Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Мөселман кешесенең Аллаһы Тәгалә һәм Пәйгамбәребезгә карата вазифалары нинди?

Аллаһы Тәгаләгә карата вазифалар:

  • Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, Аның исем һәм сый-фатларына иман китерү;
  • Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәү һәм тыйганнарыннан тыелу;
  • Аллаһы Тәгалә биргән санаусыз нигъмәтләргә шөкрана кылу;
  • Аллаһы Тәгаләгә карата сөю хисен күңелгә урнаштыру;
  • Аллаһы Тәгаләдән курку; Аңа карата һәрвакыт тәрбияле, әдәпле булу, Аның исемен хөрмәт белән телгә алу.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә карата вазифалар:

  • Пәйгамбәребезнең пәйгамбәрлегенә иман китерү;
  • Пәйгамбәребез аңлаткан дини мәсьәләләрнең дөреслеген һәм боларның Аллаһы Тәгаләдән икәнлеген кабул итү;
  • Аның әхлагы белән яшәү;
  • Пәйгамбәребезнең бөтен кешелеккә пәйгамбәр буларак җибәрелгәнен кабул итү;
  • Тормышын үзебезгә үрнәк итү, аның сөннәте буенча яшәү;
  • Исемен ишеткән вакытта «салләллаһу галәйһи вә сәлләм» яисә «галәйһиссаләтү вә сәлләм» дип хөрмәт белән искә алу;
  • Аллаһы Тәгаләне һәм Пәйгамбәребезне үз җаныбыздан да артык ярату һәм хөрмәт итү.

«Ислам тәрбиясе» китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев