Иманлы булсак иде, дибез. Нәрсә соң ул иман?
Гарәп телендә «иман» сүзе эчке килешү яки раслауны аңлата.
Иман – ышану, бөтен йөрәктән Аллаһу Тәгаләнең берлеген һәм барлыгын танып, Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм Аның кешеләрне иманга өндәү өчен җибәрелгән илчесе, пәйгамбәре икәнлегенә инанып, шуларны тел белән әйтү була.
Шәригать күзлегеннән караганда, иман – Аллаһының булуына, Аның бер икәненә, иптәшләре-тиңдәшләре юк икәнлегенә тирән ышану.
Шулай ук, Аның мәхлукларыннан булган фәрештәләренә ышану. Алар Аллаһының мөхтәрәм коллары, Аңа итәгатьсезлек күрсәтмиләр, Аның боерыкларын үтиләр. Фәрештәләрне Аллаһ нурдан яраткан, алар ризык ашамыйлар, җенесләргә бүленмиләр, үрчемиләр. Аларның санын Аллаһыдан башка беркем дә белми.
Моннан тыш, иман – Аллаһының Язуларына (изге Китапларына), кешеләр үзгәрткәнче, аларның Аллаһының шәригате булуларына ышану.
Иман – Аллаһ Үзенен мәхлуклары белән идарә итәргә җибәргән, аларга Язулар биргән пәйгамбәрләргә, аларның гөнаһ кылудан Аллаһ Үзе саклаган кешеләр булуга ышану.
Иман – Аллаһ кешеләрне кабердән чыгарачак, гамәлләре өчен хисап кылачак, әҗер-җәза бирәчәк Кыямәт Көненә ышану.
Иман – галәмдәге барлык нәрсәнең Аллаһының тәкъдире белән булуына ышану.
Югарыда әйтелгән нәрсәләр иман нигезләренә керәләр. Аларга ышанучы котылачак һәм уңышка ирешәчәк. Моны инкарь итүче хак юлдан тайпылачак һәм бәхетсезлеккә дучар булачак.
Аллаһы Тәгалә әйткән:
«Әй иман китерүче бәндәләр! Аллаһыга, Аның Илчесенә, Ул Үзенең Пәйгамбәренә җибәргән Язуга (Коръәнгә), Ул элек җибәргән Язуга (изге Китапларга) ышаныгыз. Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, Аның Язуларына, Аның пәйгамбәрләренә Кыямәт көненә ышанмаучы үтә адашуга биреләчәк»
(«Ән-Ниса» сүрәсе, 136-нчы аять).
Балигъ булган һәр кеше йөрәгендә булган ышануны кәлимәи шәһадәтне теле белән әйтеп, иман китерә:
Әшһәдү ән ләә иләәһә илләллааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүүлүһ(ү).
Әшһәдү – күңелемнән шәһадәт кыламын;
ән – чынлыкта;
ләәәә – юк,
иләәһә – табына торган зат;
илләллааһу – Аллаһудан башка;
үә әшһәдү – һәм шәһадәт кыламын;
әннә – чынлыкта;
Мүхәммәдән гәбдүһүү – Мүхәммәд Аның колы;
үә расүүлүһ(ү) – һәм Аның илчесе.
Менә шушы шәһадәт кәлимәсен иманга килгән кеше аңлап, бөтен йөрәге белән ышанып әйтергә тиеш. Һәм бүген һәрбер үзен мөселман дип санаган кеше бу сүзләрнең кеше өчен шундый зур бәхет ачкычы икәнен белергә һәм шуңа инанырга бурычлы. Бөтен йөрәге белән иманга килгән мөселман әлеге сүзләрне әйткәндә түбәндәге мәгънәдәге шәһадәтне раслый:
«Мин бөтен күңелем белән бу дөньяны юктан бар кылган бердәнбер Зат - Аллаһу Тәгаләнең барлыгына ышанам һәм моңа иман китерәм, һәм Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм Аның динне кешеләргә өйрәтү өчен җибәрелгән илчесе, пәйгамбәре икәненә иман китерәм, моны телем белән раслыйм».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев