Рамил хәзрәт Юныс: «Сезгә ярдәм итәсем килә!»
Редакция ачылып, газетабыз дөнья күрә башлауга 19 ел вакыт узып китсә дә, шәһәребез һәм районыбыз дин әһелләре белән тыгыз элемтәдә яшәсәк тә, бүгенгә кадәр редакциябездә Коръән догалары укып, хәерле эшебездә уңышлар теләүче булмаган иде. Моңа үзебезнең совет заманында алган тәрбия комачауладымы, әллә Аллаһтан вәгъдә җитмәгән булгандырмы, бөтен татар дөньясына танылган,...
Редакция ачылып, газетабыз дөнья күрә башлауга
19 ел вакыт узып китсә дә, шәһәребез һәм районыбыз дин әһелләре белән тыгыз элемтәдә яшәсәк тә, бүгенгә кадәр редакциябездә Коръән догалары укып, хәерле эшебездә уңышлар теләүче булмаган иде. Моңа үзебезнең совет заманында алган тәрбия комачауладымы, әллә Аллаһтан вәгъдә җитмәгән булгандырмы, бөтен татар дөньясына танылган, мөселманнар арасында зур абруй казанган Рамил Юныс редакциябезгә килергә теләк белдергәч, башта ышанмыйчарак та тордык. Район авылларында Коръән мәҗлесләрендә булганда «Яшел Үзән»нең авыр матди хәлен белеп алган. Шулкадәр кызыклы очрашу булды ул, мин, шәхсән үзем, бүген дә шуның тәэсирендә.
«Америка. Американ иртән иренеп кенә тора. Акрын гына чыгып, капка төбендәге почта тартмасыннан газета алып керә. Ул булырга мөмкин «Вашингтон Пост» яки «Нью-Йорк Таймс». Вәкарь белән күзлеген кия. Өстәл артына утырып, кофе эчкәндә газета укый. Интернеты эшләп тора, радиосы сөйли, телевизоры күрсәтә. Әмма ул информацияне фәкать газета аша ала. Бу - традиция.
Бездә, әлбәттә, традицияләр башкачарак. Әмма татар басмасына без битараф булырга тиеш түгел. О-о, ябыла икән яки хәле начар икән дип сөйләп алуы җиңел. Ә менә син үзең татар басмасы ябылмасын өчен нәрсә эшләдең? Ничек ярдәм иттең? Мин үзем, мәсәлән, «Яшел Үзән»нең яңа мөхәррире Илсөя ханымның яшь кенә булуына карамастан, шушы газета эшенә алынып, янып йөрүенә мөкиббән киттем. Ничек тә ярдәм итәсем килә.
Яшел Үзәндә татарлар газетага күпләп язылырлар дип уйлыйм. Чөнки аеруча мөһим, беркайда да укый ала алмаган язмалар басыла бит монда. Җомга вәгазен генә алыйк. «Яшел Үзән»дә басылган җомга вәгазен укып, яки әнисе укып бирәме аны, бер-ике кеше эчүдән туктаса гына да, бу бик зур эш».
Рамил Юныс.
Әйе, газета халыкка бары тик файдалы, хәерле хәбәрләр генә җиткерергә тырыша. Тыңлаган вәгазебез дә шул хакта.
«Аллаһ адәм белән шайтаннан ике иң зур теләкләрен үтәргә вәгъдә биргән. Хәзергеләрнең күпчелеге уйлар иде инде: ничә вагон сорарга - бер, ике... яки тулы бер состав! Шайтан - иң кыйммәтлесен, ә кеше иң хәерлесен сораган. Ничек уйлыйсыз, алар нәрсә теләгән? Шайтан - вакыт, ә кеше Аллаһның гафу итүен. Кыямәт көнгә кадәр гомер бүләк итүен сораган шайтан. Хәйләкәр. Гомер булгач, ашарына, эчәренә дә, байлыгы да була бит инде. Ә кешенең гомере бик кыска. Шуңа күрә, җәмәгать, аны хәерле эшләр белән үткәрик».
Рамил Юныс.
Рамил хәзрәт без гомер буе уйлап та җавап таба алмаган сорауларыбызга шулкадәр гади, үтемле итеп җавап бирә, күңелләребез шул мизгел дә үк әйтеп бирә алмаслык нур белән тула. Аллаһның бөеклегенә ышанычыбыз тагын да ныгый, үзебез игелекле эшләргә талпынабыз. Хәзрәтнең халык арасындагы абруе да менә шуның белән аңлатыла торгандыр. Исламда бөек галимнәр, татарда гыйлем дин әһелләре бихисап ул. Әмма бөтен барлыгын сиңа юнәлтеп, әйтерсең сиңа гына багышлап сөйләгән вәгазе белән дөньяңны, тормышыңны яңадан карап чыгарга мәҗбүр итә, күңелеңне иман нуры белән тутыра алучылар сирәк. Рамил хәзрәт әнә шундыйлардан.
«Яшел Үзән» газетасына, аның коллективына теләнгән теләкләре, Аллаһның амин дигән сәгатенә туры килеп, халкыбызга озак еллар хезмәт итәргә язса иде. Сезгә ничек булса да ярәм итәсем килә, дип редакциябезгә нур булып килеп кергән хәзрәт безгә инде ярдәм итте: без үзебезнең кечкенә генә хезмәтебезнең халкыбызның рухи дөньясында нинди зур урын алуына (дөнья буталчыклыгы белән, бәлки әле, моны күпчелегебез аңлап та бетерә алмый торгандыр) тагын бер тапкыр инандык.
***
Газета укучыларыбыздан килгән бик күп сорауларга Рамил хәзрәт Юнысның җаваплары «Яшел Үзән»нең «Җомга вәгазе» рубрикасында урын алачак, газетаны укып барыгыз.
Гүзәл Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев