Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Мәңгелеккә юл

Мөселманның бөтен гомере, туганнан алып үлгәнгә кадәр, шәригать кануннары белән билгеләнә. Аны теге дөньяга олылап озату шулай ук системага салынып, аның үз йоласы бар. Әҗәле якынлашкан кешене йөзен кыйблага - бөтен мөселман Мәккәгә карап намаз укыган якка (кабердә дә ул шулай ятачак) борып яткырырга, янында ясин-шәрифне һәм башка догаларны укырга...

Мөселманның бөтен гомере, туганнан алып үлгәнгә кадәр, шәригать кануннары белән билгеләнә. Аны теге дөньяга олылап озату шулай ук системага салынып, аның үз йоласы бар.

Әҗәле якынлашкан кешене йөзен кыйблага - бөтен мөселман Мәккәгә карап намаз укыган якка (кабердә дә ул шулай ятачак) борып яткырырга, янында ясин-шәрифне һәм башка догаларны укырга кирәк. Аның үзенең дә: «Әшһәдү әллә иләһә иллаллаһү вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән әбдүһү вә рәсүлләләһи» дигән сүзләрне әйтүе бик мөһим. Бу шәһәдә исламның биш нигезенең берсе булып тора. Аны әйткән кеше мөселманлыгын исбатлап, үзенең физик һәм әхлакый хәлен җиңеләйтә.
Кеше үлгәч, аның күзләрен йомдырып, авызын ябып, иягеннән, авызы ачылмасын өчен, яулык белән бәйләп куярга һәм мөмкинлектән чыгып, җирләү хәстәрен күрә башларга кирәк.

Мәетне юу
Мәетне юу аны үлем шакшысыннан чистарту һәм хөрмәт итү булып исәпләнә. Юу-чистарыну булгач, мәетнең башта киемнәрен салдырырга кирәк. Мәет махсус тагаракка салына. Тагаракны ничек урнаштыруга карата аерым күрсәтмәләр булмаса да, юу өчен уңайлы шартларны исәпкә алырга кирәк.
Мәетне сул ягына яткырып, уң ягыннан юа башларга, аннан соң уң ягына борып, сулын юарга була. Кагыйдә буларак, мәет шулай өч тапкыр юыла. Беренче тапкыр чиста җылы су белән, икенчесендә хуш исле су белән юыла. Өченчесендә суга камфара салына. Хатын-кызлар да ир-атлар кебек юыла. Балаларны юуындыру башкалардан аерылмый. Мәетне гадәттә бер җенестәгеләр юа. Мөмкинлек булмаганда ир-ат - бәләкәй кызны, ә хатын-кыз малайны юа ала. Хатыны - ирен.

Мәетне төрү
Мәет өчен каралган кием өч әйбердән торырга тиеш: җәймә (изар), плащ (рида), күлмәк (камис). Хатын-кызларга килгәндә, ул биш әйбердән тора: күлмәк, яулык, җәймә, тукыма кисәге, бәйләвеч. Кәфеннең төсе ак булса, әйбәтрәк булыр.

Носилканы ничек алып барырга
Мәет кәфенгә төрелгәч, аны носилкага салалар. Галимнәр фикеренчә, носилканы дүрт яктан дүрт кеше алып барырга тиеш. Мәетне башы белән алдан алып барырга кирәк, чөнки баш гәүдәнең иң мөһим өлеше булып тора. Озатучылар арттан барырга тиеш. Мәет артыннан машинага утырып бару рөхсәт ителә, әмма үлгән кешегә хөрмәт йөзеннән җәяү бару өстенрәк булып тора. Мөселман йоласы буенча озатучылар, хисләрен белдергәндә, тыйнаклык күрсәтергә тиешләр. Үлгән кешегә хөрмәт йөзеннән мәет кабергә төшерелмичә торып, утырырга ярамый.

Җеназа намазын уку рәвеше
Җеназа намазы укыганда имам мәетнең кайсы ягында торырга тиеш? Ул үлгән кешенең күкрәге турысында булырга тиеш. Имам дүрт тәкъбир укый. Кулларын беренчесендә генә күтәрә.

Каберне әзерләү
Мәетне күмү мәҗбүри эш санала. Үлгән мөселманны яндырмыйлар. Мөселманнарда ул тәмугта януга тиң.

Җирләү
Мәетне кабергә кыйбла ягыннан төшереп, ләхеткә куялар. Кабергә төшерүчеләрнең саны күпме булу мөһим түгел. Мәетне кабергә төшереп, ләхеткә куйганда «Бисмилләһи вә әлә милләти Рәсүлилләһи» яисә «Бисмилләһи вә фи сабилилләһи вә әлә милләти Рәсүлилләһи» дип әйтелә. Җирләгәндә хатын-кызны җәймә белән каплыйлар, ир-атны - юк.
Кабернең өсте турыпочмаклап түгел, ә дугасыман өеп куела. Ул кабер өстеннән бер карыш югарылыкта булырга тиеш. Кабер өстенә таш плитә куярга киңәш ителми. Шулай ук кабер өстендә намаз укырга кирәкми. Болардан тыш мәет өчен намаз каберләр арасында да укылмый. Дингә ышанганнарга гына кабергә килергә һәм мәет өчен дога укырга рөхсәт ителә. Аллаһ илчесе болай дигән: «Мин сезгә зиратка килергә рөхсәт бирмәдем, хәзер килегез. Алар сезгә теге дөнья турында хәтерләтеп торыр».

Үлгән кешене искә алу
Галимнәр бертавыштан шуны искәртә: мәетнең якыннарына күмәр алдыннан да, аннан соң да еларга рөхсәт ителә, әмма тавыш чыкмаслык, әйткән сүзләр ишетелмәслек булсын, начар сүзләр әйтелмәсен. Шулай ук кычкырып еларга кирәкмәс. Галимнәр мәет өчен Аллаһтан гафу итүне сорасаң, ул аларга файда китерер, диләр. Әгәр аның өчен сәдака бирсәң һәм табынуның кайбер төрләрен үтәсәң (мәсәлән, хаҗ кылу) дә, Коръән укысаң мәет өчен әйбәт булачак.

КЕМНЕ ЧАКЫРТЫРГА
Гадәттә якыннарын югалтучылар башта югалып калалар: нәрсә эшләргә, кая шалтыратырга белмиләр. Шуны исегездә тотыгыз: әгәр кеше өйдә якыннары янында ял яисә бәйрәм көннәрендә үлсә, «Ашыгыч медицина ярдәмен» чакыртырга кирәк. Гадәти көндә көндезге вакытта, табиб район поликлиникасыннан чакыртыла.
Әгәр бәхетсезлек юлда чыкса, ул вакытта мәет суд-медицина моргына җибәрелә. Шуңа күрә, Аллаһ сакласын, әгәр туганың яисә якының югалса, 03 телефонына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Патологоанатомия тикшерүен уздыру-уздырмауны табиб хәл итә. Әгәр дә табиб үлем сәбәбен ачыклый алмаса, ул, мәетне патологоанатомия бүлегенә җибәрү өчен, махсус медицина хезмәтен чакырта.

Үлем турында
табиб белешмәсе
Әгәр үлемне констатацияләгәндә «Ашыгыч ярдәм» табибы үлем сәбәбен ачыклый алса (олы яшьтә булса, яисә озак вакыт авырса), ул вакытта үлем турында белешмә район поликлиникасында бирелә. Аны алганда үлүченең паспорты һәм белешмә алучының да үз паспорты булуы кирәк. Бу медицина документы үлгән кешенең туганнарына һәм якыннарына гына бирелә.
Әгәр кеше дәваханәдә үлсә, дәвалаучы табиб яисә шәфкать туташы бу турыда аның якыннарына әйтеп, мәетнең кайсы моргта булуын һәм үлем турында белешмәне кайдан алырга мөмкин булуын хәбәр итә.

күмү чыгымнары
Яшел Үзәндә, Украинская урамындагы ритуаль бюродан алган мәгълүматларга караганда, чардуганны 4250 сумга, мәрмәр кабер ташын 10 мең сумга кадәр, мәрмәр вагыннан ясалган кабер ташын 2450 сумга сатып алырга була. Ритуаль хезмәтләр күрсәтү бюросында кәфенлекләр һәм башка кирәк-яраклар бөтенесе бергө 1120 сум тора. Ләхет такталары - 1600 сум. Ритуаль автобус 1500 сум, кабер казыту 5 мең сум тирәсендә булырга һәм бөтен чыгым 15-20 мең сумга төшәргә мөмкин.
Әлфия Зыякаева
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев