Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Ислам белеме – хакыйкать юлына әйдәүче нур

Яшел Үзәндә өченче тапкыр балалар өчен ислам белеме бәйгесе узды.

Әбү Шәйхи хәдисендә болай диелгән: «Белем – ул Ислам рухы һәм дин терәге». Белемгә омтылыш – һәр мөселман кешесенең бурычы. Бүгенге дөньяда ислам белеме балаларга чисталыкны, зирәклекне, гаделлек белән шәфкатьлекне һәм динне сакларга ярдәм итүче рухи компас булып тора. Ул дин нигезләрен өйрәтә, балаларда игелек, сабырлык, Аллаһы Тәгаләгә карата мәхәббәт тәрбияли һәм яшь йөрәкләрнең иманын ныгыта. Балалар, чиста ак кәгазь сыман, бу кыйммәтле белемне сеңдереп, бөек традицияләрнең лаеклы варисларына әверелә.

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Яшел Үзәннең «Җәмигъ» мәчетендә шәһәребез укучылары арасында ел саен уздырыла торган өченче Ислам белеме бәйгесе үткәрелде. Би­редә кырыктан артык мөселман баласы үзләренең белемнәрен, эрудициясен, тырышлыгын һәм дингә булган мәхәббәтләрен күрсәтү өчен җыелды.

Ярыш алдыннан балаларны дүрт төркемгә бүлделәр. Кызлар һәм малайлар арасында кече төркем – беренче һәм дүртенче сыйныф укучылары һәм өл­кән төркем – бишенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары. Кече төркем ислам белеме нигезләре һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлы буенча мөгаллимнәр әзерләгән һәм хәзрәт тара­фын­нан тикшерелгән сорау­ларларга, шулар арасында, мәсәлән: «Кеше ислам динен кабул иткәндә нәрсә әйтергә тиеш?», «Мөселманнар кайсы якка карап намаз укый?», «Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в) туган ел ничек атала?» – телдән, өлкән төркем укучылары язмача җавап бирде.

Интеллектуаль сынаудан соң балаларны баллы тәнәфес – тәмле ризыклар белән хуш исле чәй табыны һәм кү­ңел­ле программа көтте. Малай­лар җитезлек һәм команда рухын күрсәтү өчен саф һа­ва­га спорт ярышларына юнәл­де, ә кызлар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә фамераннан нәфис брошкалар һәм резинкалар ясау буенча иҗади мастер-класска керде. Бу арада гадел жюри бәйгенең җиңүчеләрен билгеләде.

Бүләкләү тантанасын «Җә­мигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт ачты.

– Кадерле балалар, сезнең ис­лам динен өйрәнүдәге тырыш­лыгыгыз һәм эчкерсезлегегез – безнең барыбыз өчен дә зур шатлык. Аллаһ Тәгалә сезгә фатихасын биреп, има­ны­гызны ныгытсын һәм йөрәкләрегезне хакыйкать нуры белән тутырсын. Исегездә тотыгыз, белем – ике дөньяда да тынычлык һәм бәхет ачкычы ул. Сезне уку елы тәмамлану белән котлыйм һәм һәр адымыгызның бәрәкәт китерүен телим, – диде ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Барлык җиңүчеләр дә дип­лом­нарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. 1,2,3нче урын алучыларга кафега сертификат һәм өстәл уеннары тапшырылды.

Конкурсның җиңүчеләре:

Өлкән төркем (кызлар):
1нче урын – Сафия Нуруллина;
2нче урын – Әминә Җамалетдинова;
3нче урын – Зәйнәб Ашимова.

Кече төркем (кызлар):
1нче урын – Әдилә Габдрахманова;
2нче урын – Хәят Нуруллина;
3нче урын – Ясминә Җамалетдинова.

Өлкән төркем (малайлар):
1нче урын – Гомәр Нуруллин;
2нче урын – Равил Ильин, Ибраһим Сәлахов;
3нче урын – Камал Данчин, Рәхим Низамов.

Кече төркем (малайлар):
1нче урын – Госман Нуруллин;
2нче урын – Әхмәд Гарипов;
3нче урын – Кәрим Мөхәммәтшин, Исмәгыйль Сәлахов.

Ислам белеме бәйгесе ярыш кына түгел, ә чын дин, дуслык һәм зирәклек бәйрәме булды. Бу көнне «Җәмигъ» мәчете самими балалар елмаюы һәм саф йөрәкләрнең яктылыгы белән тулды. Һәр катнашучы ислам нигезләре белеменең өйрәнелгән сүзләр генә түгел, ә дингә тере мәхәббәт булуын исбатлады.

Әлеге бәйге балалар өчен Аллаһы Тәгаләгә якынаюның бер баскычы булсын, ә от­кан бүләкләре аларны та­гын да яңа казанышларга рухландырсын. Раббыбыз бу яшь мөселманнарны сакласын, аларга укуда бәрәкәт бирсен һәм хакыйкать юлына әйдәүче ислам белеме нуры аларның барлык тормыш юлын колач­ласын.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев