны да тиешенчә укып булмый, шайтаннар ияләшә, гомумән, ул йорт пычрак булып санала.
– Мөселманча итеп яулык бәйләгәч, аны салырга ярыймы?
– Яулыкны бер бәйләдеңме, аны мөмкин кадәр салмаска кирәк. Совет заманыннан аермалы буларак, хәзер яулык бәйләүне беркайда да һәм беркем дә тыймый. Бер сәбәпсезгә яулык салу килешми. Бу – әдәпсезлек. Эштә, яисә башка урында рөхсәт итмиләр, дию дә, дөреслеккә туры килми. Яулык киеп йөрүеңне син үзеңнең тырышлыгың, тәртибең белән исбатласаң, бәяләрләр, тыймаслар.
– Кайбер урыннарда мәрхүмнең өчесен Ахшам намазыннан соң укыйлар. Шулай мөмкинме?
– Өчесе – мәетне җирләгән тәүлектән алып санала. Әгәр дә кеше, мәсәлән, якшәмбедә үлсә, өчесе чәршәмбегә туры килә. Димәк, өчесен көндез үткәрәләр. Икенче берәүләр аны кояш баеганнан алып саный. Ул вакытта, якшәмбедә үлгәннең, кояш баегач исәпләнсә, өчесе сишәмбедә, Ахшам намазыннан соңга туры килә. Без инде икенче очракны сайлаучыларга, үзегезгә карап эш итегез, дип тә әйтәбез. Сан исәбе игътибарга алынырга тиеш, әмма аны көндез билгеләү дөресрәк.
– Халык арасында кеше үлгәч, шул өйдә өч көн ашарга ярамый, дигән фикер йөри?
– Мәет чыккан өйдә, гадәттә, бик кайгылы вакыт була. Шуңа күрә бу көннәрдә аның гаиләсен борчып, алардан ашау-эчүне әзерләтеп йөрү килешми.
– Намаз укыганнан соң дога укып теләкләрне кемнәргә теләргә: исәннәргәме яисә әрвахларгамы?
– Икесенә дә кирәк. Башта исәннәргә хәерле гомерләр теләргә һәм аннан соң пәйгамбәребез, аның гаиләсе рухына, фәрештәләргә, вафат булган әби-бабайлар, мөслим-мөслимәләр, туган-тумачалар рухына уку әйбәт булыр.
– Күзгә дару салганда ураза бозыламы?
– Кайбер галимнәр, ярамый, дип аңлата. Ураза вакытында күзгә даруны сәхәргә торгач һәм кичен салсаң, дөресрәк булыр. Ураза кабул булмаска мөмкин.
– Ураза тота алмаганнарга фидия сәдакасы күләмен түләү дөресме?
– Юк, дөрес түгел. Уразаны авырулар гына, мәсәлән, диабетлы, эпилепсияле, йөрәк авырулы кешеләр тотмый. Һәм алар да ураза тотмаган 1 көн өчен фидия сәдакасы бирергә тиеш. Сәламәт кеше акча биреп котыла алмый. Ураза тотучыларның берсенең дә егылганы юк әле. Бурычны үтәү фарыз.
– Җомга көнне берни эшләргә ярамый, диләр. Тыю бармы?
– Дөрес түгел. Җомга намазына килергә кирәк. Ә инде эшләү тыелмаган. Пәйгамбәребез дә: «Җомгадан соң җир йөзенә сибелегез, кәсеп итегез» – дигән.
– Уразаның калган көннәрен тотып бетермәсәң, бу тоткан көннәрең дә кабул булмый, диләр. Бу дөресме?
– Күпме тотсаң, савабы да шуның кадәр була. Әмма бер сәбәпсез ураза калдыру – гөнаһ. Ягъни, калдырган бер көн өчен 60 көн ураза тотарга, яисә 60 мохтаҗ кешене ашатырга туры килә. Моңа бик җитди карарга кирәк, уен эш түгел ул.
– Хәзрәт, безнең сорауларга тулы җаваплар биргән өчен сезгә рәхмәт! Изге айны исәнлектә һәм иминлектә узарга язсын.
– ИншаАллаһ, шулай булсын! Ниятең нинди – әҗере шундый. Бу Рамазанны әзерлек белән сөенеп каршыларга, кулдан килгәнчә, файдалы итеп үткәрергә ниятлик. Рамазан аенда иманыбыз сабыр итү, нәфесне тыя белү белән сынала. Аллаһ Тәгалә безгә сабыр иткәнебез өчен, һичшиксез, әҗерен бирәчәк. Һәрберебезгә дә бу айга ныклы әзерлек белән керергә, һәм аны күрергә насыйп булсын. Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен!
– Амин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев