Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Өзсәләр, син ялга. Туганлык җепләрен ныгыту өчен нишләргә?

Вакыт юклыкны сылтау итеп, туганның туганыннан качуы, хәтта бертуганнарның да аралашмаулары, читләшүләре – замана бәласеме? Туганлык җепләрен ныгыту өчен нишләргә?

Зарланырга яратабыз. «Вакыт, акча җитми», дип тә зарланабыз. «Сәламәтлек какшады, дәвалануның һич файдасы юк», дип тә сукранабыз. «Җан тынычлыгы бетте, һаман борчылам, юк-барга кайгырам», дип тә зар елыйбыз. «Кешенең гомере кыскарды, яшьләр дә кисәк кенә үлеп китә», дип тә пошаманга төшәбез. Ә нилектән шулай соң?

Һәрнәрсәнең сәбәбе бар, бернәрсә дә сәбәпсез генә килеп чыкмый. Әнә шул халәткә илтүче сәбәпләрнең берсе турында сөйләшик бүген. Кисәк үлемнәрнең артуы да, акча, вакыт җитмәү дә тормышыбыздан бәрәкәт качуга барып тоташа икән. Бәрәкәт бетсә, аның нәтиҗәсе буларак, бүгенге көн халәте туа. Бәрәкәт бетүнең дә сәбәпләре берничә, әмма без шуларның берсе хакында язып үтәрбез.

Сөекле Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم : «Ризыгы мул (бәрәкәтле), гомере озын булуын теләгән кеше туганнары белән араны өзмәсен», – дигән (Мүслим хәдисе 2557).

Карагыз, бу хәдис зарлануга китергән күңелсезлекләрнең серен ачты да бирде. Динебездә ризык төшенчәсенә ашый торган ризык кына түгел, ә тормышка кирәк булган барлык нигъмәт – акча, вакыт, сәламәтлек, йорт, машина, балалар, һөнәр һ.б. керә. Ягъни, шушы нәрсәләрдә бәрәкәт булуын һәм хәерле озын файдалы гомер кичерүеңне теләсәң, туганнарың белән дус, тату яшә, ди.

Кызганыч, бүгенге көндә гел киресе күзәтелә: һәр бишенче кеше туганыннан качып яки аның белән дошманлашып яши.

Ничәмә-ничә кеше, туганы белән араларның бозылуга борчылып килде. «Хәзрәт, без – өч бертуган, ике абыемны һичничек дуслаштырып булмый, дошманнар кебек яшиләр, бер-берсен күрәлмыйлар. Нишләргә икән? Берәр чарасы бардыр, бәлки», – дип, җавап көтеп күзеә карый бер кардәш. Икенче берсе: «Хәзрәт, энем аралашмый, никтер, миңа үпкә саклый. Мин араны сакларга тырышам, күчтәнәч илтәм,ә ул өенә кертми, «синнән бернәрсә дә кирәкми», дип, куып җибәрә»,– дип өзгәләнә.

Үземнең дә бер танышым сөйләп торды: «Безнең әтиләр – биш бала, әти төпчеге. Аның 4 апасы бар. Әби белән бабай вафат булгач, авылдагы чери башлаган кеченә генә йортны бүлә башладылар. Әти бәхәсләшеп тә тормады, «миңа бернәрсә дә кирәкми, сезгә булсын», дип әйтү белән чикләнде. Ә апалар, әле һаман шул йортны бүлә алмыйча, бер-берсе белән талашып, кычкырышып яталар. Шунысы гаҗәп, аларның анда берсе дә торырга, бәрәңге утыртырга да җыенмый, һәрберсенең үзләренең көйләнгән тормышлары, торырга йортлары бар».

Тормышта мондый мисаллар бик күп, һәрберсен яза башласаң, биредә урын да җитмәс.
Менә шундый ыгы-зыгылы чорда иң еш бирелә торган сораулар –туганнар арасындагы мөнәсәбәт хакында. «Мин туганнар белән элемтәне сакларга тырышам, ә алар миңа һич уңай карашта түгелләр, шалтыратсам, телефоннарын алмыйлар, килсәм, чәй эчертмиләр, «вакытыбыз юк әле, китәсебез бар», дип сәбәп табалар. Бүләк бирсәм, алмыйлар, «синнән берни дә кирәкми, рәхмәт», диләр, «ватсап»ларына язсам, җавап бирмиләр. Нишләргә?

Туганлык җепләрен өзүчеләрдән буласым килми», – ди туганлык кадерен белүчеләр. Аларның бу сорауларына җавап итеп, пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم хәдисен китерәм: Әбү Һүрайра радыяллааһү гәнһү әйтте:

«Бервакыт берәү: «Әй, Әллааһның илчесе صلى الله عليه وسلم, минем туганнарым бар һәм мин алар белән туганлык бәйләнешләрен сакларга тырышам, ләкин алар бу бәйләнешләрне өзәләр; мин аларга яхшылык кылам, ә алар миңа зыян китерәләр; мин алар белән йомшак мөнәсәбәттә, ә алар миңа дорфалык күрсәтәләр!» (Ягъни, минем белән туганлык җепләрен сакларга теләмиләр) – диде. (Ул моңа каршы): «Дөреслектә, әгәр эш син әйткән кебек торса, димәк, син аларның авызларын кайнар көл белән тутырасың, һәм син болай эшләми башлаганчыга кадәр Әллааһ тарафыннан синең аларга каршы ярдәмчең булыр!» (Мүслим 6525).

Бу хәдис туганнарың синең белән араны өзсәләр дә, аңа карап, син аларга яхшы мөнәсәбәт күрсәтүдән туктама, ди, син араны өзгәнчегә чаклы Әллааһ синең белән булыр, сиңа ярдәм күрсәтеп торыр, ди.

АЛЛАҺЫМ! БИРГӘННӘРЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР!

Фото: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев