Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Кабер өстенә чәчәкләр утыртыр­га ярыймы?

Укучыларыбыздан килгән сорауларга «Җәмигъ» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

– Кайбер кешеләр яңа нигезгә дога язылган кәгазь күмеп калдыра, алай эшләргә ярыймы? Әлеге гамәл кирәкме?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) моны эшләмәгән һәм моңа шәригатьтә күрсәтмә юк.

– Кабер өстенә чәчәкләр утыртыр­га ярыймы?
– Зират – ул тыйнаклык һәм Аллаһка кайтуны искә төшерү урыны. Зират – барыбызның да Аллаһ каршында тигез икәнебезне күрсәтеп торырга тиеш. Каберләргә веноклар, ясалма яки тере чәчәкләр кую – мөселманнарда булмаган традиция. Шәригать нормалары буенча, кабергә нинди дә булса үсемлекләр алып килү гадәте булмаган. Шул рәвешчә, кеше иң мөһимен: Аллаһка да, үлгән кешегә дә моның кирәге юк икәнен онытып, каберне олылау һәм үлгән кешене хөрмәт итү урыны итәргә мөмкин.

– Авылдагы зиратның бер кабер ташында гипстан ясалган фәрештә сыннары урнаштырылган. Дин күзлегеннән бу рөхсәт ителәме? Ачыклык кертсәгез иде.
– Исламда моңа рөхсәт юк. Тагын ике нәрсәне билгеләп үтәргә кирәк: сыннар Исламда бөтенләй тыелган һәм Аллаһ Коръәндә фәрештәләрне сурәтләүчеләрне шелтәли: «Мин аларны (фәрештәләрне) яралтканда алар шаһит булганмыни?» (43нче сүрә, 19нчы аять). Шуңа күрә фәрештәне нинди дә булса кыяфәттә сурәтләү тыела, моны бары тик Аллаһ кына белә. Ә фәрештәләр үзләре сурәтләрдән курка, алар сурәтләр куелган, сыннар ясалган каберләргә килмәячәк. Кабер ташында үлгән кешенең исем-фамилиясен, әтисенең исемен һәм аның яшәү елларын күрсәтү дә җитә.

 

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев