Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Иманлы кеше – бәхетле

Яшел Үзән шәһәре мәдрәсәсендә ел саен динебезнең мөбарәк көннәренең берсе булган Гашура көнен зурлап билгеләү традициягә әйләнеп килә. Былтыр да аны зурлап оештырсалар, быел да ул күңелле узды. Мәдрәсәдә бу көнне әллә кайдан бәйрәм рухы бөркелеп торды. Балаларның олысы-кечесе киенеп ясанып, кайберләре милли яисә мөселманча киемнәрдә килгән. Гадәттә аңа район...

Яшел Үзән шәһәре мәдрәсәсендә ел саен динебезнең мөбарәк көннәренең берсе булган Гашура көнен зурлап билгеләү традициягә әйләнеп килә. Былтыр да аны зурлап оештырсалар, быел да ул күңелле узды.
Мәдрәсәдә бу көнне әллә кайдан бәйрәм рухы бөркелеп торды. Балаларның олысы-кечесе киенеп ясанып, кайберләре милли яисә мөселманча киемнәрдә килгән. Гадәттә аңа район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары чакырылып, ул шигырь бәйрәме формасында бара.
Бәйрәмне Коръән укып башлап җибәрделәр. Аны Яшел Үзән районы мөхтәсибе имам-хатыйб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин белән яңа төзелеп килүче Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин бергәләп укыды. Җыелучылар аларны йотлыгып тыңлады, дога кылды. Бәйрәмдә чыгыш ясаучыларны бәяләргә жюрины да сайладылар. Алар арасында хәзрәт үзе, мәдрәсә мөгаллим-мөгаллимәләре, Яшел Үзән район мәгариф идарәсе вәкиле бар иде.
Габделхәмит хәзрәт җыелган балаларны бәйрәм белән котлап, аларга матур теләкләр җиткерде. Мәдрәсә ул Коръәнгә өйрәнә, намаз укый торган урын ул, диде. Мәдрәсәнең уку-укыту эшләрен җитәкләп баручы мөгаллим Рамил хәзрәт тә балаларга теләкләрен җиткереп, мәчетләргә йөрергә тырышыгыз, бездән укырга дини китаплар алыгыз, иман нурын күңелегезгә яшьтән үк салсагыз, бәхетле булырсыз, диде. Ул балалар колагына тагын шуны да җиткерде: бу мәдрәсәдә җәен һәм кышын балалар лагеры эшли. Теләүчеләр ике атна буе рәхәтләнеп ял итә ала, бу вакытта алар өчен кызыклы экскурсияләр оештырыла, дин дәресләре бирелә.
Нинди көн соң ул Гашура көне? Мөселманнар бу көнне мөхәррәм аеның унынчы көнендә бәйрәм итә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Аллаһ Тәгалә җирне вә күкләрне Гашура көнендә бар итте, Ләүхелмәхфүз илә каләмне дә Гашура көнендә булдырды. Атабыз Адәм (г.с)не, анабыз Һәва (р.г)не Гашура көнендә яралтты. Җәннәтне бу көндә булдырды һәм атабыз Адәмне оҗмахка кертте», - диде. Бу көннәрдә берничә көн ураза тоту бик саваплы. Авыз ачтырырга, ифтар үткәрергә дә була. Күпләп тәсбих-зикер әйтергә, дога кылырга, Коръән укырга кирәк. Сәдака бирергә. Ятимнәрне сөендерергә, гаиләдә мул итеп бәйрәм табыны әзерләргә була. Гашура көнне мул табын әзерләгән йортның ел буе ризыгы киң булыр.
Рәсми өлештән соң балалар белгән осталыкларын күрсәтә башлады. Мәдрәсәнең иркен залына йөзгә якын бала җыелган, аларның һәркайсы үзенчәлекле чыгыш әзерләгән. Иң беренче булып сәхнәгә шәһәрнең 5нче татар гимназиясе укучылары чыкты. Алар арасында оста итеп дога укучылары да, интонацияле итеп саф татарча шигырь сөйләүчеләре дә булды. 3нче гимназия белән 1нче лицейдан берәр генә бала килгән булып чыкты бу бәйрәмгә. 16нчы мәктәптән дә шактый гына бала чыгыш ясады. Ә менә 7нче мәктәптән укытучылары нигездә катнаш гаиләләрдән булган укучыларны алып килергә тырышкан. Алар да догасында укыды, шигырен дә сөйләде. Районнан Васильево, Татар Танае, Урысбага авылы мәктәпләре укучылары катнашты. Жюри әгъзаларына бигрәк Татар Танае авылы мәктәбеннән килеп, ана догасы башкарган укучы охшады. Гомумән, укучылар шәһәр мәдрәсәсендә оештырылган чарага җыенып килеп чыгыш ясаганнар, иманга тартылганнар икән, бу күп нәрсәне аңлата. Аларның укытучыларына да, укучыларына иксез-чиксез әҗер саваплары насыйп булыр. Ислам дине бервакытта да начарлыкка өндәми. Аллаһка сыенганнар арасында бәхетсезләр - бәхетле, имансызлар иманлы, тәүфыйклы һәм һидиятле булып тәрбияләнә. Жюри әгъзалары аларга апрельдә узачак Коръән уку бәйгесенә хәзердән үк әзерләнә башларга, догалар, мөнәҗәтләр өйрәнергә, тырышып укырга, әхлаклы һәм үрнәк булырга чакырды. Бу чараны оештыручыларга, матди ярдәм күрсәтүчеләргә бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Туй үпкәсез узмый дип әйтәләр еш кына. Телебезне, динебезне үстерүне максат итеп куйган бу чарага шәһәрнең бөтен мәктәпләреннән дә укучылар чакырылган булса, уңышлырак булыр иде дигән теләк бар. Чөнки рус мәктәпләреннән дә бу бәйрәмдә катнашасы килүчеләрнең нәүмиз калуларын ишетеп беләм. Билгеле булганча, бер мәктәптән утыз, ә икенчесеннән берәү дә чакырылмагач, сүз куертулар булмый калмый.
Бәйрәм булгач, бәйрәм инде ул, ахырдан катнашучыларны, Яңа ел бүләкләре биреп, мул итеп әзерләнгән табын артында тәмле ризыклар белән сыйладылар. Мөселманча киң күңеллелек, юмартлык, сыйлану, чәй табыны артында фикер уртаклашу гадәти күренеш. Киләчәк буын да шуны күреп-белеп үссен. Бәйрәмнән һәркайсы риза-канәгать булып, үзенә рухи азык алып кайтсын. Хәзер аларга алдагы чарага - Коръән уку бәйгесенә әзерләнергә кирәк. Анысында инде җиңүчеләр аерым билгеләнәчәк.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев