Иң авыр сынау безне кайда көтә: кабердәме, кыямәт көнендә торгызылгачмы?
Үлемгә ничек әзерләнергә кирәк? Үлгәч, безне нәрсә көтә? Әмәт мәчете бистәсе имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев шулар хакында сөйләде.
Фото: ясалма интеллект
– Хәзрәт, ни өчен җеназага баруны вәгазьләнеп кайту диләр?
– Аллаһы Тәгалә Үзенең китабы Коръән-Кәримдә үлем турында бик күп искә ала һәм шуннан гыйбрәт алырга куша. «Әнбия» сүрәсенең 35 нче аятендә Ул: «Һәр җан иясе үлемне татыячак. Без, коткы салыр өчен, сезне яманлык (авыру һәм фәкыйрьлек кебек) белән дә, яхшылык (саулык һәм байлык кебек) белән дә сыныйбыз.
Әмма (ахырда, хисап һәм җәза өчен) Безгә кайтарылачаксыз», – ди. Тик нишләптер күпләр кайчан да булса бу дөньядан китәчәгебез турында уйланмый. Якын кешеләре, дус-туганнарын озатып кайткач та, гыйбрәтләнми. Югыйсә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Кешегә вәгазьче буларак үлем җитә", – ди, ягъни җеназада катнашасың икән, ул синең өчен вәгазьче булып тора.
Аллаһ кушканча яшисеңме? Аллаһ риза булырлык нинди яхшы гамәлләр калдырасың? Намазларың, уразаларың төзекме? Казаларың калмаганмы? Кешеләр белән араларың төзекме? Өстеңдә кеше хакы юкмы? Зираттан кайтканда шулар турында уйланырга тиешбез.
– Иң авыр сынау безне кайда көтә: кабердәме, кыямәт көнендә торгызылгачмы?
– Риваятьләрдән билгеле булганча, Госман радыяллаһу ганһе зиратка баргач гел елый торган була. Моны күреп торган иптәшләре, кыямәт көне турында сөйләшкәндә син алай ук тәэсирләнмисең, моның сәбәбе нәрсәдә, дип кызыксыналар.
Аларга җавап итеп ул: “Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән ишеттем: әгәр кеше кабердә булган сынауны уза алса, калганы җиңел булачак”, – ди. Иң авыр сынау безне кабердә көтә. Сәхабәләре: “Сагд ибне Мугаз радыяллаһу ганһе дә кабердә кысылдымы?” – дип сорагач, “Әгәр кабер кысуыннан кемдер имин булса, Сагд ибне Мугаз имин булыр иде” ди.
– Кешене кабергә иңдергәннән соң, аны анда фәрештәләр каршы аламы?
– Мәет янына Мөнкир һәм Нәкир исемле фәрештәләр килеп, «Раббың кем? Пәйгамбәрең кем? Динең нинди дин?» дип сораячаклар. Аллаһка буйсынып яшәгән кеше, Аллаһның рәхмәте белән, “Раббым – Аллаһ, Пәйгамбәрем – Мөхәммәд галәйһиссәләм, динем – ислам” дип җавап бирәчәк. Шуннан аңа бер матур егет күрсәтелер һәм “син кем?” дип сорагач, ул “мин синең яхшы гамәлләрең, син монда рәхәттә ятачаксың” дияр.
Ә инде намаз укымаган, дин тотмаган кеше әйтә алмас һәм аны тимер чүкечләр белән кыйнарлар, кычкырган тавышын кешеләр белән җеннәр ишетмәс, хайваннар гына ишетер диелә. Аңа исә яман кеше күрсәтелер һәм ул “мин синең гөнаһларың, син монда газапланачаксың” дияр. Шулай ук хәдисләрдә: “Иманлы кешегә җәннәт ишекләре ачылыр һәм ул кыямәт көне тизрәк булса иде дип ятар.
Ә монафыйклар яки имансыз кешеләр, җәһәннәм ишекләрен күреп, кыямәт көне булмаса иде дип ятарлар”, – диелә. Кире бу дөньяга кайтып, яхшы гамәлләр кылырга, ике генә рәкәгать булса да намаз укырга теләсәң дә, кире кайту юк. Без исәннәр моның белән гыйбрәтләнергә һәм Аллаһ кушканча яшәргә тырышырга тиешбез.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Адәм баласын зиратка өч әйбер озатып бара: гамәлләре, малы һәм туганнары. Аларның икесе кире кайтып китә, ә гамәлләребез кала”. Берәр атнага сәфәргә җыенганда гына да чемоданга бөтен кирәкле әйберне тутырабыз: ризыгын да, киемен дә, акчасын да хәстәрләп куябыз. Ә кабердә безнең күпме ятасыбыз бар! Анда инде кием дә, акча да кирәк түгел, шушы дөньяда яшәгән вакыттагы яхшы гамәлләребез генә булышачак. Бер генә гамәлебез дә читтә калмаячак, һәрберсе ярдәм итәчәк.
– Вафат булган кешеләрнең җаннары бер-берсе белән очраша аламы?
– Алда әйтеп уздык, үлгән кешеләрнең җаны ике төргә бүленә: иминлектә булучылар һәм газапланучылар. Дин белгече Ибнел-Каййим әл-Җаузи “Рух” китабында әйткәнчә, соңгылары башка җаннар белән күрешә алмыйлар, чөнки алар үзенә күрә бер тоткынлыкта. Ә иминлектә булган җаннар үзләре халәтендәге җаннар белән күрешә, бер-берсенә йөри, яшәгән вакытта алар белән нәрсәләр булганлыгы турында сөйләшә алалар.
– “Якын кешемне төштә күрдем, матур бакчада утырып тора икән. Димәк, ул җәннәттә” дип юрыйлар. Алар чынлап та хәзердән үк җәннәттәме?
– Болар – яшерен хәлләр. Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм.
Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев