«Ләббәйкә» дип гел әйтеп йөрсәң, хаҗга бару мөмкинлегең арта диләр, хакмы?
Газета укучыларыбызның сорауларына Сәлимҗан хәзрәт Домнин җавап бирә.
Фото: ясалма интеллект
– Әти-әни мин тугач гакыйка корбанын чалдырмаган булганнар, аны үзеңә чаласы буламы?
– Хәдисләрдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, пәйгамбәр булганнан соң, үзеннән гакыйка корбанын чалдырган диелә. Һәрхәлдә, гакыйка корбаны вәҗеб, мәҗбүри рәвештә эшләнә торган корбан түгел. Үз теләгегезгә һәм мөмкинлегегезгә карап эшләгез.
– Үрмәкүчне үтерергә ярамый дигән сүз каян килеп чыккан? Шундый ышану да бар бит: “Үрмәкүчне үтерсәң, сыерың сөт бирми башлар”. Хәдисләрдә моның турында сүз бармы?
– Тик торганнан гына хайван-бөҗәкләр дөньясына зыян салырга ярамый. Иллә мәгәр, сиңа зыян итә яки куркыныч яный икән, шул вакытта алардан сакланырга була. Әмма “үрмәкүчне үтерсәң, сыерың сөте бетәр” дигән хәдисне белмим. Халыкта киң танылган ырым-шырымнарга охшаган. Игътибар итмәгез андый сүзләргә!
– Кеше вафат булгач, аның Аллаһ куйган фәрештәләре кая китә?
– Әйе, һәр кешенең, бу дөньяда яшәгәндә, аңа махсус беркетелгән ике фәрештәсе бар. Берсе – изгелекләрен, икенчесе гөнаһ-хаталарын язып, билгеләп барыр. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Кеше сөйләгән һәрбер сүзен көтеп торучы фәрештә язар”, – дип хәбәр итә. Ә инде адәм баласы вафат булгач, фәрештәләрнең кайда китүе билгесез. Монысын бер Аллаһ кына белә.
– Ни өчен җәннәткә керүчеләрнең яше нәкъ менә 33 яшь?
– Бу гомер саны хәдисләрдә искә алына. Галимнәребез моны “кешенең иң тулып җиткән, камилләшкән вакыты” дип аңлаталар.
– Гомрәне үзем, әти-әни өчен кылдым дип сөйләүчеләр бар. Бер баруда бөтен кеше өчен гомрә хаҗы кылып буламы?
– Вафат булган кеше өчен хаҗ яки гомрә үтәргә ярый. Ләкин ул кеше үзе өчен хаҗ кылган булырга тиеш, дип әйтәләр. Шулай ук галимнәребез бу эштә арттырмаска кушалар. Чөнки Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе бер сәфәрдә бер генә гомрә үти торган булган. Сәхабәләребез дә мөселман булып вафат булган туган-тумачалары өчен гел-гел гомрә кылмаганнар. Шуңа күрә әгәр кеше “изге җирләргә башка килә алмамдыр” дип уйлый икән, галимнәр фикеренчә, ул иң якын кешеләре – әтисе һәм әнисенә кылса ярый.
– Витр намазын казага калдырып укыйсымы?
– Витр намазын бер сәбәпсез калдырырга ярамый. Әгәр йокыга талып яки онытып җибәрсә, ул вакытта кояш чыккач каза кылып укый.
– Хәйз вакытында намаз, Коръән укырга ярамавын беләбез. Ә сүрәләрне яттан укырга ярыймы? Зекерне?
– Андый вакытта намаз укырга, Коръәнгә орынырга, Коръәнне карап яки яттан укырга ярамый, дип әйтәләр галимнәребез. Ә зекер итүне рөхсәт итәләр.
– Шәригатьтә таң суы дигән нәрсә бармы? Имештер, аны өй түбәсенә куялар да авыручыны шуның белән коендыралар.
– Таң суы – халыктагы таралган бер ырым. Динебездә бу хакта хәбәр ителгән бер генә хәбәрне дә белмим. Аллаһ Илчесе пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кеше авырса – дәвалансын. Аллаһ барлык чирләргә дә дәвасын бирде. Бер генә чирдән дәва булмас. Ул – үлемдер”, – диде. Шуңа күрә авырып киткән кеше ышанычлы табибларга барсын. Һәм төрле шикле нәрсәләрдән, ырым-шырымнардан сак булсын!
– Ләббәйкә дип гел әйтеп йөрсәң, хаҗга бару мөмкинлегең арта ди. Шуңа ачыклык кертсәгез иде.
– Ләббәйкә зекере – хаҗда һәм гомрәдә әйтелә торган изге сүз. “Ләббәйкә Аллаһүммә ләббәйк”, ягъни “менә мин Синең каршыңда, Раббым Аллаһым, менә мин Синең каршыңда”. Аның мәгънәсе дә бик тирән. Мөселман кешесенең тормышы шул мәгънә белән төзелергә тиеш. Ә инде Хаҗга барырга теләк булса, дога кылыгыз. Аллаһ Раббыбыз бар нәрсәгә кодрәтле. Ихластан кылынган догага җавап бирә.
– Танышыбыз намаз укымый, әмма терлекне бисмилла әйтеп чала. Бу ит хәләл була аламы?
– “Бисмилләһи Аллаһу әкбәр!” дип әйтелеп мөселман кулы белән чалынса, ул ит хәләл була. Намазның фарызлыгын инкярь итмәгән, оялчанлыктан яки ялкаулыктан намаз укымаган кеше гөнаһлы вә ләкин мөселман булып санала. Шуңа күрә бу шартлар үтәлгәндә ит хәләл булыр, иншаллаһ.
– Нәфел намазларын укырга ярамаган вакыт бармы?
– Нәфел намазлар биш вакыт кысаларында укылмый: кояш чыкканда, кояш баеганда һәм кояш иң югары ноктада – зенит ноктасында булса. Шулай ук икенде намазыннан соң кояш баеганчыга кадәр һәм иртәнге намаз укып кояш чыкканчыга кадәр нәфел намазлары укылмый.
– Мөселман кешесенә ат итен ашарга ярыймы?
– Ярый. Безнең кайсыбер өлкәләрдә яшәүче татар халкы ат итеннән башка бүтән бер итне дә ашамый.
– 70 мең тәһлил әйтү динебездә бармы ул?
– Китапларда бу хакта хәбәр итүче аять-хәдисләрне белмим.
Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев