Намаз турындагы сорауларга җаваплар
Сорауларга Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
– Намазны күзеңне йомган килеш укырга ярыймы?
– Башка диндәгеләр гыйбадәтләре вакытында күзләрен йома, аларга охшамас өчен, күзне йомып намаз уку мәкрүһ санала.
– Кеше күзләрен ихласлылык белән укыганда да йомарга мөмкин бит...
– Кайбер галимнәр, андый очракта ярый, ди. Әмма йоммау хәерле.
– Намаз укыганда күңелгә чит уйлар керсә, намаз кабул буламы?
– Намазны бирелеп укырга, Аллаһ каршында басып торуыңны онытмаска кирәк. Намазның савабы – күңелебезне җыюда, аның хәрәкәтләрен башкаруда гына түгел.
– Намаздан соң тәсбих тарту мәҗбүриме?
– Тәсбих тартуның савабы бик зур. Пәйгамбәребез (с.г.с.) «Кем намаздан соң утыз өчәр тапкыр сөбханаллах, әлхәмделиллаһ, Аллаһу әкбәр һәм йөзенчесендә «Ләә иләһә иллАллаһу уәхдәһу ләә шәрикә ләһү Ләһул-мүлку уә ләһул-хәмду уә һувә гәлә күлли шәйиин кадиир» дисә, диңгез күбеге кадәр гөнаһлары булса да, ярлыканыр иде, ди. Без бу саваптан мәхрүм калырга тиеш түгел.
– Бер намазың казага калса, башта анысын укыргамы, әллә вакыты кергәненме?
– Әгәр дә мисал өчен ахшам намазы кергән, ә синең икенде казага калган икән, башта аны, аннары ахшамны укыйсың. Әгәр дә ахшам намазы вакыты чыгарга күп калмаган булса, башта аны, соңрак казага калган икендене укырга кирәк була. Иң мөһиме – башта тәүбә итәргә кирәк. Аллаһы Тәгаләдән күңелдән гафу сорыйсың һәм намазны бүтән калдырмаска ният кыласын.
– Казага калган намаз өчен өч тапкыр «Аятел-көрси» уку да җитә дию нәрсә ул?
– Бу – хорафат. Аңа ышанырга кирәкми.
– Аракы эчкән кешенең намазы 40 көн кабул булмый, диләр, аңа 40 көн буе намаз укымый торса да буламы?
– Бердән, намаз укучы аракы эчәргә тиеш түгел. Намазның фарызы кеше өстеннән төшми, шуңа да ул аны бер көнен дә калдырмыйча укырга тиеш. Шуның белән фарызны өстеннән төшерә, әмма намаз өчен савабы булмый. Бер рюмка аркасында 40 көнлек саваптан мәхрүм каласың. Фарызны үтәмәсәң, гөнаһ языла.
– Өйдә намазны ирең белән бергә уку мәҗбүриме?
– 27 савап аласың килсә, җәмәгать булып укыйсың.
– Намазлар арасында булган гөнаһларың бетә, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
– Пәйгамбәребез әйтүенчә, кеше намаз укый икән, аның намазлар арасында кече гөнаһлар бетеп бара. Олы гөнаһларга тәүбә итәргә кирәк.
– Мәхшәр көнендә фарыз намазларында кимчелек булганнарга Раббыбыз: «Карагыз, минем колымның нәфел намазлары юкмы?» – дип әйтер ди. Әгәр булса, фарыз намазларының хаталары шул нәфел намазлары белән каплана икән. Нәрсә соң ул нәфел намазлары?
– Алар – саваплы өстәмә намазлар. Мәшһүр нәфел намазларына хаҗәт, тәүбә намазы, сәфәр, шөкер намазы, духа намазы, мәчет, истихара һәм башка намазлар керә.
– Намаздагы догаларны ятлап өлгерә алмаган кеше аны китаптан карап укый аламы?
– Ин шаа Аллаһ, андый кешегә ярый, иң мөһиме – ул укысын. Аннары, тора-бара, догаларны яттан өйрәнер.
Дилбәр Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев