Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Рамазанның асылы, ураза тоту, сәхәр һәм авыз ачу турында

Рамазан – мөселман календаренең тугызынчы ае. Бу айда пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Җәбраил фәрештәсе аша беренче Аллаһ сүзләре тапшырыла.

Бу 610 елда, Мөхәммәд (с.г.в.) Мәккә янындагы Хира мәгарәсендә көннәрен намазда үткәрү өчен ялгызы калганда була. Пәйгамбәребезгә әлеге һәм аннан соң тапшырылган Аллаһ сүзләре изге китап – Коръәнне барлыкка китерә.

Рамазанның асылы – рухи яңару. Мөселманнар, кайбер кагыйдәләрне һәм тыюларны үтәп, Аллаһны яратуларын күрсәтү өчен, тәүбәгә килергә, гаделрәк һәм мәрхәмәтлерәк булырга өйрәнә, вәсвәсә һәм теләкләрне җиңәргә омтыла.

Быел изге ай 28 февральдә кояш баю белән башланды һәм 29 мартта кич тәмамланачак. 30 март көнне барлык мөселманнар өчен Ураза бәйрәме узачак.

Ураза тоту
Без ураза тотканда (кояш чыкканнан алып, кояш баеганчыга кадәр ашамый-эчми торып) организмыбыз­да нинди үзгәрешләр була икән соң? Бу уңайдан табиблар түбәндәгеләрне аңлата.

Ураза тотучылар 14 сәгать ризыкланмау һәм таңгы белән кичке туклану өчен билгеләнгән 10 сәгать принцибы буенча интерваллы ач тора. Организмыбыз мондый расписаниегә яраклаша: тәнебез башта бавыр һәм мускуллардагы глюкоза запасларына күченә башлый. Әлеге запаслар беткәч, майларны эшкәртүгә күчә. Шулар хисабына без көн дәвамына кирәкле энергия алабыз.

Беренче атна – адаптация. Әгәр дә кеше тәүге тапкыр ураза тота икән, бу вакытта ул җиңелчә хәлсезлек (сихәтсезлек) сизә. Тәҗрибәсе булганнар әлеге чорны бик җиңел кичерергә мөмкин.
Җиденче көннән соң организм ияләшә. Кешенең, гадәти көннәр белән чагыштырганда, игътибарлыгы һәм фикерләү сәләте яхшыра. 16нчы көннән, күзәнәкләрдән алып, барлык организм дәрәҗәсендә чистарыну башлана.

Ураза тотканда балансланган һәм рациональ туклану булса, кеше авырлыгын киметергә, метаболизмын тизләтергә, канда холестерин һәм инсулин микъдарын азайтыр­га мөмкин.
Интерваллы ач тору нәтиҗәсендә организм, хәтта, күзәнәкләрнең яңару процессын башларга мөмкин. Кешенең медицина күрсәткечләренә уңай йогынтысы буенча дәлилләр бар.

Сәхәр
Бу айда кеше үзен дисциплина кысаларында тотарга тиеш, ул рухи якка гына түгел, туклануга да кагыла. Көндәлек тормышта без теләсә ничек тукланабыз. Әмма таң алды ризык кабул итүне, ашказаны-эчәклек эшчәнлеген әкренләп кузгату өчен, бер яки ике стакан җылы су эчүдән башларга кирәк. 20 минуттан ашарга ярый.

Иртәнге рацион, организм көне буена туклансын өчен, бай булырга тиеш. Иң яхшысы, озак эшкәртелүче һәм шуңа энергия­не дә озаграк бирергә сәләтле аксымнар, файдалы майлар һәм катлаулы углеводлар ашау. Азык эшкәртү процессы уртача сигез сәгать тирәсе дәвам итә.

Катлаулы углеводлар вакланмаган бөртекле ярмаларда: бодай, карабодай, дөге, солы, арпа, кукурузда;
Кузаклыларда: фасоль, борчак, ясмык, нут, маш ярмаларында;
Җиләк-җимеш, яшелчә һәм яшел үләннәрдә;
Кипкән җиләк-җимешләрдә бар.

Аксымны йомырка һәм иттә табарга була. Ураза тотканда тавык яки күркә ите яхшырак, кызыл итсез булмый икән – бозау ите кулланыгыз. Сарык ите организмга авыр. Балыкны кичке вакытта ашагыз, ул җиңел үзләштерелә.

Майлардан, атланмайны ипигә ягып ашый аласыз. Тик ул спред булмасын, чөнки анда зарарлы майлар кушылган. Рафинадланмаган үсемлек мае – файдалы майлар чыганагы булып тора.
Шулай ук, казы – май һәм аксым чыганагы. Аны лимон һәм салат яфраклары белән ашарга ярый. Ат итендә холестерин, бозауныкына караганда, азрак. Шуңа ул протеиннар чыганагы буларак хезмәт итә ала.

Авыз ачу
Авыз ачуны су балансын торгызудан башларга кирәк. Бу Коръәндә дә язылган: кичке аш бер стакан судан һәм хөрмә җимешеннән башлана. Һәм монда да су температурасы тәннекеннән югарырак булырга тиеш.

Ни өчен хөрмәме? Аңарда тиз үзләштерелә торган углеводлар – глюкоза, фруктоза һәм минерал матдәләр – магний, тимер, азык җепселләре күп. Хөрмә ярдәмендә ашказаныбызны зуррак порция азык кабул итәргә әзерлибез.

Шуннан соң якынча ярты сәгатьтән төп ризыкларга күчәргә була. Су, минераллар һәм витаминнар алу, организмны чистарту өчен, яшелчә салатлары әзерләгез. Аны ашаганнан соң, ашларга күчегез.
Бер утыруда бөтен энергия запасын тулыландыру мөмкин түгел, шуңа ризыклану әз-әзләп һәм өзлекле булырга тиеш.

Авыз ачу күп төрле ризык белән башкарыла һәм аларны йокларга ятканчы ашарга кирәк. Шуңа порцияләр кечкенә булырга тиеш. Әмма рацион дөрес сайланганда, әлеге кечкенә порцияләр дә, сезгә кирәкле матдәләрне үз эченә алачак.

Ураза вакытында майлы, тозлы, ысланган, консервланган, рафинадланган азык­лар, трансжирлар, газлы эчемлекләр һәм фастфудның барлык төре дә киңәш ителми. Шулай ук, татлы һәм камыр ризыкларны өстәлегезгә куймый торыгыз, чөнки шикәр организмга бернинди файдалы нәрсә бирми. Аның урынына җимешләр, кипкән җиләк-җимешләр һәм чикләвек кулланыгыз.

Спортзалларда шөгыльләнү киңәш ителми, чөнки бавырда гликоген рәвешендәге глюкозаның бөтен запасын без көн дәвамында кулланабыз. Аның урынына саф һавада йөрегез.

Быел уразаны, кыштан соң организмда витаминнар запасы беткәч, язын тотабыз. Шуңа күрә, кайбер кешеләр минераллар һәм витаминнар кытлыгын тоярга мөмкин. Сәламәтлегегез начар булганда, ураза тоту киңәш ителми.

Ураза тотуның беренче атнасы – организм өчен стресс. Үзегезне начар хис итсәгез, халәтегезне ачыклау өчен, табибка күренегез. Юкса, үзегезгә зыян китерүегез бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев