Күркәм холык һәм әдәп кешене дөньяда – бәхетле, ахирәттә җәннәтле итә
Пәйгамбәребездән: *«Кешеләр күбрәк нәрсә сәбәпле оҗмахка керәчәкләр?» – дип сораганнар. Ул: «Аллаһыга тәкъва булу һәм күркәм холык»,*– дигән (Тирмизи риваяте).
Әлеге хәдистә ике гамәл килә: тәкъвалык һәм әхлак. Болар – кошның ике канаты кебек. Икесен дә аңлап китик.
Беренче канат: тәкъвалык. Гадәттә: Аллаһыга тәкъва булуны – Аннан курку дип тәрҗемә кылалар. Ләкин, тәкъвалык – кешенең курыккан нәрсәсеннән киртә булдырып, аннан саклануы була ул. Колның Раббысына тәкъва булуы – Раббысының ачуыннан, газабыннан саклануы.
Бу исә, Ул кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу аша тормышка ашырыла. Димәк, оҗмахка керергә теләгән кеше, иң әүвәл, Аллаһы безгә йөкләгән фарызларны үтәүне тәртипкә китерергә һәм харам эшләрдән тыелырга тиеш. Мәсәлән: бер кеше садака бирә, әмма өстендә фарыз булган зәкәтен түләми.
Нәфел уразаларын тота, ә Рамазанның фарыз уразасын тотмый. Башта – фарызларны үтәү һәм харамнардан тыелу зарур, аннан соң башка игелекләрне дә кылырга була. Ә кемдер баш-аяк харамга чумган, әмма үзен: «минем изгелекләрем күп», – дип юата.
Йә, Раббым, безгә Үзеңнең әмерләреңне үтәүне насыйп әйлә. Үзең куйган чикләрне бозудан сакла.
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев