Сөекле Пәйгамбәребез хәдисендәгечә тотабызмы үзебезне?
Хәзерге заманда күпчелек кеше бернәрсәдә дә, шул исәптән, ашау мәсьәләсендә дә чик-чаманы белми. Элек әби-бабайларыбыз көндәлек ризыкка канәгать булып, ә кайчакта хәтта бер телем ипигә тилмереп яшәсә, бүген без күп ашаудан җәфа чигәбез.
Табиблар да, күп авыруларның барлыкка килү сәбәбе артык ашаудан һәм дөрес тукланмаудан дип, сәламәт яшәү һәм дөрес туклануга күчү зарурлыгын искәртәләр.
Динебез XIV гасыр элек үк, сәламәт буласың килсә, дөрес туклан, дип өйрәтеп калдырган. Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم бер хәдисендә: «Адәм баласы тутырган капчыклар арасында корсактан да зарарлы капчык юк. Адәм баласына яшәү өчен бераз йотым ризык җитә. Әгәр ашау бик зарур булса, ул вакыт карынын (ашказанын) өчкә бүлсен: бер өлешенә – ризык, икенче өлешенә – эчемлек, өченче өлешенә – һава», – дип әйтелгән (Тирмизи риваяте, 2380, хәсән хәдис).
Без, адәм балалары, бу хакыйкатьне күптән оныттык инде. Шул ук Коръән ашларын гына алыйк. Өстәл ризыктан сыгылып тора. Ә хуҗалар бер-бер артлы, ризык чыгара. Бер мәҗлестә шулай алдыма китереп куелган ашны да ашадым, ит белән бәрәңгегә дә үрелдем. Әмма сыйлаулары болар белән генә бетмәде, «монысы – «второй» дип, тагын ризык китерделәр.
Хуҗалар кыстый башлагач, Пәйгамбәребезнең югарыда китерелгән хәдисен сөйләдем. Барысы да сабыр гына тыңладылар. Арадан бер абзый: «Хәзрәт, безнең корсагыбызның өч өлеше дә ризык белән тулды, хәзер дару эчәбез дә, әзрәк җиңеллек килгәч, су урынына чәй тутыра башлыйбыз», – дип әйтеп куйды. Моны ишетеп, мәҗлестәгеләр хуплагандай елмаешты. Көлкесен көлке дә, ә проблемасы җитди бит. Дөрес тукланмау сәбәпле, күпме авыру-чирдән интегәбез, дәва эзләп табибтан табибка чабабыз.
Күпсанлы тикшеренүләргә нигезләнеп, галимнәр әгәр кешенең ашказаны тулысынча ризык белән тутырылмаса, сулыш алу җиңелрәк була дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Әгәр дә кешенең сулышы тирән булмаса, организмына кислород тиешле күләмдә керми, нәтиҗәдә, кан кислород белән баетылмый. Матдәләр алмашына да тәэсире начар була. Ә бу кеше сәламәтлеге өчен зарарлы икән. Нәтиҗәдә организмда төрле авырулар барлыкка килә.
Безгә математика укытучысы да еш әйтә иде: «Пифагор да шәкертләрен күп ашатмаган, ачлы-туклы йөргәндә баш мие яхшырак эшли, дия торган булган». Мәктәп яшенә җитүгә укырга-язарга, санарга өйрәнгән шикелле, үз улларыбызны, кызларыбызны балачактан ук ашау әдәбенә өйрәтсәк иде.
Сәламәт буласың килсә, күп ашама, ризыкка да, суга да, һавага да урын калдыр дигән бу хәдис күптән әйтелгән булса да, тормышта моны үзе өчен гадәткә керткән кешеләр күпме? Ә без үзебез ашау мәсьәләсендә ничегрәк? Сөекле Пәйгамбәребез хәдисендәгечә тотабызмы үзебезне, әллә башкачамы? Уйлап караганыгыз бармы?
Раил Фәйзрахманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев