Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Мөслимәләр компьютерны өйрәнә

Хәзер компьютерны белмичә ерак китеп булмый. Заман техникасы яшьләр өчен гади эш коралына әйләнсә, өлкән яшьтәгеләргә аның асылына төшенү өчен шактый тырышырга кирәк. «Юк, мин булдыра алмыйм!» - дип, кул да селтәп булмый, чөнки компьютерны белү - заман таләбе, аралашу ысулы, кыскасы, ул синең хәзер ручкаң да, китабың һәм дәфтәрең...

Хәзер компьютерны белмичә ерак китеп булмый. Заман техникасы яшьләр өчен гади эш коралына әйләнсә, өлкән яшьтәгеләргә аның асылына төшенү өчен шактый тырышырга кирәк.

«Юк, мин булдыра алмыйм!» - дип, кул да селтәп булмый, чөнки компьютерны белү - заман таләбе, аралашу ысулы, кыскасы, ул синең хәзер ручкаң да, китабың һәм дәфтәрең дә, киңәшчең һәм хәтта кибетең дә. Юкка гына аны «дөньяга тәрәзә» дип атамыйлар. Шуңа күрә хәзер әле тегендә, әле монда өлкәннәр өчен компьютер ликбезлары ачылып тора. Яшел Үзән шәһәре мөслимәләре дә быел компьютер нигезләрен өйрәнергә теләк белдергән. Аларның бу теләген уңышлы гына тормышка ашырырга Яшел Үзән мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Ирек Җаппаров һәм 5нче гимназия директоры Нәкыя Чибинева булышып җибәргән. Хәзер 15 мөслимә 5нче мәктәпкә бик теләп укырга йөри. Өйрәтүче укытучылар да бик мөлаем, хезмәтләрен бик яратып башкара. Катлаулы техника белән эш иткәндә югалып калмаслык итеп, бөтен нечкәлекләрен төшендерә.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең инициативасын күтәреп алып, аларның белемнәрен арттыру теләгенә каршы чыкмыйча ярдәм кулы сузган өчен, Яшел Үзән мөслимәләр берлеге әгъзалары һәм рәисе Вафилә Хикмәтуллина Ирек Җаппаровка һәм Нәкыя Чибиневага зур рәхмәтен ирештерә, авыр һәм четерекле хезмәтләрендә иҗади уңышлар тели. Аллаһ Тәгалә дә мондый олы йөрәкле кешеләрне үз ярдәменнән ташламас. Белем алу, синең ничә яшьтә һәм кем булуыңа карамастан, беркайчан да соң түгел. Моны онытмыйк.
Ә.Асылгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X