Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Нәрсә ул Әл-Бәрзах?

Кешенең ахирәттәге тормышы нәкъ менә үлгәннән соң башлана.

Фото: ясалма интеллект

Мәгълүм булганча, үлем – ул җанның тәннән аерылуы. Җанның үлем вакытындагы һәм үлемнән соңгы халәте галимнәрне генә түгел, гади кешеләрне дә бик кызыксындыра.

Коръән һәм сөннәттә бу хакта мәгълүмат күп түгел, әмма шунысы билгеле – кеше үлгәннән соң җанның Кыямәт көненә кадәр булачак урыны «Әл-Бәрзах» дип атала.

Бәрзахта кеше үлгән көненнән башлап, кабереннән кубарылуына кадәр булачак. Һәрбер кеше, бу дөньядан нинди хәлдә китүенә карамастан, Бәрзах тормышын үтәчәк һәм Кыямәт көнендә кабереннән кубарылачак.

«Әл-Бәрзах» сүзенең телдәге мәгънәсе – «ике нәрсәне бүлә торган пәрдә» яки «киртә».
«Әл-Бәрзах» төшенчәсен шулай тәгаенләп була: «Әл-Бәрзах» ул фани дөнья белән Кыямәт көнен бүлә торган ара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев