Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Кәләш самолет сораса да, зыян юк»
«Дин буенча, Аллаһ өчен өйләнгән кеше диненең яртысын үтәгән булыр. Икенче яртысы өчен дә Аллаһка сыенсын, Аллаһка таянсын», – диелә хәдисләрнең берсендә.
Димәк, өйләнү, никахлашу Аллаһ тарафыннан хуплана торган гамәлләрдән. Никах, туй итү өчен җәй – иң популяр вакыт. Шуны да исәпкә алып, сәхифәбезнең чираттагысын никахлашуга бәйле сорауларга багышларга булдык.
Кызыксынлырган сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.
– Никах асылы нәрсәдә?
– Никах – гарәпчәдән килешү дигәнне аңлата. Ягъни ике гаилә балаларны өйләндерәбез дип килешә. Никахтан соң ике зур гаилә кушыла. Никах асылы – гаилә кору һәм бәхетле булу. Аллаһы Тәгалә һәрбер никахны кабул кылсын иде!
– Никахның шартлары нинди?
– Никахның дүрт төп шарты бар – иманлы булу, ата-ана ризалыгы, шаһитлар булу һәм мәһәр. Егет белән кыз никах вакытында иман кәлимәсен әйтә. Яшерен никах саналмасын өчен, санап кителгән бу дүрт шарт үтәлергә тиеш.
– Мәһәрнең күләме күпме дип билгеләнә? Хатын-кыз нәрсә тели, шуны сорарга хокуклымы?
– Кәләш самолет сораса да, зыян юк, дип шаяртып әйтәм кайвакыт. Ләкин кияү кеше шул самолетка утырып очып китә күрмәсен! Мәһәр иң кимендә 5 мең сум тирәсе булсын. Иң югары дәрәҗәсе юк. Инкыйлабка кадәр татар халкында мәһәр буларак ике ат, ике сыер кебек маллар кулланылган. Мисыр илләрендә мәһәргә фатир да сорарга мөмкиннәр. Ләкин кияү белән кәләш бу фатирда икәү яшәсә дә, кияү көннәрдән беркөнне талак әйтсә, өйдән аңа чыгып китәргә туры киләчәген аңлый. Чөнки ул аны хатынына мәһәр итеп биргән дә. Шуңа да аерылышу күрсәткече анда азрактыр да. Минем дә балаларым үсә. «Кызлар, мәһәрне күп сорагыз» дисәм, улларыма кыен булыр. Юрганыңа карап аягыңны сузасың инде.
– Мәһәр бирелми икән, никах дөрес саналамы?
– Мәһәрне никах көнендә үк тә, соңрак та биреп була. Әмма болар сөйләшенеп эшләнергә тиеш. Егет: «Юк, мин мәһәр бирмим», – дисә, никах бозылырга мөмкин.
– Ике гает арасында никах укытырга ярамый, диләр. Бу дөресме? Гомумән, никах укытудан тыелып торырга тиешле вакытлар бармы?
– Бу сүзне еш ишетергә туры килә. Бездә иң олы көн – җомга көне. Ураза яисә Корбан гаетләре җомгага туры килә икән, андый чакта өченче бәйрәм кушмагыз, дип кисәтә пәйгамбәребез (с.г.в.). Никахны кайсы көнне укытсалар да, яшьләр бәхетле булсын гына!
– Никахта кемнәр шаһит була ала?
– Шаһит бит ул таяклы булырга тиеш, дип шаяртам мин. Ягъни яшьләр арасында ызгышулар булса, ул килеп, таягы белән тәртип урнаштырып китәрлек булсын. Никахта мөселман кеше шаһит булырга тиеш.
– Никахлашканчы балага узып, аннан никах укытканнан соң туган бала зинадан туган дип саналамы?
– Күп нәрсәдә кызлардан тора. «Никахка кадәр юк», – дип кисәтегез. Егетләр никахка әзерләнсен, тырышсын. Никахка кадәр балага узгансыз икән, ул зинадан туган бала саналачак.
– Бертуганнар бер елны гаилә корса ярыймы?
– Динебездә тыю юк. Бер үк көнне никахлашсалар да ярый.
Чулпан Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев