Мулла Иле мәчетенә истәлекле такта куелды
29 гыйнвар иртәсендә районыбызның Мулла Илендә олы бәйрәм тантаналары – 2023 елда үзенең 150 еллыгын билгеләп үткән, чыгышы белән Олы Шырдан авылыннан булган, 1нче гильдия Казан сәүдәгәре, Казан вә Рәсәйнең мактаулы гражданины, ерак бабам Мөхәммәтҗан Нәзир углы Габбасов (Казаков) акчасына, игәнәче Шафигулла Фәтхулла углы Усманов җитәкчелегендә төзелгән тарихи мәчеткә истәлекле такта урнаштыру, XlX, XX гасырларда авыл халкына иман нуры таратып бакыйлыкка күчкан имамнар рухына дога кылу чаралары уздырылды.
Шушы зур җыенда авыл халкы да, дини белем алучы, Коръән сүрәләрен моңлы аһәң белән яттан укучы итәгатьле яшьләр дә, тирә-як авыллардан, Норлаттан килүче дин әһелләре, Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән калаларыннан мәчетне олылап кайтучы мәртәбәле кунаклар да, мәчеткә һәрдаим ярдәм кулын сузучы игәнәчеләр дә, дини кануннарны гомерлек юлдашлары итеп сайлаган, белемле, хөрмәткә лаеклы гүзәл затларыбыз да катнашты. Күркәм чарага Яшел Үзәннән Габделхәмит хәзрәтнең дә кайтуы нур өстенә нур булды, дәрәҗәсен күтәрде, күңелләрне борчыган күп сорауларга җаваплар табылды. Яшь хәзрәт Эмиль тарафыннан дини белемгә тартылган яшьләребезнең булуы да иман нурының бу җирлекне киләчәктә дә яктыртачагына ачык дәлил булып ышаныч чаткыларын уятты.
Мәчеттә өйлә, икенде намазлары укылды. Чакырылган авыл халкы, кунаклар мул сыйлы табын артында да Мулла Иле халкына тугры хезмәт иткән дин әһелләре хакында фикер алыштылар, булган бар мәгълүматны туплап, олы буын авылдашлары берлән берлектә теркәп, аерым басма равешендә бастыру турында да фикерләрен җиткерделәр. Изге теләкләре, гамәлләре тормышка ашсын дип телисе генә кала. Амин!
Әлегә чара тарихи мәчетнең имам хатибы Рияз хәзрәт вә аның алыштыргысыз, бар чараларны оештыруда да башлап йөрүче инициатор, сценарияләрен төзүче, күркәм эшләре белән халык ихтирамын казанган Абдуллин Ирек тырышлыгы белән башка карьяларга да үрнәк булырлык итеп оештырылуы да әлбәттә бәхәссез иде.
Муллалар иле, нәсел шаҗәрәләре Муллаголга барып тоташкан тырыш, укымышлы, зыялы Мулла Иле җирлегендә ерак бабам Мөхәммәтжан Казаковның мәтди ярдәме кергән, игәнәче Шәфигулла Усманов тарафыннан төзелеп, файдалануга тапшырылган тарихи мәчет әле яшәр, халыкка озак еллар тугрылыклы хезмәт итәр кеби күркәм уйлар илә кайтыр юлга кузгалдым. Сау бул, Мулла Иле, яңа очрашуларга тиклем!
Ирек Сафин.
Олы Шырдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев