Телебездә «изге кеше син, әүлиядыр» дигән сүз бар. Чынлыкта кемнәр соң алар әүлиялар?
Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев безгә әүлиялар турында сөйләде.
– Хәзрәт, телебездә “изге кеше син, әүлиядыр” дигән сүз бар. Чынлыкта кемнәр соң алар әүлиялар?
– Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Коръәннең “Юныс” сүрәсендә 62-64 нче аятьләрендә: “Аллаһның әүлияларына бернинди дә курку, кайгы булмас. Алар – иман китерүчеләр һәм тәкъвалык ияләре”, – диелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә исә: “Аллаһы Тәгалә “Миңа бәндәне фарыз якынайта, – ди. Шунда ук: – Якынаюны өстәмә гыйбадәтләр белән дә дәвам итә ала.
Мин аны хәтта яратырмын, аның күрә торган күзе, ишетә торган колагы, ала торган кулы, бара торган аягы булырмын, ярдәм сораса, булышырмын”, – дип килә. Ягъни Аллаһ теләгән әйберне генә күрер, Ул теләгән нәрсәне генә ишетер, Ул теләгән җиргә генә барыр һәм алыр. Әүлиялар – өстәмә гыйбадәтләр белән Аллаһка якын булган кешеләр. Берәр шаккаткыч сәләткә ия булучылар турында изге кеше диләр.
Әмма, галимнәр әйтүенчә, кеше күктә очса да, диңгездә батмый йөрсә дә, аны әүлия, Аллаһның якын бер бәндәсе дип әйтеп булмый. Аның иң беренче гамәлләрен карарга кирәк. Ул Коръән һәм Пәйгамбәребез сөннәте буенча яшиме? Әгәр дә ул Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен үтәп яшәүче икән, Аллаһ аңа кәрамәтләр, ягъни могҗиза ясый алу сәләтен бирергә мөмкин. Кайбер сәхабәләрнең сугышларда, Аллаһтан дога кылып сорап, су өстеннән батмыйча йөргәннәре риваять ителә. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә үзенең изге бәндәләренә төрле могҗизага ия булу сәләтен дә бирә.
– Өстәмә гыйбадәтләр дидегез, алары турында да әйтеп китсәгез иде.
– Фарыздан тыш нәфел гыйбадәтләр ул: нәфел намазлары, рамазан аенда тота торган фарыз уразадан кала нәфел уразасы, нәфел сәдакалар.
– Әүлияларның тагын нинди билгеләре бар?
– Кайбер риваятьләрдә “сез ул кешене күрсәгез, Аллаһны искә төшерерсез” дип килә, ягъни аңа карап, синдә гыйбадәтләреңне һәм әхлагыңны камилләштерү теләге барлыкка килә. Әүлиялык сыйфаты ул кешенең тышкы кыяфәтендә чагылмый, гамәле белән күренә.
Ризаэддин Фәхреддин үзенең «Җәвамигуль-кәлим шәрхе» китабында: “Тәкъвалык ул – яшерен нәрсә”, – ди. Диндә «тәкъва» сүзе Аллаһның газабыннан саклану дигәнне аңлата. «Әлү-Гыймран» сүрәсенең 102 аятендә: «Әй иман китергән бәндәләр! Аллаһның газабыннан чын саклану белән сакланыгыз, ягъни тәкъва булыгыз», – диелә. Аллаһ кушканнарны, тыйганнарыннан тыюлучы, җәһәннәм газабыннан куркучы кеше тәкъва була. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Аллаһның шундый бәндәләре бар: аларга кеше игътибар да итмәс.
Гади мөселманнардан бер яклары белән дә аерылып тормаслар. Алар кигәнне кияләр, алар ашаганны ашыйлар. Әмма Аллаһтан сорасалар, Ул аларга һичшиксез җавап бирер”, – ди. Ягъни бу кешеләрнең догалары кабул булучан. Шуңа да кемнедер рәнҗетүдән, кемгәдер зыян салудан сак булырга кирәк. Бәлки, ул догалары Аллаһка якын бәндәдер. Аны рәнҗетеп, бәла-казалы булуыбыз бар.
– Хатын-кыз әүлия була аламы?
– Әлбәттә. Алар да Аллаһның бәндәләре. Аңа якын кеше булса, ул да Аллаһның әүлияларыннан.
– Хозыр белән Ильяс галәйһиссәламнәр дә әүлиялармы?
– Ильяс галәйһиссәлам ул – Аллаһның пәйгамбәре. Хозыр галәйһиссәламгә кагылышлы фикерләр төрле. Кайбер галимнәр аны әүлия дип әйтә, икенчеләре һәм күпчелеге пәйгамбәр дип саный. Дөресрәге, алар пәйгамбәрләр.
– Әүлияларның исәбе бармы?
– Әйткәнебезчә, аларны тышкы кыяфәтләренә карап кына, аерып алу мөмкин түгел. Әмма элек алар күбрәк булган. Коръәннең “Вакыйга” сүрәсендә сурәтләнгәчә, җәннәткә керүчеләр ике төркемгә бүленә. Беренчесе: әссабикун, ягъни ашыгучылар – Аллаһның якын бәндәләре. Сүрәнең 10-14 аятьләрендә ул: “Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар.
Әнә шул кешеләр Аллаһка якын вә хөрмәтле. Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер. Ул Аллаһка якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән күбрәк. Дәхи соңгы кавемнәрдән азрак”, – дип килә. Икенчеләре: әсъхәбүл йәмин – уң тараф кешеләре. “Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән дә, арттагылардан да күбрәк” (39-40 аятьләр). Әүлиялар исә беренче төркемгә керүчеләр. Без дә шул сыйфатларга омтылырга тиешбез: Аллаһка ышанган һәм Аннан курыккан иманлы кешеләрдә күпмедер өлеш әүлиялык сыйфаты шулай ук бар.
Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт
Фото: Рәис Абейдулов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев