Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Мәхәббәт ул нәрсә?

Гомумән бармы икән ул, әллә киресенчә без уйлаганнан да зуррак хисме? Заманасы белән мәхәббәтне аңлау да үзгәрәме? Һәм ни өчен аны Аллаһы Тәгалә биргән бүләк дип карарга кирәк? Иске Таш мәчете имам хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс белән без шул сорауларга җавап эзләдек.

– Мәхәббәт төшенчәсен бүген дөрес аңлап бетермиләр кебек. Шул ук гашыйк булуны да мәхәббәт дип кабул итәләр. Гашыйк булу, мавыгу, шәһвәт, ягъни русчалап әйткәндә, страсть – алар бүген бар, иртәгә юк. Ә мәхәббәт – бөтенләй икенче хис. Чынлап яратасың икән, ул бетми дә, сүрелми дә.

– Мәхәббәтме, юкмы икәнен ничек белергә соң?
– Башта кеше гашыйк була. Тора-бара ул ярата башлавын аңлый. Мәхәббәтме ул, түгелме? Коръәндә моңа җавап та бар. Аллаһы Тәгалә: “Без кешеләрнең күңелләренә мәхәббәт белән рәхимлекне бергә салдык”, – ди. Кеше үзенең сөйгәне турында кайгыртса, аңа карата ихлас һәм рәхимле булса, нинди генә сынаулар килсә дә, ярату хисе калса, бу – мәхәббәт.

Юк икән, ул – мавыгу, шәһвәт кенә, моннан тыш эгоистлык, үз-үзеңне ярату. Чын мәхәббәт булганда, кеше сөйгәненә карата сабыр була, аңа ышана, таяна, тормыш мәгънәсен аңарда күрә һәм бернинди шартларга карамыйча яратуын дәвам итә. Аллаһы Тәгаләгә карата яратуыбыз да шулай булса иде.

Яраткан очракта да, Аны иң соңыннан, акчадан, кәнәфидән, хатыннардан соң гына искә алабыз. Беренче чиратта Аллаһы Тәгаләне яратырга тиешбез. Аны яраткан кешедә башкаларга карата да ярату хисе булачак, анда ялганга, нәфескә, эгоистлыкка урын калмый. Аллаһы Тәгалә безнең күңелләргә ярату хисе салып калдырган, аны үзеңә бүләк дип кабул итәргә кирәк.

– Ярату хисе сүрелә аламы, әллә ул гомерлеккә буламы?
– Мәхәббәт хакына кеше тырышырга, хезмәт куярга тиеш. Яратуны кешенең күзенә карап кына билгеләп булмый, гамәленә карарга кирәк. Яшьләр яратам, ансыз яши алмыйм, ди дә гаилә корып куя. Бер-ике елдан талак тикшерергә чакыралар. Кызганыч, көнне беренче яртысында никах укыйм, икенче яртысында талак мәсьәләсен хәл итәм. Өйләнешкәндә, гомерлеккә бергә, диләр, берничә елдан ярату үтте, дип сукраналар.

Мәхәббәт бар икән, ул бетми. Кеше нинди генә халәткә төшсә дә, ул аны яклый, аңлый, ташламый. Бер елдан бер-берләрен күрәсе килми икән, мәхәббәт булмаган дигән сүз. Бүген яшьләр чын мәхәббәт дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Гашыйк булу, шәһвәттән узмыйлар.

– Замана белән мәхәббәтне аңлау да үзгәрәме икән әллә?
– Тормыш рәвеше белән бәйле рәвештә хисләр дә үзгәрә шул. Хәзер яшь кызлар арасында шундый тенденция яши: аларча егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр өч этаптан тора. Беренчесе – никахка кадәр кинога, шугалакка йөрергә, аралашырга кызыклы кеше белән очрашырга кирәк. Әмма ул егет гаилә кору өчен түгел.

Икенче этап – бу егетне калдырып, җитдирәк, акчалырагын табарга. Аның белән гаилә корып яшәргә, бала үстерергә дигән ният белән очраша. Ир белән хатын булалар, гаилә һәм бала мәшәкатьләре белән шәхси үсеш туктала, әрләшү, бәхәсләшү китә.

Шуннан инде өченче этап башларга исәп. Тәҗрибә тупланган, яңа кызыксынулар барлыкка килгән, аларны синең белән бүлешә торган башка ир кирәк. Бөтенесе дә андый түгел, әмма шундый фикерне күбесе дөрес дип белә һәм шулай яшәмәкче дә.

Ни өченме? Чөнки гаилә институты үлеп килә. Бездә генә түгел, бөтен илдә дә, хәтта мөселман илләрендә дә шулай. Бүген хатын-кызлар ирләргә бәйле түгел. Акча эшли, фатир ала, машина йөртә, бала таба да нәрсәгә бу иргә түзеп яшәргә әле ди дә аерыла. Кемгә генә шалтыратсаң да, хатын ике баланы алды да чыгып китте, йә булмаса, хатын куып чыгарды, диләр. Хатын хәл итә дә куя шулай. Күп очракта сабыр гына итәргә кирәк, менә шул җитми.

Аерылу сәсәбен ярату бетте дип аңлаталар. Әмма яратуны һәркем үзенчә аңлый. Ир-ат өчен аның өйгә ипи, сөт алып кайтуы ярату билгесе. Ә хатын-кызга комплимент ишетергә кирәк. Аныңча мәхәббәт матур сүзләрдә. Мәхәббәт өрәк кебек, бөтен кеше аны сөйли, әмма беркемнең дә күргәне юк. Гаилә коргач, мәхәббәт бер-береңә түзем-сабыр булуга кайтып кала.

Элек никахның рухи көче, ә аерылуның ояты булган. Кызлар аерылган егеткә кияүгә бармаган. Аннары гаиләсез яшәү бик авыр булган. Хезмәт хакы да, социаль пособиеләр дә юк ул заманда. Бөтен өмет ир тапкан малда. Хәзер тәрбия дә башка, югары белем аласың, карьера ясыйсың, фатирлы буласың, ә ир шуңа кушымта гына. Мәхәббәтне шәһвәт дәрәҗәсенә генә төшерү дә бар, аларны икесен тиң күрәләр. Чынлыкта мәхәббәт бик җитди төшенчә.

– Мәхәббәтне саклап калу өчен нәрсә эшләргә киңәш итәсез?
– Аны саклап ятарга кирәкми. Акчаны берәр эшкә инвестицияләп, аннан керем алып булган кебек, мәхәббәт тә хезмәттә булырга тиеш. Гаилә тормышында көндәлек эшкә кереп китсә, ярату бетми. Ярату синең гамәлләреңдә чагылырга тиеш. Мәхәббәт ул зур сынау, имтихандагы кебек, аны “биш”кә бирергә кирәк.

– Кемгә кияүгә чыгачасың яки өйләнәчәгең язмышыбызга алдан ук язып куелганмы?
– Кем белән булачагың алдан билгеле, әмма син сәбәбен кылырга тиешсең. Кул кушырып, барыбер Аллаһ язганча булачак дип утырырга да кирәкми. Коръәндә, тәкъдир буенча җавап бирерсез, дигән бер аять тә юк. Гамәлләребез өчен җавап тотачаксыз, диелә.

Мәхәббәт хисен Аллаһы Тәгалә беренче капитал сыйфатында бирә. Күңелеңә салынган шул хисне дөрес куллана белергә дә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә: “Һәр нәрсәнең башында мин сезгә илһамлану бирермен”, – ди.

– Җавапсыз мәхәббәттән тилмерүчеләр дә бар. Аларга нәрсә киңәш итәсез?
– Насыйп яр ул синеке. Бергә булырга язмаган икән, димәк ул синең кешең түгел. Ничек кенә бәргәләнсәң дә, үзеңнеке итә алмыйсың. Тырышлыкны куярга кирәк, әмма аның өчен үзеңә зур авырлык алырга, гөнаһка да барырга кирәкми, син аның белән тәкъдиргә каршы киләсең булып чыга.

Яшь кызлар егетләрне сөйдергеч ярдәмендә дә үзләренеке итәргә тели. Матур яңгыраса да, ул – сихер, бик зур гөнаһ! Сихерләнгән кеше сәламәт түгел инде, чөнки син аны авыруга сабыштырасың. Ә газабы сиңа төшәчәк, ул җәзасыз калмый.
 

Дилбәр Гарифуллина
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев