Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Безнең һәр догабыз, һәр мөрәҗәгатебез – Аллаһка ялвару, һәм ул безнең догаларыбызны кабул итә»
Адәм баласының тормышы мәшәкатьләрдән тора. Без, кешеләр, киләчәккә якты өметләр баглап, нинди дә булса шатлык-куанычлар гына көтеп яшибез.
Көннәр артыннан көннәр, айлар, еллар үтәр, ә кеше һаман теге – бу мәсьәләне хәл итәм дә, ял итәрмен дип, үзен тынычландыра. Әмма күп тә үтми – яңа сынаулар, борчулар калкып чыга.
Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә болай ди: «Ул – Аллаһ үлемне һәм яшәүне сезне сынау өчен яратты. Сезнең кайсыгыз гамәле буенча иң яхшы булыр икән. Ул Җиңелмәүче, Гафу итүче Зат» («Мүлек» сүрәсе, 2 аят).
Тормышыбызда күп мәшәкатьләр барлыкка килгәч кенә уйланабыз, төрледән төрле белгечләргә йөри башлыйбыз, ләкин без асылда дөрес эшләмибез. Иң беренче «Мин нәрсә эшләргә тиешмен?» – дип, Раббыбыз Аллаһка ялварырга кирәк. Чөнки галәмнәрне юктан бар итүче, Яратучы Раббыбыз Аллаһ Сөбехәнәһү үә Тәгалә. Ул безгә гомер биргән.
Хәзерге дәверда күп кенә уку йорлары гаризалар кабул итә. Уку йортларына керүче укучылар борчылып: «Ә нинди форма булырга тиеш?», «Ашатасызмы, ашатмыйсызмы?», «Тулай торак бармы, юкмы?» – дигән миллион сорау бирә. Без дә нәкъ шулай миллион соравыбызны Раббыбыз Аллаһка бирергә тиешбез. Чөнки бу дөньяның һәм бар галәмнең хуҗасы кем? Аллаһ. Бәхетнең дә, шатлыкның да, яшәешьнең дә, үлемнең дә хуҗасы – Раббыбыз Аллаһ. Аллаһ Тәгаләгә борчыган соравыбызны биргәч, Аның җавабын колак белән ишетмибез, ә Коръән китабы аша укыйбыз. Ягъни Раббыбыз безнең белән Коръән Кәрим аша сөйләшә. Коръәнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага, салләллаһү гәләйһиссәлләм, җибәргән.
«Раббәнә догасы» – иң еш укыла торган догаларның берсе. «Йә Раббыбыз! Безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык бир. Безне җәһәннәм уты газабыннан сакла», – дип намаз саен дога кылабыз. Безнең һәр догабыз, һәр мөрәҗәгатебез – Аллаһка ялвару, һәм ул безнең догаларыбызны кабул итә.
Ә ничек дога кылырга? Ничек гыйлем алырга? Без шуны өйрәнергә тиешбез. Ә кемнән? Сөекле Рәсүлебездән, салләллаһү гәләйһиссәлләм. Ул безнең өчен мисал. Ничек яшәргә, ничек сөйләшергә, ничек ике дөньяның да рәхәтен, бәхетен татырга аның мисалы аша өйрәнәбез.
Без барыбыз да, үзебезгә, балаларыбызга, оныкларыбызга, туганнарыбызга ике дөнья бәхет-сәгадәтен телибез. Ә аны бирүче кем? Аллаһ. Ул шартларны куйган һәм шулар буенча үз дөньябызны алып барырга тиешбез. Шул очракта гына ике дөньяның бәхетен, ләззәтен күрербез. Шуны белү һәм аңлау өчен гыйлем кирәк. Рәсүлебез, салләллаһү гәләйһиссәлләм, шушы гыйлемне әманәт итеп сәхәбәләргә, сәхәбәләр табигыйннарга, табигыйннар галимнәребезгә тапшырган. Буыннан буынга, сүздән-сүзгә, гамәлдән-гамәлгә шушы гыйлем безнең көннәргә хәтле килеп җиткән. Без дә гыйлем алырга тиешбез.
Мисал өчен фәлән уку йортына кергәндә дә: «Укырга килгәндә зәңгәр костюм, ак күлмәк киегез», – дигән шарт куелган. Ә укырга куелган шартларга туры килмәгән спорт костюмын киеп керүчене керетмиләр. Нәкъ шулай ук Аллаһ Тәгаләнең без бу дөньяда үтәргә тиешле таләпләре һәм әмерләре бар. Ата-бабаларыбыз үз балаларына, оныкларына өйрәтә-өйрәтә килделәр, әмма Совет чорында бу гыйлем өзелде. Намаз укымасыннар, ураза тотмасыннар, мәдрәсәләр эшләмәсен, мәчетләр булмасын, дип мөселманнарны кысрыкларга тырыштылар. Берничә буын «Әбидән ишеткән идем болай дип әйтә иде, ул болай итеп кыла иде», – дип имеш-мимешләрне без гыйлемгә саный башладык. Ләкин чын гыйлемне мәчет, мәдрәсәләргә барып өйрәнергә, алган гыйлемне балаларыбызга һәм оныкларыбызга да җиткерергә тиешбез.
«Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин
Фото: Люзия Хәйруллина
«Мөселманнар» газетасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев