Ураза сабаклары
Илдар хәзрәт Баязитов, Казандагы «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, ураза турында сөйли.
1. Ураза кешене сабырлыкка өйрәтә.
Ураза тотканда кеше үзен зур канәгатьлек бирүче нәрсәләрдән – ашаудан, эчүдән, якынлык кылудан баш тартырга мәҗбүр итә. Шулардан тыелып, без үзебезне сабырлыкка өйрәтәбез. Бер карасаң, безгә ашарга беркем дә комачауламый бит, ләкин үзебезне-үзебез тыеп торабыз. Түзү, сабыр итү – мөселман холкының бик мөһим өлеше.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) “Сабырлык – ул яктылык”, -- дигән.
2. Ураза кешене мәрхәмәтлелеккә өйрәтә.
Ач торып, кеше туйганчы ашый алмаган, моңа мөмкинлеге булмаганнарның хис-кичерешләрен аңлый. Хәзер, кибет киштәләрендә ризык өелеп яткач, безгә бүген ачлыктан интегүчеләр юк кебек тоела. Бәлки кайбер илләрдә юктыр, ә кайберләрендә андыйлар бар. Тирә-юнегезгә игътибар беләнрәк карагыз әле, бәлки үзегезнең күршләрегезнең дә бер кисәк ипиләреннән кала бүтән бер ризыклары да юктыр. Рамазан ае безгә юмартлыкка өйрәнү өчен бирелгән дә бит. Без сезнең белән Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) үрнәк алабыз, ә ул, хәдисләрдән белгәнебезчә, кешеләр арасында иң юмарт кеше булган, ә Рамазан аенда тагын да юмартракка әйләнгән. Ураза вакытында безнең өчен искиткеч зур форсат -- үзебезне иганәчелеккә өйрәтү форсаты, әйләнә-тирәдәгеләр белән бүлешү, аларга игелек кылу мөмкинлеге бар. Ә җир йөзендә бүтәннәргә мәрхәмәтлелек күрсәтмәсәк -- Аллаһның үзебезгә карата мәрхәмәтеннән киселәбез.
3. Ураза кешене Аллаһтан куркырга өйрәтә.
Монысы уразаның безгә бирә торган иң зур сабагы, дәресе, гыйлемедер, мөгаен. Без бит берәр аулак урынга кереп, кеше күрмәгәндә тынычлап су эчеп яки ашап та куя алабыз. Әмма безне нидер тотып, тыеп тора. Бу – безнең тәкъвалыгыбыз, Аллаһтан куркуыбыз. Шуңа да Аллаһ Тәгалә: “Адәм баласының, уразадан кала, барлык эше үзе өчен. Ураза – Минем өчен”, -- ди.
4. Ураза кешене вакытның кадерен белергә, гөнаһлардан читләшергә өйрәтә.
Рамазанда кеше бик күп игелекле эшләр кылып калырга тырыша, гөнаһлардан читләшә, чөнки Рамазан ае – иң бәрәкәтле вакыт. Иң мөһиме – кеше шул вакытның кадерен белергә, бәяләргә өйрәнә. Безнең һәркайсыбыз сәгатькә карап авыз ачу вакытын – ифтарны көтә. Сәгать уклары чаба, вакыт үтә-үтә һәм без шуны күреп торабыз. Ләкин моңа карап торырга гына түгел, ә үткән вакытның инде кире кайтмаячагын аңларга һәм аны ничек үткәрүебез турында үзебезгә-үзебез хисап бирергә тиешбез: аны үзебезгә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә файдалы итеп үткәрдекме, ул вакыт өчен алда безне ни көтә - бүләкме яки җәзамы?
5. Ураза кешене җаваплылыкка өйрәтә.
Рамазан аенда, ураза тотканда, кеше һәр эшкә җаваплы карый. Без бит уразаны да Аллаһтан курыккан өчен җаваплылык тоеп тотабыз. Уразаның үз кагыйдәләре барлыгын, әгәр аларны бозсак, уразабыз бозылуын беләбез. Димәк, бу эшкә шулай җаваплы карыйбыз икән, бүтән гамәләребезгә дә җаваплы карарга тиешбез. Чөнки һәр гамәл нияткә карап бәяләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев