Кыямәт көнендә күләгә астында нинди 7 кеше булачак?
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам болай дигән : «Аллаһы Тәгаләнең күләгәсеннән башка бер күләгә дә төшмәгән көнне бу кешеләрне Аллаһы күләгәгә кертер:
- Гадел хөкемдар;
- Кодрәтле вә Бөек Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылып үскән егет;
- Йөрәге белән мәчеткә тагылган кеше;
- Аллаһы Тәгалә хакына бер-берсен яраткан һәм шушы ярату аркасында күрешкән, шушы ярату аркасында аерылышкан ике кеше;
- Югары хәлле чибәр бер хатын үз янына чакырып та (зина кылырга): «Мин Аллаһыдан куркам», - дип баш таркан кеше;
- Уң кулы белән биргән садаканы сул кулы күрмәгән (яшерен рәвештә) кеше;
- Ялгызлыкта Аллаһы Тәгаләне искә төшергәндә, күзләре яшьләнгән кеше».
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев