Карагуҗага имам кирәк!
«Карагуҗадан шалтыратуыбыз иде. Авылда 96 яшендә Гөлсем апа бакыйлыкка күчте. Бөтен шартларын туры китереп җирләр өчен хәзрәтебезгә мөрәҗәгать иттек. Ул исә намаз укымаган кешене озатмыйм дип, каршы килде. Без күрше районның Мәмдәл авылы хәзрәтеннән ярдәм сорарга мәҗбүр булдык. Шөкер, ризалашты, тиешенчә җирләдек. Урыны оҗмаһта булсын. Бу уңайдан газета укучыларның фикерен беләсебез килә иде».
«Әйтәм әле» сәхифәсенә дип менә шундый эчтәлектәге шалтырату кабул иттек. Газетада бастырасы идек тә, берьяклы гына фикер чынлыкка туры килерме, дигән шик туды. Аннан, бу мәсьәлә буенча укучылардан түгел, ә дин белгечләреннән сорасак дөресрәк булыр. Иң әүвәл Олы Карагуҗа җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Гөлчәчәк Исмәгыйлевага мөрәҗәгать иттек.
– Бүгенге көндә, кызганыч, Карагуҗа мәчетенең билгеләнеп куелган имамы юк шул. Авылда укыган егетләр бар, Аллаһка шөкер, биш вакыт азан әйтелә, гаетләр уздырыла. Ләкин бу эшне үзенә йөкләрлек, җаваплылык алырга риза булган кеше юк. Яшьләрнең дөнья көтәсе, тормыш итәсе бар. Муллалык ул бит син һәрвакыт чакыру белән чыгып китәргә әзер кеше дигән сүз. Даими эш урынында хезмәт куючыларга бу бераз читенрәк тә. Шуңа күрә, бу вазифаны күп авыл җирендә пенсия яшендәге кешеләр башкара. Аллаһ боерса, күмәк бер фикергә килеп, хәзрәт билгеләнер дип ышанам, – диде Гөлчәчәк Исмәгыйлева.
Карагуҗа авылында 11 ел хәзрәт булып торган Әдһәм Исмәгыйлев белән элемтәгә кердек, ул безгә түбәндәгеләрне аңлатты.
– Мин инде соңгы өч елда мулла түгел. Хатыным авырый башлагач, аннан, үземнең дә сәламәтлегем какшау сәбәпле, бу вазифадан киттем. Имам булып торганда да авыл халкы Коръән мәҗлесләренә чакырмады. Вәгазьне катырак сөйләвемне ошатмаганнар күрәсең, халыкны гел намаз укырга өндәдем. Озак еллар дәвамында имам булып тордым, вәгазьләремне тыңлап, ник бер кеше дингә килсен! Мәет юу имамның вазифасына керми. Сәрхүшне күмеп, Аллаһтан аның гөнаһларын кичер, дип сорау да дөрес түгел. Яшәгәндә Аллаһны искә дә алмаган кешегә үлгәннән соң дога укуның файдасы юк. Сәрхүш ул имансыз. Гөлсем апа буенча, миңа аның кызы, хәле авыр дип, алдан ук шалтырыратып әйтте. Мин хәзер имам түгел, җирләмим дидем. Инде үлгәннән соң: «Әдһәм абый, менә шундый хәл, ярдәмегез кирәк», – дип килеп әйткән булсалар, каршы килмәс идем. Җомга намазына мәчеткә 30-40лап кеше җыелабыз. Ә бит 100ләп килерлек. Хәтта җомгага да йөрмиләр, – дип борчылуын белдерә Әдһәм Исмәгыйлев.
Шулай итеп, Карагуҗа авылында хәзрәт юк. Ә бит имамнарның вазифасы зур – дини йолаларны үтәү (балага исем кушу, никах укыту, Коръән ашларында уку, җеназа уку), авыл халкын берләштерү, хәмердән биздерү, балаларны тәрбияләүдә дә аның өлеше зур. Хәзрәтне гел күрше район авылларыннан чакыру да бик уңайлы димәс идем. Карагуҗа кебек зур авылда хәзрәт булмасын инде?!
– Коръән мәҗлесләре оештырганда укырга абыстаебыз бар, шөкер. Ә инде ир-атларны җыйганда күрше Юртыш авылыннан Рушан хәзрәтне дәшәбез. Сүз тыңлап килә, рәхмәт аңа, – ди Гөлчәчәк Шиһапова.
Район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин бу мәсьәлә турында яхшы белә. Соңгы арада гына ике тапкыр җомга намазына халык белән очрашып, уртага салып хәл итү, сөйләшү өчен кайткан.
– Әдһәм хәзрәт муллалык вазифасыннан китәм дигәч, табыйк, әйдәгез башка кешене билгелик дидем. Бер сүз дәшмичә, авыз йомып утыралар. Инде икенче тапкыр кайткач та, шул мәсьәлә күтәрелде. Мәчеткә килүчеләр Әдһәм хәзрәтне сайлады, әмма ул риза түгел. Тик ул үзе урынына лаеклы алмаш калдырмыйча, китә алмый. Авыл халкы да, имам да эзләмәсә, читтән китереп куя алмыйбыз бит без аны. Кайтарыр идек, хезмәт хакын кем түли? Әдһәм хәзрәткә, Коръән мәҗлесләренә барыгыз, соңгы юлга озатыгыз, халыкны рәнҗетергә ярамый дип йөкләмә бирдем. Кеше аракы эчкән, үз-үзенә кул салган икән, без аны көферлеккә чыгара алмыйбыз, шартын китереп җирлибез. Ул исән чагында: «Мин көфер, Аллаһка ышанмыйм», – дип, әйтмәгән икән, сүз дә юк – ул гөнаһлы, тик имансыз дип, хөкем итәргә хакыбыз юк, – дип аңлатты Габделхәмит хәзрәт.
Менә шундый хәлләр бүгенге көндә Карагуҗа авылында. Имам кебек зур йөкләмәне үз өстенә алып, халкына хезмәт итәрлек кеше табылыр, дип ышанабыз.
Фотолар редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев