Кем ул мөселман?
Мөселман дигәч күз алдыгызга нинди сурәт килә: кулына тәсбих тотып намазлыкта утыручы, сәдака бирүче, дога кылучы кешеме?
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Ә Пәйгамбәребез мөселманның чын сыйфатын бер җөмлә белән ачып бирә алган: мөселман сүзе белән дә, эше белән дә башка кешегә зыян китермәүче, дигән. Моны ничек эшләргә диярсез. Минемчә бу эшне нәфесен күрә һәм җиңә белгән кеше генә башкара ала. Пәйгамбәребез тормышыннан үземә һәрчак үрнәк булып торучы ике хәлне сөйлисем әле, алар аркылы күп сорауларга җавап табасың.
Бер вакыт Пәйгамбәребез янына бер ачулы кеше килә дә аны ямьсез сүзләр белән сүгә, яманлый башлый. Бу дорфалыкны күреп торган сәхәбәләр нишләргә белми, алар Пәйгамбәрне якларга тели. Тик ул аларны туктата һәм бу кешегә елмаеп, тыныч кына, яхшылык белән җавап кайтара.
Нинди стресс китерерлек вакытта да үзеңне тота белү, ачуга бирешмичә сабырлык күрсәтү барыбыздан да булмый шул. Тик Пәйгамбәребез безне шундый булырга чакырган икән, димәк бу мөмкин эш. Сине рәнҗеткәндә дә тешне кысып түзү түгел бу. Юк! Рәнҗетүче дәрәрәҗәсенә төшмәү дип аңлыйм мин моны. Бик ачу китерерлек, авыр вакытларда да акылны җуймыйча, эчке сабырлык белән, матур җавап кайтара белү. Бу кешенең – рух көче, күңел чисталыгы, шәфкатьлелеге турында сөйли. Һәм мондый җавап – бөтен сүзләрдән дә үтемлерәк, көчлерәк яңгырый, килешәсезме?
Тагын бер вакыйга. Бер кеше Абу Бакр белән башкалар каршында һәрчак дорфа, ямьсез сөйләшә торган булган. Берсендә Абу Бакр түзми, моңа да ачу белән җавап кайтара. Моны ишетүгә, Пәйгамбәребез урыныннан тора да чыгып китә. Абу Бакр бик борчылып аның артыннан йөгерә һәм сорый: «Әй, Пәйгамбәр, син миннән риза түгелме әллә?» – ди. Пәйгамбәребез болай дип җавап кайтара: «Теге кеше сиңа яман сүзләр әйткәндә синең янәшәңдә һәрчак бер фәрештә сине яклап торды. Син аңа шундый ук җавап кайтаргач, фәрештә бу җирдән чыгып китте. Мин дә аның артыннан чыктым. Чөнки ул урынны шайтан алды».
Күз алдына гына китерегез, кемдер безне кимсетеп, мескен хәлгә төшерергә тырышканда да безне фәрештәләр яклый икән бит! Фәрештәләр яклый! Әгәр мондый вакытлардан сабырлык һәм яхшылык белән чыга алсак, үзебез өчен күпме яклау, күпме бәрәкәт алабыз икән!
Ачуны китергән кешегә тагын да авыррак сүзләр әйтәсе, сүзләр белән күңелен яралыйсы, гаебен аңлатасы килә. Бу – безнең нәфесебез кичерүче нормаль хисләр. Нәфес пышыдавын тыңласак шулай эшлибез дә. Ә хәзер күңелне дә кушып карыйк. Күңелебез чиста, матур булса ул безгә башка юл турында искә төшерә. Иң элек тынычландыра, аннары әйтергә теләгән фикеребезне матур итеп, беркемне гаепләүсез генә, төпле итеп әйтергә булыша. Күпме сынап караганым бар, бу иң үтемле һәм нәтиҗә бирүче юл. Сез ничек уйлыйсыз?
Альбина Фазлыева
Догалы йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев