Изге Рамазан аенда Яшел Үзәннең Норлат авылында яңартылган «Хәмзә» мәчете ачылды
Рамазан аенда - яңартылган мәчет норлатлыларга бүләк.
Биредә яшәүчеләр өчен бу искиткеч бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов ясады.
Нәкъ менә Рамазан аеның беренче көнендә яңартылган мәчеттә ифтар уздырылуы символик мәгънәгә ия. Мөселманнар хакына бу матурлыкны булдырырга ярдәм иткән кешеләрнең гамәлләрен Аллаһы Тәгалә мөбарәк кылсын.
Тулы материалны "Яшел Үзән" газетасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев